Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2025

Бүген гимназиядә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
Бу истәлекле дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Чара барышында сыйныф җитәкчеләре кешелек өчен террорчылыкның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр.
Ә башлангыч сыйныфлар “Игелеклелек бумерангы” акциясендә катнаштылар. Укучылар игелекле эшләр башкаруларын фото-видеоларга төшереп социаль челтәрләргә урнаштырдылар.
-
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге пешекчелек мәктәбе 02.09.2025

2 сентябрь көнне профильле белем бирү кысаларында яңа проект старт алды. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен ГБМБУ “Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе, ГАПОУ “КМБиП”, “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” оешмалары арасында килешү төзелде. “Юныс Әхмәтҗанов исемендәге пешекчелек мәктәбе” проектында 8-9 сыйныф укучылары ГАПОУ “КМБиП” белем бирү-лаборатор комплексында пешекче һөнәре серләренә төшенәчәк.
Проект ахырында укучылар 2 разрядлы кондитер-пешекче таныклыгы алачаклар.
-
Белем бәйрәме котлы булсын! 01.09.2025

1 сентябрь - Белем көне.
Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә көз башында укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Бездә дә бүген, белем бәйрәме уңаеннан, тантаналы линейка узды. Гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.Шулай ук укучыларны Ак Барс банкы вәкиле Гәрәфетдинова Альбина Наил кызы да котлады, матур китаплар бүләк итте.
Быел 43 бала беренче тапкыр безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу соңгы Белем бәйрәме.
Шулай ук гимназиябезнең 1 һәм 11 сыйныф укучылары традицион рәвештә “Киләчәк очкычы” акциясендә катнаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары очкычлар ясап, теләкләр яздылар, аларны 1 сыйныф укучыларына бүләк иттеләр.
Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә! -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 01.09.2025

Бәйрәм тантанасыннан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Белем көне турында иде «Белем алу кешегә ни өчен кирәк?» дип аталды.
-
Белем бәйрәме 31.08.2025

Хөрмәтле әти-әниләр һәм укучылар! "Белем көне"нә багышланган тантаналы линейка 1 нче сентябрь көнне сәг. 9:00 гимназия ишегалдында узачак.
-
Вниманию родителей будущих первоклассников!
04.07.2025
Вниманию родителей будущих первоклассников!
На 4 июля вакантных мест нет.
-
Чыгарылыш - 2024 27.06.2025

Бүген гимназиябездә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар олы тормышка – ачышлар, казанышлар һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына аяк бастылар.
Чыгарылыш сыйныйф укучыларын гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна котлап, иң матур теләкләрен җиткерде. Котлауларга сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар да кушылды.
Шулай ук видеоязма аша котлау сүзләрен мәгариф министры Сергей Кравцов та җиткерде.
Чыгарылыш кичәсе һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр һәм елмаю бүләк итте.
Балалар кулында өлгергәнлек аттестатлары. Хәзер алар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак, ә аның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы аларның үзләреннән тора. Мәктәпне тәмамлау — кичәге укучылар тормышында беренче авыр этап, алда аларны югары уку йортларына керү һәм тормышка ашырырга тиешле очсыз-кырыйсыз хыяллар көтә.
-
Җәйге лагерь 26.06.2025

26 июнь - җәйге лагерьның йомгаклау көне.
Бүген Яшьләр көненә багышлап, төрле спорт уеннары үткәрелде. Укучылар күңелле вакыт үткәрү белән беррәттән сәламәтлекләрен дә ныгыттылар. Соңыннан укучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Малайларны кызларны киләсе җәйдә дә лагерьга көтеп калабыз.
-
Җәйге лагерь 25.06.2025

25 июнь көнне җәйге лагерьда көн иртәнге зарядкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң укучылар "Яшь парлар" паркына бардылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырдылар.
Төшке аштан соң укучылар иҗат белән шөгыльләнделәр.
-
Җәйге лагерь 24.06.2025

24 июнь көнне җәйге лагерьда "Сабантуй" бәйрәме узды. Чараны Милли музей хезмәткәрләре оештырды.
Укучылар милли ярышларда, уеннарда бик теләп катнаштылар.
Бу чара укучыларда милләтебезгә, аның традицияләренә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисләре уята.













