Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Спорт көне 05.06.2025

3 июнь көнне мәктәп лагерында көн "Спорт көне -сәламәтлек һәм ватанпәрвәрлек" девизы астында узды.
Иртәнге аштан соң укучылар Татарстан Республикасының Милли музеена юл тоттылар. Анда музейның 130 еллыгына багышланган экспозицияләр карадылар.
Шулай ук "Идел буе чишмәләре" чарасында төрле халыкларның милли уеннары белән таныштылар.
Төшке аштан соң мәктәп мәйданчыгында төрле уеннар уйнадылар. -
Рус теле көне 05.06.2025

5 июнь көнне мәктәп лагерында Рус теле көненә багышланган чаралар узды. Укучылар бөек рус язучылары әсәрләре белән таныштылар, рус теле турында фильмнар карадылар.
-
Җәйге лагерь 03.06.2025

2 июнь көнне җәйге лагерьда көн “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә ватанпәрвәрлек” девизы астында узды.
Актлар залында Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге вәкилләре “Балачак иленә сәяхәт” исемле программа күрсәттеләр. Чара барышында укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, халык әкиятләре, Бөек Ватан сугышы тарихы, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Төшке аштан соң укучылар Ватан турында шигырьләр сөйләделәр, иҗади биремнәр башкардылар. -
Җәйге лагерь 02.06.2025

2 июнь көнне җәйге лагерьда көн “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә ватанпәрвәрлек” девизы астында узды.
Актлар залында Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге вәкилләре “Балачак иленә сәяхәт” исемле программа күрсәттеләр. Чара барышында укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, халык әкиятләре, Бөек Ватан сугышы тарихы, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Төшке аштан соң укучылар Ватан турында шигырьләр сөйләделәр, иҗади биремнәр башкардылар.
-
Җәйге лагерь 28.05.2025

27 май көнне җәйге мәктәп алды лагерында көн “Илебезнең тарихы” исеме астында узды. Линейка вакытында укучылар РФ һәм РТ гимыннарын башкардылар. 1,3 отрядка йөрүчеләр “Минем илем – минем Ватаным” викторинасында актив катнаштылар. Шулай ук укучылар актлар залында “Мин – галаграмма” исемле шоу карадылар.
Төшке оштан соң укучылар гимназиябездә урнашкан Туган якны йөрәнү музеенда булдылар. Соңрак отрядларда “Син илеңнең тарихын беләсеңме?” исемле викторина үтте.
-
Кинодәрес 28.05.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект кысаларында укучылар
«Первое дело» фильмы карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Җәйге лагерь башланып китте 26.05.2025

26 нчы май көнне җәйге мәктәп алды лагеры эшчәнлеген башлап җибәрде.
Лагерь эшчәнлеге “Бөек Җиңү Варислары” юнәлешендә уза.
Төшке аштан соң укучылар “Синема” кинотеатрында “Соловей против Муромца” исемле мультфильм карадылар. 1 һәм 3 отрядларда “Минем илем – минем Ватаным” исемле викторина узды. Шулай ук укучылар кием төсләреннән РФ һәм РТ флагларын ясадылар. Калганнар флешмоб уйлап таптылар.
-
Россия бөркетләре 26.05.2025

22 май көнне 2а сыйныфы укучылары, “Россия бөркетләре” программасын кысаларында, үз куллары белән мактау грамотасы ясадылар. Укучылар кояш ясап, аның нурларына иң ошаган трекларның исемен яздылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2025

Соңгы кыңгырау ул - урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм.
24 май көнне гимназиябездә соңгы кыңгырау яңгырады!
Чыгарылыш сыйныф укучылары актлар залында бик матур бәйрәм концерты күрсәттеләр. Укучыларны гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна, беренче укытучылары һәм әти-әниләре котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Бу мөһим көннәрен уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре, дуслары, туганнары да килән иде.Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Хәерле сәгатьтә!
-
Славян язуы һәм мәдәнияте көне 22.05.2025

24 май – борынгы заманның бөек мәгърифәтчеләре, славян әлифбасын уйлап тапкан Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне.
Татарстанда Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү кысаларында фәнни семинарлар, концертлар, китап һәм сәнгать күргәзмәләре оештырыла.
Безнең гимназиябездә дә әлеге истәлекле көнгә багышланган чаралар узды. 6 сыйныфларда “Аз Буки Ведия” исемле квиз һәм мәгълүмати дәрес үткәрелде. Укучылар бәйрәмнең тарихы, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.













