Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Космонавтика көне 11.04.2025

1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
1961нче елның 12нче апрелендә Байконур космодромыннан бортына кеше утырткан “Восток” исемле дөньяда беренче космик корабль беренче космик тизлек белән һавага күтәрелде һәм орбита буенча Җир тирәли оча башлады һәм бу беренче кеше Ю.А.Гагарин иде. Барлык радиостанцияләр: “Корабльнең авырлыгы 4725 кг, апогейда орбитаның биеклеге 327 км, Җир тирәли әйләнү чоры 89, 1 минут. Космонавт үзен яхшы хис итә. Бик яхшы! Төшү башланды...” – дип хәбәр иттеләр, гаҗәеп очыш 108 минут дәвам итте!
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда “Космик талисман” исемле мастер-класслар узды. Укучылар үз куллары белән матур талисманнар ясадылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 07.04.2025

Бүген, 7 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Союздаш дәүләтләрнең әһәмияте, әлеге интеграциянең перспиктивасы турында иде «Россия һәм Белорусия халыклары бердәмлеге көне» дип аталды.
Шулай ук Бөтенроссия “Сәламәт бул” акциясе кысаларында 6а, 6в, 7а, 10а сыйныфларында Казан дәүләт медицина институты (“Волонтер-медик” бөтенроссия хәрәкәте) студентлары “Сәламәтлек дәресләре” үткәрделәр.
-
Профориентация 07.04.2025

Бүген, 7 апрель көнне, профориентация эшчәнлеге кысаларында, 9 нчы сыйныфларда очрашу узды.
Чарада Казан сәүдә-икътисад көллияте педагогы Ганиева Л.Р., 4 нче курс “Пешекче һәм кондитерлык эше” белгечлеге студенты Хисамов А.Р., Туклану департаменты менеджеры Дукс О.А., шулай ук Туклану департаменты кураторы Нигъмәтуллина Г.А. катнаштылар.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 07.04.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда урта сыйныфлар «Отыщи моё сердце» (любовь к природе) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 04.04.2025

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.
Шул уңайдан гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары “Сәламәт яшәү серләре” акциясендә катнаштылар.
Укучылар бергәләп саф һавада уйнала торган уеннар уйнадылар.
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек 04.04.2025

Бүген, 4 нче апрель көнне, гимназиябездә "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Менә инде өченче ел ул Г.Тукай исемендәге 1 татар гимназиясендә уза.
Бу чараның Г.Тукай исемендәге гимназия диварларында үтүе чарага аерым бер төсмер бирде.
Чөнки Г.Тукай исемен мәңгеләштерүгә гимназия дә үз өлешен кертә. Укучылар, бөек шагыйребезгә багышлап, төрле проектлар эшлиләр. Проект кысаларында шагыйрьнең 1891 нче елда Казанга килүе, Печән базарында асрамага бирелүе, Яңа бистәгә килү юлы буенча видеофильм төшерелде. Гимназиянең Туган якны өйрәнү музеенда Г.Тукайның шәхси әйберләре дә саклана.
Бәйгедә Казан шәһәренең төрле районнарыннан 41 укучы чыгыш ясады. Катнашучыларны мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде.
Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер - Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева, Филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире - Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова, актер, театр студиясе җитәкчесе - Раил Фәрхәт улы Мөхетдинов. -
Вы можете оставить мнение о нашей организации. 31.03.2025

.jpeg)
Вы можете оставить мнение о нашей организации. Чтобы оценить условия осуществления образовательной деятельности наведите камеру Вашего телефона и отсканируйте QR-код. Перейдя по ссылке, Вы сможете:
-оценить условия осуществления образовательной деятельности:
открытость и доступность информации об организации
комфортность условий осуществления образовательной деятельности
доброжелательность, вежливость работников o
удовлетворенность условиями осуществления образовательной деятельности
доступность образовательной деятельности для инвалидов
- оставить отзыв.
-
Прием в 1 классы 28.03.2025

Уважаемые родители и законные представители будущих первоклассников!
В 2025 году кампания по приёму в первые классы начнётся 1 апреля. Сроки подачи заявлений от родителей определены приказом Министерства просвещения Российской Федерации от 02.09.2020 №458 «Об утверждении Порядка приема на обучение по образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования» (с изменениями).
Количество мест в 1 класс на 2025/2026 учебный год - 50 мест.
Прием детей в первый класс проходит в два этапа:
1 этап — 01.04.2025г. – 30.06.2025г. для детей, проживающих на закрепленной территории, а также имеющих внеочередное, первоочередное, преимущественное право.
2 этап — 06.07.2025г. – 05.09.2025г. для детей, не проживающих на закрепленной территории.
С подробной информацией можно ознакомиться в разделе "Прием в 1-й класс"
-
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы 25.03.2025

2025 ел - безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
25 нче март көнне гимназиябез укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап медаль һәм плед тапшырдылар.
-
Лагерь эшчәнлеген дәвам итә 24.03.2025

Язгы лагерь эшчәнлеген дәвам итә. Бүген укучылар саф һавада уйнадылар, Бөек Җиңү көненә багышлап открыткалар ясадылар.













