Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
"Кыңгырау" сәламәтләндерү лагереның беренче көне.
01.06.2013
Лагерьның беренче көне көндәлек линейкадан, балаларны барлау һәм инструктаж үткәрүдән башланды. Балаларны яклау көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм лагерь тәрбиячеләре күңелле Сабантуй оештырдылар. Чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, эстафета уеннарында барлык укучылар катнашып, бүләкләр алдылар. Көндезге аштан соң универсиада тарихы белән танытылар, презентация, видео карадылар, тәрбиячеләрнең чыгышларын тыңладылар.Балаларны яклау көненә багышлап асфальтта һәм кәгазьгә рәсем ясадылар.
-
"Олимпус"та катнашучыларга бүләкләр
01.06.2013
Рус теле һәм инглиз теленнән Россия күләм "Олимпус" фән олимпиадасында катнашкан укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр почта аша килде.
-
"Всезнайка" олимпиадасында
27.05.2013
27 май көнне Казан шәһәре Балалар иҗаты үзәге "Балалар академия"сендә Республикакүләм "Всезнайка" олимпиадасында җиңүчеләрне котлау булды. 7 класс укучысы Зиннатова Әдилә (җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф.) җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
"Соңгы звонок"
25.05.2013
25 май көнне мәктәбебезнең биш 11 класс укучысы өчен "Соңгы звонок" яңгырады. Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы 4 класс укучылары, 9 һәм 11 класс укучылары укучыларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен шигырь юллары, матур җырлар һәм чәчәк букетлары белән җиткерделәр.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 17.05.2013
Мәктәп яны тәҗрибә участогында кызу эш чоры. Башлангыч класс укучылары да үзләренә билгеләнгән участокта тырышып эшлиләр. -
Пионерия слетында 17.05.2013
16 май көнне Пионерия туган көненә багышлап үткәрелгән слетта мәктәптән варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Алар төрле уеннарда, җырлы-биюләрдә актив катнашып, күңелле ял итеп кайттылар. -
"Универсиада-2013" дәресе 15.05.2013
Татарстан Республикасы күләмендә игълан ителгән бердәм Универсиада көне уңаеннан, бүген 15 май көнне барлык классларда Универсиада дәресләре үтте. -
Бөек Җиңүгә 68 ел!
08.05.2013
Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.Күпме кайгы, югалтулар ашаИлгә шатлык алып килгән көн.Җиңү көне җиргә килгән саен,Яфрак ярган саен бөреләр.Яу кырында калган ир-егетләрКүңелләрдә кабат терелә.Авылыбыз уртасындагы билгесез солдат һәйкәле янында сугыш ветеранарын хөрмәтләү һәм һәлак булганнарны искә алу митингы булды.
-
Илһам чишмәсе
06.05.2013
9 класс укучысы Ваесова Гөлдания (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының "Илһам чишмәсе" исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесендә катнашып Дипломга лаек булды. Шигырьләре "Илһам чишмәсе" дигән җыентыкка кертелде. Котлыйбыз!
-
Әдилә-җиңүче
05.05.2013
Мәктәбебезнең 7 класс укучысы Зиинәтова Әдилә (укытучысы Зайнагиева З.Ф.) татар теленнән "Всезнайка" республика олимпиадасында катнашып җиңүче исеменә лаек булды.











