Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Ватан" конкурсында җиңү
28.09.2013
Республикакүләм “Ватан” конкурсы район турында катнашып, мәктәбебезнең V сыйныф укучысы Мансуров Райнур “Вокал” номинациясендә I урынга лаек булды (җитәкчесе Абубакиров Ф.Г.).
Аны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Авыл җыены 28.09.2013

27 сентябрьдә “Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында район прокуроры Салахов Р.Ф., район үзәк шифаханәсеннән нарколог Муртазин И.Г., полиция бүлегеннән Назиров И.Ф.. район мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.Ф.,Юлбат авыл җирлеге һәм Юлбат урта мәктәбе катнашында җыен узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Агелова Р.З. мәктәптә айлык кысасында оештырылган чаралар белән таныштырды. Өлкән сыйныф укучылары “Мин яшәргә телим” дигән әсәрдән өзекне театральләштереп тәкъдим иттеләр.
-
Түгәрәк эшчәнлеге
26.09.2013
Юлбат урта мәктәбендә түгәрәкләр тулы көченә эшли. Драма түгәрәгендә дә кызу эш кайный. Бүгенге көндә яшь “артистларыбыз” Ш.Фәхретдиновның “Алтын алма” дип аталган комедиясен сәхнәләштерү өстендә эшли. Октябрь ахырына яшь “артистларыбыз” сәхнәдә үз осталыкларын тәкъдим итәргә җыена.
Кечкенә төркемдә исә Ләбиб Леронның “Тәпәләй белән Чәпәләй” әсәре өйрәнелә.
Яшь “артистларыбыз” га уңышлар телибез!
-
24.09.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында район вәкиле - ПДН инспекторы Закиев И.Т чакырылды. Ул "Жизнь без наркотиков","Твой день, твоя жизнь" - дигән темаларны яктыртып үтте. Укучыларны тәртипле булырга өндәде һәм аларны кызыксындырган җавапларга эчтәлекле һәм кирәкле хәбәрләр җиткерде. Укучылар һәм әти-әниләрнең нинди закон кысаларында эшләүләрен, нинди җинаять җаваплылыклары булырга мөмкин икәнен аңлатты. Саба районы буенча наркотикларга бәйле җинаять статистикасын җиткерде.
-
Тимурчылык эше 24.09.2013

Юлбат урта мәктәбе тимурчылары Юлбат авыл җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә һәрдаим шефлык итәләр . 23 нче сентябрь көнне дә алар һәйкәл тирәсен чүп-чарлардан арындырып, тырмалап кайттылар.
-
"Көзге кросс"
23.09.2013
21 нче сентябрь көнне Сабаның «Олимп» стадионында укучылар арасында «Көзге кросс» ярышы уздырылды. Бу бәйгедә Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады. 200 м.га йөгерүдә 6 нчы сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина 1 урын алды. Аны бу зур уңышы белән котлыйбыз.
-
Татарстан кроссы
22.09.2013
22 сентябрь көнне район буенча “ Кросс Татарстана” исеме астында йөгереш үткәрелә. Кросс түбәндәге максатларны үз эченә ала:
1.Укучыларны һәм хезмәткәрләрне спорт белән даими шөгелләнүгә этәрү.
2.Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
3.Мәктәп күләмендә иң яхшы йөгерешчене билгеләү.
Бу йөгерештә безнең мәктәбебез дә актив катнашты. Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр дәресләрдән соң күмәк рәвештә кросска чыктылар.
1-4 сыйныф укучылары 500 метрга, 5-8 сыйныф укучылары 1 250 метрга, 9-11 сыйныф укучылары 1 250 метрга, укытучылар һәм хезмәткәрләр 1 250 метрга йөгерде. Һәр катнашучы йөгерештән күтәренке кәеф һәм эшкә, укуга яңа көч туплап кайтты.
-
“Укытучылар-спорт ярышларында”
20.09.2013
Укытучы Низамиева Фирая Фаруковна, Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә үткән VIII «Авыл Яшьләре» җәйге спорт уеннары ярышында катнашып, шашка буенча II урынны яулады. Хезмәттәшебезне чираттагы уңышы белән котлыйбыз!
-
Олимпиадаларга әзерлек башланды
20.09.2013
Укучыларның Республика олимпиадаларының муниципаль турына әзерлекләр башланып китте. Һәр укытучының олимпиадага әзерләү графигы булдырылды. Шушы графиклар нигезендә укытучы һәр укучы белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнә.
-
«Образование России: новое правовое регулирование»
19.09.2013
“Россиядә белем бирү: яңа хокук көйләүләре” проектын тормышка ашыру буенча «Образование России: новое правовое регулирование» сайтында http://об-образовании.рф адресы буенча белем бирүдәге норматив көйләүләр, мәгариф турындагы яңа законның төп положениеләрен аңлатучы эксперт материаллары, шулай ук бу положениеләрне тормышка ашыру үзенчәлекләре һәм ресурстан файдаланучыларның сорауларына җаваплар бирелә.










