Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Мәктәп һәм ата-ана 05.10.2013

9 сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашында җыелыш үтте. Биредә аларга 9 сыйныфта булача ГИА, аңа әзерлек турында хәбәр иттеләр, таныштырдылар. Мәктәбебездә баручы "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында "Бала һәм начар гадәтләр", "Интернет бәла-казалар чыганагына әйләнергә мөмкин" кебек темаларга сөйләшүләр үтте.
-
Укытучылар көне уңаеннан 04.10.2013

Мәктәбебезнең алдынгы укытучылары 4нче октябрь көнне Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада катнаштылар. Укытучыларны муниципаль район башлыгы Р.Н.Минниханов, мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф.Шакиров котлады. Бәйрәмнең беренче өлешендә укытучыларга РФ, РТ мәгариф һәм фән министрлыкларының, район башлыгының һәм мәгариф бүлегенең мактаулы исемнәре, грамоталары тапшырылса, икенче өлештә исә Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт Драма Театры башкаруында М.Фәйзинең "Адашкан күңел" спектаклен тамаша кылдылар. Әлеге спектакль барыбызга да бик ошады. Шундый матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен, Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары исеменнән оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә! 02.10.2013

2 октябрь көнне 7-11 сыйныф укучыларыбыз Саба мәдәният йортына Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры спектаклен тамаша кылырга бардылар. Р.Валиев пьесасы буенча куелган "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" спектаклен карадылар.
-
Картаямыни соң йөрәк 01.10.2013

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәбебездә бик күңелле, җанлы очрашу-кичә үтте. Әлеге чара уңаеннан мәктәп, балалар бакчасы системаларында эшләп киткән өлкәннәребез чакырылды. Бәйрәмебез котлаулар һәм күңелле программа белән башланып китте. 4 сыйныф укучылары өлкәннәребез игътибарына Исфир Яһүдиннең "Былтыр кызы" әкиятен күрсәттеләр. "Чын балаларча куанып карадык, шулкадәр матур кичә күрсәттегез. Балачакка кайткан кебек булдык",- дип хисләре белән уртаклашты алар. Аннан соң очрашу-кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Алар үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, укытучыларыбызга зләренең киңәшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Өлкәннәргә бүләк 30.09.2013

3 класс укучылары "Оста куллар" дәрестән тыш эшчәнлегендә өлкәннәргә бүләк итеп бирергә савыт ясадылар.
-
Кабак бәйрәме 28.09.2013

Район күләмендә үткән Кабак бәйрәмендә мәктәбебез кабаклардан әзерләгән композиция белән катнашты. Аны әзерләгән химия -биология укытучысы Амирова Л.С га , инглиз теле укытучысы Амирова Ландышка һәм 3 класс укучыларына мәктәп админстрациясе рәхмәт белдерә.
-
"Ватан"конкурсындагы уңышларыбыз 27.09.2013

27 нче сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә «Ватан» конкурсының район этабы узды.“Нәфис сүз” номинациясендә – 26 чыгыш арасында мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алисә Илһамовна 1 урынга, Фаваризова Ралинә һәм Амиров Камил катнашындагы "Мизгел" коллективы исә 2 урынга лаек булдылар.
-
Спорт - начар гадәтләргә каршы иң яхшы көрәш 26.09.2013

Спорт - начар гадәтләргә каршы иң яхшы көрәш. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгында мәктәбебездә һәр көн әлеге девиз белән башланды. Укучылар физкультура укытучылары белән берлектә һәр иртәне зарядка ясаудан башладылар. Әлеге матур гадәт ел буе да дәвам итәр дигән теләктә калабыз.
-
Башлангыч классларда ата-аналар җыелышы үтте. 24.09.2013

Мәктәбебездә 24 сентябрьдә башлангыч класс укучыларының әти-әниләре, класс җитәкчеләре, мәктәп җитәкчелеге катнашында ата-аналар җыелышы үтте.
-
Сугышта һәлак булганнар онытылмый 23.09.2013

Сугышта һәлак булганнарның якты истәлегенә куелган обелискны чистартып, карап тору мәктәбебездә даими рәвештә бара. Тирә-ягындагы печәннәр чабыла, чүп-чар җыела, коймалары төзекләндерелә.
23 сентябрь көнне дә 7-8 сыйныф укучылары тарафыннан җыештырулар үткәрелде. Обелиск тирәсе корган яфрак, ботаклардан чистартылды.











