Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Бассейнга сәяхәт 19.06.2013

Балалар Саба бассейнына сәяхәтне көтеп алалар. Бүген, ниһаять, аларның теләкләре чынга ашты. Укучылар бассейнда йөзәргә өйрәнделәр, бергәләшеп уйнадылар, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ә төшке аштан соң Фаляхова Ф.Г. ”Татарстан шәһәрләренә сәяхәт” дигән чара оештырды. Монда укучылар Республикабыз шәһәрләре белән якыннанрак таныштылар, презентация карадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Лесхоз бистәсенә сәяхәт 18.06.2013

Бүген балалар Лесхоз бистәсендәге Дендрологик бакча һәм Урман питомнигына бару бәхетенә ирештеләр. Экскурсиядә робот ярдәмендә агач утырту һәм үстерү процессын күзәттеләр, чит илләр үсемлекләрен безнең як табигате шарларында үстерү ысуллары белән таныштылар. Укучылар Лесхоздан бик бай мәгълүмат туплап кайттылар. Шулай ук кызыклы мультфильмнар карау, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау да читтә калмады.
-
"Хыял"да 14 нче көн 17.06.2013

Иртәнге чаралардан соң Шакирҗанова Ф.Г. балаларга "Математик ребуслар чишү" оештырды. Укучылар математика фәненнән белемнәрен искә төшерделәр, анаграммалар, башваткычлар чиштеләр, мәктәп белән бәйле сүзләрне ачыкладылар, саннар кергән мәкальләрне искә төшерделәр интерактив тактада эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Аннары Сафина Р.Г. "Волшебное слово" дип аталган чара үткәрде. Монда балалар бер сүздән күп сүзләр, сүздән бер хәрефен үзгәртеп икенче сүз төзеделәр, сүзнең эченә керүче сүзләрне таптылар. Көн бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Җәйге "Аҗаган" 15.06.2013

Бүген 15 июнь көнне лагерьда укучыларга Фаляхов З.В. һәм тәрбиячеләр тарафыннан “Аҗаган” оештырылды. Балалар дару үләннәре эзләделәр, географик сорауларга җавап бирделәр, спорт уеннарында катнаштылар һәм иң соңгы этапта мәктәп территориясе буенча пакет эзләделәр. Әлеге чарада патриотик хис тәрбияләнде, тирә-юньдә ориентлашу алымнарына өйрәтелде.
Ә аннары милли үзаңны үстерү юнәлешендә татарча мультфильмнар карау оештырылды.
-
"Хыял"да 12 нче көн 14.06.2013

“Хыял” лагерендә бүген инглиз теле белән шөгыльләнделәр. Амирова Г.Р. тарафыннан инглиз телендә "Туган ягым-гөлләр иле!” дип аталган КВН үткәрелде. Балалар инглиз телендә үзләренең туган яклары турында сөйләделәр.Төштән соң Китапханәче Кадрия апа “Китаплар иленә сәяхәт” дигән темага әңгәмә оештырды. Укучылар өчен бик тә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирелде.
-
Балыкчылар көне 13.06.2013

Бүген лагерьда Балыкчылар көне. Иртәнге физик күнегүләрдән соң, балалар башта мәктәп Гимнының сүзләрен өйрәнделәр, аннары балык тотарга киттеләр. “Иң беренче балык тотучы”, “Иң зур балык тотучы”, “Иң күп балык тотучы” номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Балаларга көндезге аштан соң оештырылган “Тамчы шоу” уены да бик ошады.
-
Тукай Кырлайга сәяхәт 12.06.2013

"Хыял" лагере балалары бүген Тукай Кырлайга Арча районына юл тотты. Монда Габдулла Тукай исемендәге музей белән таныштылар. Бөек шагыйрьнең истәлекләрен, Тукайның балачактагы йортының нинди булганын, аның каләмдәшләре, аның иҗаты белән таныштылар. Балалар сәяхәттән бай мәгълүмат белән кайттылар.
-
Лагерьда 9 нчы көн 11.06.2013

Көндәгечә балаларны кабул итү, иртәнге линейка, сәламәтлек минуты, отрядларга оештыру эшен башкарганнан соң, лагерь тәрбиячеләре иртәнге якта “Һөнәрләр иленә сәяхәт” дип аталган музыкаль кичә оештырдылар.
Укучылар бигрәк тә район территориясе буенча сәяхәт итәргә яраталар. Бүген шуларның берсе Лесхоз бистәсе “Нарат ”боз сараена бардылар. Алар аннан күтәренке күңел белән шатланып кайттылар. Аннары “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Хәсәнова М.М. “Сәйләннән каен агачы ” ясау серләренә өйрәтте. Чарада балаларның фантазияләрен үстерү, кул белән эшләү күнекмәләре булдыру, матурлыкка омтылыш тәрбияләү максатлары куелды. Бергәләп бик матур каен ясауга ирештеләр. Һәм әлбәттә саф һавада хәрәкәтле уеннар да читтә калмады.
-
Лагерьда сигезенче көн 10.06.2013

Сабантуйларында алган күңелле кичерешләре белән балалар бүген янә лагерьга җыелдылар. Отрядларда оештыру эшләреннән соң тәрбиячеләр тарафыннан инстуктаж үткәрелеп авылыбыз чишмәләренә сәяхәт оештырылды. Юлбат чишмәләренең тарихы белән таныштырылды. Төшке аштан соң командаларга бүленеп “Күңелле стартлар” уены башланып китте. Төрле спорт ярышларыннан торган әлеге уен лагерь балаларын тагын да берләштерде. Ә аннары мәдәният йортында “Могҗизалар кыры” дип аталган интеллектуаль уен иң зирәк балаларны ачыкларга ярдәм итте.
-
Сабантуе мөбарәк булсын! 07.06.2013

Лагерьның җиденче көнендә түбәндәге чаралар оештырылды: “Хыял”лагере җитәкчесе Агелова Р.З. балаларны “Туган як тарихы” белән таныштырды һәм һәр укучы үз авылы турында инша язды. Иң матур эчтәлекле сочинениеләрне Каюмова Ясминә, Нигматов Аяз, Гайфуллина Альбина, Мубаракзянов Айрат һәм Хуҗина Гөлфинә иҗат иттеләр. Лагерь тәрбичеләре “Экибанно –панно конкурсы” оештырып, бүләкләр өләштеләр. “Татар язучылары – балалар өчен!” дигән тема кысаларында китапханәче Хаҗиева Кадрия апа балалар белән әңгәмә үткәрде.
8, 9 июнь көннәрендә район һәм авылларда Сабантуйлары. Барлык укучыларыбызны, укытучыларыбызны, мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшләүче барлык оешма, мәгариф бүлеге җитәкчеләрен һәм дә хезмәткәрләрен, авылдашларыбызны чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз.
Сабантуйлары мөбарәк булсын!










