Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
09.10.2013
Бүген, 9 октябрь көнне, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары, Шәмәрдән лицее базасында математика фәне буенча яңа формадагы имтиханга әзерлек максатыннан тест биремнәре эшлиләр. Аларга уңышлар телибез!
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы
08.10.2013
Планда каралганча, очрашулар, тәрбия сәгатьләре уздырыла. “На краю пропасти” дип исемләнгән тема кысаларында башлангыч класс укучылары белән китапханәче Мансурова Э.В. җитәкчелегендә китап күргәзмәсе оештырылды.
10-11 кл. укучылары белән “Наркомания-билет в один конец» темасына презентация каралды.
«Быть здоровым-это стильно!» 5-7 кл. класс сәгатьләрендә әңгәмәләр.
8 кл. укучылары әти-әниләре белән берлектә түгәрәк өстәл янында сөйләшү алып барылды. Темалары да уңышлы сайланган иде. “Горькие плоды сладкой жизни». Әлеге әңгәмә матур тормыш шартларында яшәүче балаларның ничек итеп упкынга тәгәрәүләрен төшергән видео-сюжет белән йомгакланды.
-
Мәктәбебездә - семинар 08.10.2013

Бүген мәктәбебездә районның яшь укытучылары өчен химия һәм биология фәннәре буенча семинар үткәрелде. Укытучы Хаҗиева Әлфира Рифгатовна 11нче сыйныфларда - биологиядән, 10 нчы сыйныфларда –химиядән ачык дәресләр күрсәтте. Соңыннан киңәшмә өлеше булды. Яшь укытучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алып, алга таба үзләренең эшләрендә дә файдаланачакларын белдереп, чыгышлар ясадылар, дәрескә карата булган уңай фикерләрен җиткерделәр.
-
07.10.2013

1 сыйныф укучылары белән “Помоги первокласснику безопасно прийти в школу” акция-конкурсы кысаларында “Без җәяүлеләр” исеме астында класстан тыш чара, рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Шул исемдәге конкурска презентация эшләнеп җибәрелде. Укытучылары Галимҗанова Л.Г.га һәм 1 сыйныф укучыларына уңышлар телибез!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2013

Кадерле укытучыларыбыз!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез.Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен.
-
04.10.2013

Мәктәбебездә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан , 3нче октябрь көнне мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылыры алдында социаль педагог Зиннатуллина А.Ш.
чыгыш ясады.Аның чыгышы видеороликлар белән аралашып барды. Бу чара эчтәлекле һәм файдалы булды.Без укучыларыбызның сау- сәламәт булып яшәүләрен телибез.
-
Уңыш җыябыз 03.10.2013

Бүген укучылар мәктәп бакчасында җәй буе тырышып, тәрбияләп үстергән кишер һәм чөгендер уңышын җыйдылар. Уңыш чын дәрәҗәдә куанырлык. Эре-эре кишерләрне, түп-түгәрәк чөгендерләрне күргәч, күңел сөенә. Хезмәтнең яхшы нәтиҗәсен күрү күңелле шул. Афәрин, укучылар! Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Болай булгач табыннарыбыз тагын да бай булачак.
-
Стартовая диагностика учащихся 5-х классов 02.10.2013

В нашей школе в соответствии с письмом АНО «Институт проблем образовательной политики «Эврика» от 13.09.2013 г. №310 «О проведении мониторинга качества основного общего образования», в рамках мониторинга качества основного образования по заданию Минобрнауки России идет стартовая диагностика в пятых классах.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2013

1 октябрь – өлкәннәр көне. Өлкәннәребезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, шатлык – куанычлар, бәхетле картлык һәм хәерле озын гомерләр телибез. Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебездә класс сәгатьләре кысаларында видеодәрес һәм әңгәмәләр үткәрелде. Озак еллар мәктәбебездә хезмәт куйган өлкәннәребезгә чәй табыны артында хөрмәт күрсәтелде.
-
Әти-әниләр мәктәптә...
30.09.2013
Бүген, 2 сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен мәктәптә “Ачык ишекләр” көне уздырылды. Әти-әниләр татар теленнән “Яңгырау һәм саңгырау тартыклар “ темасына узган дәрес карадылар. Балаларның белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясалды. Туган проблемаларны бергәләп чишү юллары өйрәнелде.










