Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Укытучылар көненә открыткалар эшләделәр 03.10.2025

Гимназиябез укучылары Халыкара укытучылар көненә багышланган котлау открыткалары ясадылар. Укытучыларга булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен газеталарда чагылдырдылар.
-
Алдынгылар хәрәкәте укытучыларны бәйрәм белән котлады 03.10.2025

Алдынгылар хәрәкәте Укытучылар көненә фотозона әзерләде. Көн дәвамында укытучылар, укучылар, гимназиябез хезмәткәрләре матур фотолар эшләделәр.
Шулай ук укучылар иртән-иртүк җыелышып, мөгаллимнәрне каршы алдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Әлеге җанлы иртә көне буена җитәрлек яхшы бәйрәм кәефе бүләк итте. -
Укытучылар көне 03.10.2025

3 нче октябрь көнне Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек.
Укучылар видеокотлаулар, электрон открыткалар эшләделәр. Бүген радиода укытучыларга багышланган иң матур җырлар яңгырады.
Актлар залында бәйрәм концерты узды. Укучылар берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, кызыклы номерлар күрсәттеләр. Бүген сәхнәдән иң матур теләкләр укытучыларыбыз өчен яңгырады.
Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез - укытучылар, тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.
Хөрмәтле укытучылар! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! -
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы 02.10.2025

Бүген, 2 октябрь көнне, гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе утырышы узды.
Чарада татар теле һәм әдәбиятыннан контроль үлчәү материаллары төзүчеләр, берләшмә җитәкчеләре һәм укытучылар катнашты.
Чараны шәһәр мәгарифе идарәсе методисты Раиф Кәримуллович Зиннәтуллин ачты.
Шулай ук гимназиябезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Рәҗәповна Рамазанова килгән кунакларны гимназия проектлары белән таныштырды.
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты һәм комиссия рәисе Гөлназ Ринатовна Мөгътәсимова “Татар теленнән дәүләт йомгаклау имтиханнарын үткәрү үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләр” темасына чыгыш ясады.
Семинарда 180 нче күп профильле полилингваль гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Хәйдәровна Вәлиева, 149 нчы лицей директоры урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафия Ринатовна Хөснетдинова да чыгыш ясадылар.
Семинар барышында 2025 елда үткәрелгән Төп дәүләт имтиханы, Бердәм республика имтиханнарына нәтиҗәләр ясалды.
-
Ветеран укытучыларыбызны котладык 01.10.2025

1 октябрь көнне гимназиябездә төрле елларда хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән ветеран укытучыларны бәйрәм белән котладык.
Ветеран укытучыларыбызга тәрбия һәм мәгарифкә керткән зур өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт сузлэре белдерәбез! Аларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер телибез! Сез безнең өчен мәңгегә зирәклек, профессиональлек һәм үз эшегезгә чиксез мәхәббәт үрнәге булып каласыз.
-
Музыка көне 01.10.2025

Бүген гимназиябез радиодулкыннарында Музыка көненә багышланган “Музыкаль тәнефес” исемле тапшыру узды. Чараны тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе – Җәләева Г.А оештырды.
Радиотыңлаучылар истәлекле көн турында кызыклы мәгълүматлар, дөнья күләм танылган көйләр тыңладылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2025

Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул - өлкән буын бәйрәме. Бу дата өлкәннәргә үзенең кайгыртуыңны, хөрмәтеңне белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора.
Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары әби-бабайларына матур открыткалар ясадылар.
Хөрмәтле абыйлар, апалар, әбиләр һәм бабайлар! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
Тарихны кире кайтару 30.09.2025

30 сентябрь көнне гимназиябездә “Тарихны кире кайтару” исемле өстәл уены үткәрелде. Чараны тәрбия эшләре буенча дирнектор киңәшчесе – Заляева Г.А. оештырды. Чара барышында укучылар әлеге истәлекле көннең тарихы, әһәмияте белән таныштылар. 9 сыйныф укучылары команда төзеп, барлык сорауларга җавап бирделәр һәм чарада бик күп мәгълүматлар белделәр.
-
Алдынгылар Советы утырышы 30.09.2025

Бүген Алдынгылар Хәрәкәтенең беренче утырышы узды. Чарада оештыру эшләре, яңа кураторлар билгеләү, председательнең эш планы белән танышу, кызыклы тәкъдимнәр кебек темаларга фикер алыштылар. Шулай ук Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көненә кызыклы идеяләр тупланды.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 29.09.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Яхшы җырлар» (яхшылык) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.













