Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2013

15 нче февраль - патриот шагыйребез М. Җәлилнең туган көне. Мәктәптә башлангыч класслар арасында " Ачык микрофон" шигырь бәйрәме үткәрелде. Анда укучылар Җәлилнең шигырен сөйләделәр. Иң оста башкаручы исемен 3 нче класс укучысы Фаваризова Ралинә алды.
-
Гашыйклар көне 14.02.2013

Бүген мәктәптә "Гашыйклар көне" бәйрәме үткәрелде. Ул "Таныш булыйк!" проектына нигезләнеп оештырылды. Шоу-тамашаны мәктәп думасы активы әзерләде. Проектта Фазылова Флүзә, Яруллина Ильмира, Габдулхакова Айгөл һәм кунак егет Рамил катнашты. Астролог ролендә -Зайнагиева Зәлинә, "Танышулар бюросы" вәкилләре - Сабирова Әдилә, Ваесова Гөлдания булды. Ә кичәне Махмутова Гөлшат белән Хаертдинова Гүзәл алып барды. Музыкаль бизәлешне Маметова Регина, ә презентацияләрне әзерләү һәм күрсәтүне башкарды Рамазанова Гөлсирин. Кичә бик күңелле үтте.
-
Чын егетләр! 14.02.2013

Мәктәптә армия хезмәтеннән кайткан егетләр белән очрашулар оештыру инде традициягә әйләнгән. Бу очрашуның кунаклары -Хисамов Флюр, Сайфетдинов Рамил, Рахматуллин Айдар булды. Алар солдат тормышы турында мәгълүмат бирделәр. Укучыларның сораулары да күп иде. Очрашуны ОБЖ укытучысы Гатиятов Р.Р. оештырды.
-
Ветераннар бездә кунакта 13.02.2013

Февраль ае -патриотик тәрбия айлыгы. 13 нче февраль көнне сугыш ветераны Шәрипов Нәҗип абый белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга үзенең тормыш юлы, сугышта күрсәткән батыолыклары турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Сәламәтлекне кайгыртып 12.02.2013

"Сәламәтлегеңне кайгыртсаң гына авыртулар әйләнеп узар," диләр. Шул максаттан ФАП фельдшеры Гөлфинә Галимова 2-5 класс укучылары белән сәламәтлек турында әңгәмә оештырды. Ул укучыларны шәхсм гигиена таләпләре белән таныштырды, сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирде.
-
Спортчыларыбызга уңышлар телибез!
11.02.2013
Район укытучылар спартакиадасында призлы урыннар яулаган 4 укытучыбыз: Гарипова А.Р.(шахмат, 1 ур.;), Гатиятов Р.Р.турникта тартылу-1ур.;), Фаваризова Р.Т.(шорт-трек, 2ур.;), Гибадуллина Р.Х.(шорт-трек-3ур.;) район җыелма командасы составына кертелделәр. Алар бүгенге көндә республика ярышларына әзерләнәләр. Укытучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Республика конкурсында 11.02.2013
10 февраль көнне "Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе" үткәрүендә 11 класс укучысы Фазылова Флүзә (җитәкчесе Хабирзянова Р.И.) җәмгыять белеме олипиадасыннан 1 турны үтеп, 2 турда "Икътисади проектны" яклап, сертификатка һәм 3 урынлы дипломга лаек булды. -
"Лыжня России-2013" 09.02.2013
9 февраль көнне дәресләрдән соң "Лыжня России-2013" Шекше урта мәктәбендә старт алды. Анда 85 укучы, 24 укытучы һәм хезмәткәрләр катнашты. -
Мәктәп музеенда 07.02.2013
7 февраль көнне "Хәрби-патриотик айлык" планы нигезендә 6, 8 класс укучылары класс җитәкчеләре Галиева М.Р., Хабирзянова Р.И.белән мәктәп музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Зайнагиева З.Ф. аларны "Алар Ватан сагында" дигән стенд белән таныштырды. 66 елдан соң ордены туган нигезенә әйләнеп кайткан солдат Кәримулла Галимуллин турында сөйләде. -
Без- җиңүче! 07.02.2013
4,5, 6 февраль көннәрендә үткән мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез спортчылары актив катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Менә алар:Шорт-трек: Фаваризова Р.Т. - 2 урын, Гибадуллина Р.Х. - 3 урын; Ханнанов Р.Ф.- 7 урын; Зайнагиев Н.М.- 11 урын.Шахмат: Гарипова А.Р. - 1 урын;Турникта тартылу: Гатиятов Р.Р. - 1 урын;Чаңгы ярышы: Фаваризова Р.Т. - 8 ур., Хаертдинова С.Н. - 16ур., Гатиятов Р.Р. - 12 ур., Ханнанов Р.Ф. - 16 ур.Отжимание: Галимзянова Г.Г. - 5 урын.Дартс: Яруллин И.И. - 7 урын.Ярышларда призлы урыннар алган укытучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Мәктәпкә спорт җиһазлары алу өчен сертификат һәм кубок бирелде.











