Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 29.09.2025

Бүген, 29 нчы сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес цифрлы технологияләр аларның ил тормышындагы роле, илебездәге ачышлар белән горурлану, үзебездә уйлап табылган хезмәт һәм продуктлар белән танышу турында иде, «Илебезнең цифрлы суверенитеты» дип аталды.
-
Мәрхәмәтлелек 24.09.2025

24 сентябрь көнне, Өлкәннәр көне кысаларында, гимназиябез укучылары “Мәрхәмәтлелек” яшәү урыны булмаган кешеләр приютына гигиена чаралары һәм кирәк яраклар җыйдылар. Акциядә 3в, 4а, 5а, 8б, 9а сыйныфлары актив катнаштылар. “Мәрхәмәтлелек” яшәү урыны булмаган кешеләр приюты администрациясе гимназиябез директоры Шәмсиева Г.Г. рәхмәт хаты тапшырды.
Чарада катнашкан барлык укучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбе ачылу 24.09.2025

25 нче сентябрьдә Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбен ачу тантанасы булды.
2025 – 2026 нчы уку елында Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе, «Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты», «Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте» белән килешү төзеп, «Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбе» проектын оештырды. Бу проект нигезендә 8, 9 сыйныф укучылары атнага бер тапкыр «Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте»нең укыту-лаборатория комплексында белем ала. 9 сыйныфны тәмамлаганда, алар 2 яки 3 разрядлы пешекче һөнәренә ия булачак.
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбен ачу тантаналы чара итеп үткәрелде. Гимназия директоры Гөлфия Гаязовна Шәмсиева чарада катнашучыларны проектның максатлары, бурычлары белән таныштырды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф министры урынбасары Минзәлия Заһриевна Закирова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге башлыгы Фәридә Илдаровна Басырова, Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Гөлнур Әхнәфовна Шәрипова катнашты.
Тантанада катнашучыларны «Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты»ның ресурс үзәге директоры Гарифуллин Илфар Харисович, директор урынбасары Полуэктова Наталья Викторовна, «Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте» директоры Силантьева Ольга Владимировна, директор урынбасары Андриянова Татьяна Петровна сәламләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Шамилевич Фәйзрахманов тантанада катнашучыларга теләкләрен җиткерде.
Әлеге тантаналы чарада укучылар белән бергә ата-аналар комитеты рәисләре дә катнашты.
-
Әтиләр көне 20.09.2025

20 сентябрь көнне 35 нче лицейда Әтиләр көненә багышланган спорт ярышлары узды. Чара “Әтиләр көнендә – бөтен гаилә белән” дип аталды.
Безнең гимназия данын Алимовлар гаиләсе яклады.
Әтиләр һәм балалар баскетбол, футбол, эстафета, ераклыкка сикерү һ.б. төр ярышларда көч сынаштылар.
-
Милли кросс - 2025 20.09.2025

20 сентябрь көнне 9-11 сыйныф укучылары Бөтенроссия “Милли кросс – 2025” йөгерү бәйгесендә катнаштылар. Чара “Урам” паркында уткәрелде. Гимназиябез укучылары да әлеге чарада актив катнаштылар.
#1татаргимназиясе
#МБОУтатарскаягимназия1имГТукая #кросснации2025 -
Председатель сайлаулары 18.09.2025

18 сентябрь көнне гимназиядә “Беренчеләр советына” сайлаулар узды. Анда 5-11 нче сыйныф егет һәм кызлары, укытучылар тавыш бирде. Укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр. Аларны салу өчен урна да булдырылган иде. Сайлау нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйган кандидат “Беренчеләр советы” рәисе булып билгеләнәчәк.
-
Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы 17.09.2025

Бүген гимназиябездә Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы кысаларында “БДД бердәм көн” исемле инспектор белән очрашу узды. Казан шәһәре ГБУ БДД территориаль идарәсенең профилактика бүлеге баш белгече Зөлфия Вагыйзовна 3-4 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Укучылар “Исәнме, мәктәп” исемле видео карадылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Соңыннан Зөлфия Вагыйзовна укучыларга “Яшь җәяүле” исемле белешмәлекләр бүләк итте.
-
Kazan Digital Week 17.09.2025

Бүген гимназиябезнең 10А сыйныфы укучылары «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган «Kazan Digital Week» халыкара форумда катнаштылар. Форум кысаларында «ProSkills»: һөнәр сайла» исемле чара узды.
Укучылар булачак һөнәрне дөрес сайлау өчен тест уздылар, күргәзмәдә төрле компанияләр һәм аларның эшчәнлеге белән таныштылар, вертуаль чынбарлык тудыручы техникаларда эшләп карадылар.
-
Дебаты 16.09.2025

Бүген безнең гимназиядә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты узды. Кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Барлык кандидатларга да сайлауларда уңышлар телибез! Лаеклы кандидат өчен тавыш бирегез!
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 15.09.2025

Бүген, 15 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес сәнгать һәм аның кеше тормышындагы роле турында иде, «Сәнгать – кешеләрне берләштерә» дип аталды.













