Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Район башлангыч сыйныф укытучылары семинары 24.04.2013

24 апрель көнне мәктәбебездә “Организация урочной и внеурочной деятельности в условиях реализации ФГОС нового поколения в Юлбатской средней общеобразовательной школе” дигән тема астында башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Семинар кысаларында 2класста “Кошлар. Кошлар тормышы язын” темасына әйләнә-тирә дөнья дәресе(укытучы Фатхриева Р.Х.) ,4 сыйныфта “Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре” темасына татар теленнән (укытучы Галимҗанова Л.Г.) ачык дәресләр, “Күңелле карандаш”,(укытучы Гомәрова Р.Т.), “Шахмат иленә сәяхәт” (укытучы Каримова Р.Р.), класстан тыш эшчәнлегеннән ачык чаралар һәм “Без табигать балалары ” (педагог – оештыручы Габделхаева Г.Р.)исеме астында класстан тыш чара күрсәтелде.Семинар бик тыгыз, эшлекле программа белән алып барылды.
-
23.04.2013
Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә, әти-әниләр җыелышында килешенгәнчә, консультацияләр 18.00-20.00 вакыт аралыгында үтә. Дәүләт йомгаклау аттестацияләренә укучылар белән әзерлек эшләре тулы көченә бара.
-
22.04.2013
Яз җитеп, җирләр кардан арынгач, күмәк төстә башкарыла торган эшләр дә башланды. Бездә дә 20 нче апрель көнне мәктәп күләмендә өмә үткәрелде. Әлеге өмәдә 1нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфлар һәм укытучылар актив катнаштылар. Мәктәпнең әйләнә-тирәсен чүпләрдән арындырдылар. Һәркем үзеннән күбрәк өлеш кертергә теләп, тырышып эшләде. Өмә нәтиҗәле үтте.
-
Зарница-2013 20.04.2013

17 нче апрель көнне Саба районы мәктәпләре арасында “Зарница-2013” зона ярышлары үтте. Безнең Юлбат урта мәктәбе укучылары Сабабаш төп мәктәбендә үткәрелгән кечкенәләр группасында чыгыш ясадылар. Барлык командалар да ныклы әзерлек белән килгән һәм җиңүгә омтылышлары көчле иде. Безнең мәктәптән Кәримова Гүзәл пневматик мылтыктан ату бәйгесендә 2 нче урын, Идрисов Рәдис турникта тартылуда 3 нче урын, Төхбәтуллин Фәннүр ОЗК һәм противогаз киюдә 3 нче урыннарны алдылар. Укучыларыбыз стройда йөрү күнекмәләрен башкаруда да сынатмадылар, 3 нче призлы урынга лаек булдылар. Мәктәп тормышын чагылдыручы стена газетасы да 3 нче дәрәҗә диплом белән бәяләнде.
-
Мәктәптә өмә!
13.04.2013
Табигатьтә яз! Шул уңайдан укучыларыбыз 12 апрель көнне, мәктәп тирәсен кардан чистарту уңаеннан, өмәгә чыктылар. Таратылган кар тиздән эреп юкка чыгачак һәм территориябез чиста булачак!
-
"Яшь программист" конкурсы
11.04.2013
10 апрельдә Саба гимназиясендә "Яшь программист" конкурсы оештырылды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә Хәсәнова М.М. җитәкчелегендә 4 сыйныф укучысы Хәсәнов И.Р. "Preziда презентация" номинациясендә уңышлы чыгыш ясап Рәхмәт хатына лаек булды.
Ильшатны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Юбилеең белән! 10.04.2013

9 апрель көнне хөрмәтле хезмәттәшебез Гасыймова Илгизә Зиннәтулловна үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 20 ел Йосыф-Алан авылы балаларына белем һәм тәрбия бирә. Тынгысыз, эзләнүчән, үз эшенә иҗади якын килеп эшәүче хезмәттәшебезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.
Юлбат урта мәктәбе коллективы.
-
Бадминтон ярышында
08.04.2013
6 нчы апрель көнне, Килдебәк урта мәктәбе базасында, район мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча ярыш үткәрелде. Бадминтон түгәрәгенә йөрүче укучылар арасында үткәрелгән бу ярышта безнең мәктәп укучылары да көч сынашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!
-
Саба районы беренчелеге 08.04.2013

7 нче апрель көнне район беренчелегенә шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова катнашты. Команда "Шәмәрдән-Яшьлек"(Каюмов Фаннур, Каримова Гузель) 3 урынга лаек булды. Авыл җирлекләре арасында Миңгәр – Юлбат командасы (Вәлиуллин Альберт, Каримова Сиринә) 1 урын, шулай ук Кәримова Сиринә шәхси 3 урынга лаек булды. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Гүзәл шашкада һәм шахматта беренче! 02.04.2013

Юлбат урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова Бөтенроссия “Орленок” лагеренда булып кайтты. Ул Татарстан данын яклап, спортның шашка һәм шахмат төрләрендә үзенең сәләтле икәнлеген тагын бер кат раслады. “Россия Вперед” дип аталган спорт фестивалендә шашка буенча кызлар арасында беренче урын һәм шахмат буенча да үз яшендәгеләр арасында беренче урынга лаек булды.
Уңышларың белән Гүзәл!










