Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2013

21 февраль көнне мәктәптә Туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде. "Мәкаль әйтәм - дәвам ит" уены, "Туган телдә шигырем" конкурсында микрафонга теләгән шигыреңне сөйләү, " Туган телебез-татар теле"(5-6кл.), "Туган телебез: бүген һәм иртәгә"(диспут, 10-11 кл.)дигән темага класс сәгатьләре булып узды. "Әллүки" әдәби газетасы чыгарылды.
-
Әтиләр бәйрәме
20.02.2013
18 февраль көнне 5 класс укучыларының әтиләр бәйрәме узды. Әтиләр өчен төрле уеннар үткәрделәр. Котлап концерт куеп, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Конференциядә 19.02.2013
13-16 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган А.М.Терентьев исемендәге XIX Идел буе фәнни-экологик конференциядә 11 класс укучысы Давлетшина Ландыш (җитәкчесе Амирова Л.С.) актив катнашып кайтты. -
Бүләкләү тантанасы 19.02.2013

18 февраль көнне район мәдәният йортында үткән "Ел укытучысы 2013" бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Безнең мәктәптән өстәмә белем бирү буенча катнашкан "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Гарипова А.Р. да бүләккә лаек булды.
-
Ветераннар хатирә яңарта 16.02.2013

Сугыш ветераны Нәҗип абый мәктәп музеенда да булды. Ул музейга үзенең фоторәсемнәрен бүләк итте.
-
Фестивальдә 16.02.2013
15 февраль көнне Биектау районының Айбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә V Республикакүләм экологик туган якны өйрәнү фестивалендә 7 класс укучысы Зиннатова Әдилә (җитәкчесе Хабирзянова Р.И.) чыгыш ясап, 3 урын яулады. -
Муса Җәлил туган көн 16.02.2013

15 нче февраль Муса Җәлил туган көне уңаеннан 9 класста ( кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.)"Муса Җәлил - патриотик шагыйрь" дигән тема астында тәрбия сәгате үтте
-
Боль моя -Афганистан 15.02.2013

15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Афганистаннан чыгарган көн. Бу көнне мәктәптә, Афганистанда һәлак булган солдатларыбызны искә алып, төрле чаралар үткәрелде. 9 нчы класста "Боль моя - Афганистан" темасына класс сәгате уздырылды.
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2013

15 нче февраль - патриот шагыйребез М. Җәлилнең туган көне. Мәктәптә башлангыч класслар арасында " Ачык микрофон" шигырь бәйрәме үткәрелде. Анда укучылар Җәлилнең шигырен сөйләделәр. Иң оста башкаручы исемен 3 нче класс укучысы Фаваризова Ралинә алды.
-
Гашыйклар көне 14.02.2013

Бүген мәктәптә "Гашыйклар көне" бәйрәме үткәрелде. Ул "Таныш булыйк!" проектына нигезләнеп оештырылды. Шоу-тамашаны мәктәп думасы активы әзерләде. Проектта Фазылова Флүзә, Яруллина Ильмира, Габдулхакова Айгөл һәм кунак егет Рамил катнашты. Астролог ролендә -Зайнагиева Зәлинә, "Танышулар бюросы" вәкилләре - Сабирова Әдилә, Ваесова Гөлдания булды. Ә кичәне Махмутова Гөлшат белән Хаертдинова Гүзәл алып барды. Музыкаль бизәлешне Маметова Регина, ә презентацияләрне әзерләү һәм күрсәтүне башкарды Рамазанова Гөлсирин. Кичә бик күңелле үтте.











