Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Фильм карадылар 20.10.2025

20 октябрь көнне 5в сыйныфы укучылары "Синема 5" кинотеатрында "(НЕ) искусственный интеллект" фильмын карадылар. Укучыларга фильм бик ошады.
-
“Россия патриотлары” бәйгесе 18.10.2025

18 октябрь көнне “Россия ислам институты” Бөтенроссия “Россия патриотлары” бәйгесенә йомгак ясады. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Чарада 9 сыйныф укучылары Билалова Даяна һәм Минһаҗева Дәлия катнашып, “Дан юллары” номинациясендә җиңү яуладылар.
Укучы кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз!
-
Йолдызлар илендә 17.10.2025

16 октябрь көнне 4б сыйныфы укучылары Казан (Идел буе) федераль университетының А.П. Энгельгард исемендәге астрономик обсерваториясендә интерактив экскурсиядә булдылар.
Укучылар кызыклы экспонатлар, экспозицияләр, астрономия турында фильм карадылар.
Кызыклы сәфәр укучыларга бик ошады. -
Көз сылуы - Сөмбелә 17.10.2025

17 нчы октябрь көнне “Көз сылуы - Сөмбелә” шәһәр бәйгесенең район этабы узды. Гимназиябез данын 5 нче сыйныф укучысы Сәгдиева Чулпан яклады.
Катнашучылар “Бөтен җирне нурга күмә кояш кебек Сөмбелә”, “Без талантлар эзлибез”, “Алтын куллар”, “Костюм көз сылуы Сөмбелә” бәйгеләрендә көч сынаштылар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.
-
Шахмат турниры узды 17.10.2025

17 октябрь көнне 3-4 сыйныф укучылары арасында район шахмат турнирының мәктәп этабы узды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Валькаева Гульназ -3а; Хуҗин Булат -4б;
2 место - Шәмсиева Анастасия -3а; Вәлиев Наил- 3а;
3 урын - Иванов Максим - 3а; Төхвәтуллина Айзилә - 3б.
Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 16.10.2025

16 октябрь көнне, укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан, "Казан" халыкара ат спорты комплексында "Белем. Карьера" күргәзмәсе узды.
Чарада гимназиябезнең 9а һәм 10а сыйныфы укучылары катнашты. -
Әтием куллары 16.10.2025

Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне без иң кадерле кешеләребез – әтиләребезне чын күңелдән котлыйбыз.
Бәйрәм чагыштырмача яңа булуга карамастан, бездә бу көн белән бәйле кызыклы традицияләр барлыкка килде дә инде. Елда әтиләргә котлау открыткалары ясыйбыз, төрле акцияләрдә катнашабыз, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Шул удайдан гимназиябездә “Әтием куллары” исемле күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар әтиләре ясаган кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Әтием белән бергәләп 16.10.2025

Әтиләр көненә багышланган чаралар дәвам итә.
Укучылар әтиләре белән күмәк эш башкару процессын видеога төшерделәр һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. тәкъдим иттеләр. Барлык видеолар гимназия укучыларына мәгълүмати экран аша күрсәтелде. Укучыларга үзләрен һәм әтиләрен экраннан күрү аеруча ошады.
Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
-
Алдынгылар Советы рәисләре җыелышы 14.10.2025

14 октябрь көнне Вахитов районының Балалар иҗаты үзәгендә Алдынгылар Советы рәисләре киңәшмәсе узды. Чарада яңа уку елында узачак чаралар, планнар, сайлаулар турында фикер алыштылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 13.10.2025

Бүген, 13 нчы октябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес гаилә кыйммәтләрен аңлау, гаиләгә җәмгыятьнең нигезе итеп карау, бер-береңне хөрмәт итү, буыннарның уртак һәм аермалы яклары, килеп туган каршылыкларны чишү турында иде һәм «Төрле буыннарга бер-берсен ничек аңларга?» дип аталды.













