Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Тәҗрибә участогында 13.08.2013

Укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүләрен дәвам итәләр. Хәзерге вакытта кыяр уңышын җыю һәм эшкәртү буенча эшчәнлек алып барыла. Укучылар үзләренең практик эшчәнлекләренә бик җаваплы карыйлар, чәчәк түтәлләре мәктәп территориясен аллы-гөлле төсләр белән бизәде, кишер, чөгендер кишәрлекләреннән алда мул уңыш алыныр.
-
01.08.2013
30 июль Шахматчылар көне уңаеннан Арчада республикакүләм ярыш уздырылды. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән шахмат ярышында Юлбат урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова III призлы урынга лаек булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Гүзәлне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Укучыларны эш белән тәэмин итү
11.07.2013
Юлбат мәктәбендә июнь-июль айларында 22 укучыга ООО "СХП Юлбат", "Ромашка" балалар бакчасы, Юлбат мәдәният йорты һәм мәктәптән эш урыннары булдырылды. Укучыларыбыз үзләренә тапшырылган эшләрен җаваплы башкаралар. Укучыларыбызга хәвефсез-хәтәрсез эш көннәрен телибез!
-
Мәктәп бакчасында эш 06.07.2013

Мәктәп бакчасында укучыларның практикаларында су сибелә, укытучыларның бәрәңге, суган түтәлләре чүптән арындырыла.
-
Универсиада Уты бездә 28.06.2013

28 июнь көнне Универсиада Уты Саба муниципаль районына килеп җитте. Безнең мәктәптән дә шашка-шахмат ярышларында актив катнашучы Гүзәл Каримова Универсиада Утын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовтан алып 100 метр ара узды һәм алдагы факелчыга тапшырды. Бу җаваплы эштә актив катнашканы өчен Гүзәлебезгә зур рәхмәт белдерәбез!
-
Лагерьда Сабантуй 24.06.2013

Бүген лагерьда балалар өчен Сабантуй оештырылды. Өч төркемгә бүленеп укучылар Сабантуе ярышларында катнаштылар: кашыкка йомырка куеп йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, кашык белән су ташыдылар, судагы алманы ашадылар һ.б. Аннары җиңүче отрядлар билгеләнде, барлык укучыларга Сабантуй бүләкләре тапшырылды. Укучылар канәгатьләнү хисләре белән лагерьның соңгы көнен үткәрделәр. Аларга җәйге каникулларын исән-имин үткәреп, ял итеп яңа уку елларына аяк басуларын теләп калабыз.
Күңелле каникуллар Сезгә кадерле укучыларыбыз!
-
Сау бул лагерь! 23.06.2013

Бүгенге көн лагерь белән хушлашу көне буларак оештырылды. Тәрбиячеләр "Сау бул лагерь!" дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр. Лагерь тормышына йомгак ясап "Кем иң актив! Кем иң тырыш!" дигән исем астында укучыларның активлыгын билгеләделәр. Һәр укучыга бүләкләр,мактау кәгазьләре тапшырдылар. Беренче көнне үк күтәрелгән мәктәп флагын төшерер көннәр дә җитте.
-
Без беркайда да, беркайчан да сугыш теләмибез! 22.06.2013

Лагерьда бүген Бөек Ватан сугышы башлану көне буларак тәрбиячеләр тарафыннан "Без беркайда да, беркайчан да сугыш теләмибез!" дип аталган чара оештырдылар. Монда сугыш вакытында ватан сакчыларының рухын күтәрергә булышкан, Җиңүне якынайткан җырларны өйрәнделәр, Бөек Ватан сугышчыларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр ясадылар. Һәйкәлгә барып сугыш каһарманнарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Һәм , әлбәттә, физик мөмкинлекләрне үстерү максатыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Саба кадет-мәктәбендә дусларча очрашу 21.06.2013

Бүген "Хыял" лагере Саба кадет-мәктәбенә дусларча очрашуга барды. Балалар андагы укучылар белән дуслаштылар, аларның мәктәпләре һәм лагерь эшчәнлеге белән таныштылар. Бигрәк тә "Күңелле стартлар" уенында җиңеп кайтулары белән дә шатландылар. Төштән соң Юлбат китапханәсе мөдире Хаҗиева Кадрия апалары белән татарча кроссворд чиштеләр. Үзләренең белемле, эрудицияле булуларын күрсәттеләр.
-
Милли традицияләрне искә төшереп 20.06.2013

Бүгенге көн "Татар халык уеннары" дип аталган исем астында үтте. Балалар борынгы заманнардан ук яратып уйналган "Гөлбану", "Сәлим-Сәлимә", "Бишпарлы" һәм башка уеннарны кызыксынып уйнадылар. Көннең икенче яртысы табигатьтә дару үләннәре җыюга багышланды. Балалар һәрбер үләннең файдасы хакында әңгәмәдән соң аларны бик тиз таба белделәр, кышкы сезон өчен бик күп үләннәр җыйдылар.










