Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Юный программист" конкурсының район этабы
09.04.2013
9 апрель көнне Саба гимназиясендә булып үткән "Юный программист" конкурсының район этабында 8 класс укучысы Зайнагиева Зәлинә катнашып, сертификатка лаек булды (җит. Галиева М.Р.)
-
7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне 08.04.2013
7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, көнебез иртәнге зарядкадан башланды һәм классларда сәламәтлек темасына класс сәгатьләре белән дәвам итте. -
Бадминтон ярышында
06.04.2013
6 апрель көнне Килдебәк мәктәбендә укучылар арасында узган бадминтон ярышында 9 класс укучысы Сабирова Әдилә (җит. Гатиятов Р.Р.) 3 урынны яулады.
-
1 апрель-кошлар көне. 02.04.2013
"1 апрель-кошлар көне" уңаеннан мәктәп фойесында мәгълүмати стенд һәм укучыларның ясаган рәсемнәреннән күргәзмә эшләнде. -
Шахмат турнирында
01.04.2013
30 март көнне Лесхоз бистәсендә урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә үткәрелгән шахмат буенча турнирда мәктәптән Гарипова А.Р. җитәкчелегендә 8 укучы катнашты. 6 класс укучысы Әхмәтшина Зәлия һәм укытучы Алсу Рәшитовна 1 урын яуладылар. Ә 1 класс укучысы Зәйниева Рәзинә "Иң яшь уенчы" дипломына лаек булды.
-
TALENTS конкурсында 31.03.2013

30 март көнне мәктәбебезнең җырчы-биюче егет-кызлары өстәмә белем бирү педагогы Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрендә узган "TALENTS" конкурсында чыгыш ясап кайттылар.
-
Проект эшләре конкурсында 30.03.2013
29 март көнне Саба гимназиясендә 3-4 класс укучылары арасында узган проект эшләре район конкурсында, 3 класс укучысы Фаваризова Ралинә (җит.Хаертдинова С.Н.) "Чишмәләр-туган җир күзләре" темасына авылыбыз чишмәләре турында эчтәлекле чыгыш ясады. -
"Нарат" боз сараенда 29.03.2013
Каникуллар файдалы һәм күңелле уза. График буенча бүген, ягъни 29 мартта укучыларыбыз "Нарат" боз сараенда булып, үзләренең сәламәтлекләрен тагы бер кат ныгытып, рәхәтләнеп тимераякта шуып кайттылар. -
Волейбол ярышында
29.03.2013
29 март көнне Шәмәрдән лицеенда узган волейбол ярышында мәктәпнең укытучылар командасы катнашты.
-
Конференция Чаллы 29.03.2013
29 нчы март көнне 9 класс укучысы Сабирова Адилә (җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) һәм 11 класс укучысы Фазылова Флүзә (җитәкчесе Галимзянова Г.Г.) Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясендә "Актуальные вопросы языковой компетентности в условиях полилингвизма" дигән темага үткәрелгән фәнни конференциядә уңышлы гына чыгыш ясап сертификатка ия булдылар.











