Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Сөйләшү әдәбе 13.11.2013

1 нче класста " Сөйләшү әдәбе" темасына сәяхәт - сбор үткәрелде. Сборның максаты - Әдәплелек иленә барып, "Сөйләшү әдәбе кагыйдәләре”н алып кайту. Сәяхәт вакытында укучылар исәнләшү, сәламләшү сүзләрен өйрәнделәр, "Тылсымлы сүзләр" уенын бик яратып уйнадылар. Сбор Хәләф Гардановның "Исәнмесез, иптәшләр!" шигыре белән тәмланды.
-
«Быстрее, выше, сильнее!» 09.11.2013

9 ноября 2013 г. на базе Центра детского творчества проводилась интеллектуально-спортивная игра «Быстрее, выше, сильнее!», подготовленная отделом по работе с детскими организациями. В игре принимали участие 11 сводных команд из 22 школ Сабинского муниципального района. Команда состояла из 8 участников – учащихся 7 класса. Эта игра стала традиционной и пользуется у детей большим успехом. Здесь дети проверяют не только свои спортивные навыки и знания в сфере истории спорта, но и учатся коллективно принимать решения, с достоинством выигрывать или проигрывать, т.е. быть настоящей командой. Игра проводилась по станциям, где каждая команда, получив маршрутный лист, выполняла задание спортивного или интеллектуального характера, таким образом набирались баллы. Команда, набравшая наибольшее количество баллов, становилась победителем игры . Игра состояла из следующих 11 станций: «Веселая скакалка», «Олимпийская история», Интеллектуальная разминка», «Загадочные буквы», «Сиамские близнецы», «Собери команду», «Угадай мелодию», Бег с ракеткой, «Веселые танцы», «Собери картинку», «Крокодил». Здесь участники игры отвечали на вопросы по истории олимпийских игр, угадывали слова по различным видам спорта, участвовали в эстафете, бегали с ракетками, обручами, вспоминали песни о спорте. Пройдя испытания на этих станциях наибольшее количество баллов набрала команда из Б.Кибячинской и Б.Арташской школы, за что все члены команды были награждены памятными подарками и дипломам за 1 место. 2 место заняла сводная команда из Б.Шинарской и К.Мешинской школы. 3 место заняла сводная команда из Тимершикской и Кильдебякской школы. Все призеры были награждены памятными подарками и дипломами. Остальным участникам игры за активное участие были вручены грамоты. В проведении и организации игры принимали участие коллектив из Центра детского творчества и активисты Детской районной Думы.
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон ярышы 08.11.2013

8 нче ноябрь көнне Кильдебәк урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон ярышы булып үтте . Мәктәбебезнең укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р район мәктәпләренең хатын-кыз директорлары арасында 3 урынны яулады. Котлыйбыз!!!
-
Күргәзмә 07.11.2013

"Яшь дизайнер" түгәрәгенә йөрүче укучылар Гарипова А.Р. җитәкчелегендә ата-аналар җыелышына мәктәп фойесында витраж ысулы белән ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Ата-аналар балаларының эшләрен кызыксынып карадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 07.11.2013

"Ата-ананың бала белән аралашуы-тәрбиядә уңышка ирешүнең алшарты" темасына 7 ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта директор урынбасарларының чыгышлары тыңланды. Ата-аналар комитеты сайланды.
-
Педсоветта 05.11.2013

5 ноябрь көнне "Укытуның актуаль методлары" темасына педсовет үтте. I чирек йомгаклары буенча класс җитәкчеләре тыңланды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Г.Р. программа үтәлешенә һәм электрон журнал тутырылышына анализ ясады. Тәрбия эшләре буенча анализ ясап, директор урынбасары Гимадиева А.И. чыгыш ясады.
-
Бердәмлек көне 02.11.2013

2 ноябрь көнне мәктәбебездә " 4 ноябрь - Бердәмлек көне"нә багышланган брейн -ринг үткәрелде. Укучылар сорауларга бик теләп җавап бирделәр.
-
Район балалар думасы утырышы 01.11.2013

1 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча ЮХИДИ инспекторы, полиция капитаны Насибуллин Ильнур Дамир улы юлларда укучы балалар белән булган юл халәкәтләре турында сөйләде. Шулай ук Балалар иҗат үзәге директоры Фидан Миннехатович, Балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Эльвира Раисовна чыгышлары,Район балалар думасы спикеры Валеева Алинәнең отчёт-чыгышы, җәйге ялларын Кырымда һәм "Кояшкай” лагерының төрле юнәлешендәге сменаларында ял итүче активистларыбызның тәэсирлБре, СДО да катнашучыларның чыгышлары тыңланылды. Безнең мәктәптән Габделхакова Айгөл инглиз сменасы турында чыгыш ясады һәм ул үзенең чыгышын Зиннатова Әдилә башкаруында инглиз телендәге җыры белән тәмамлады. Ә иң мавыктыргыч мизгел дума активистларының иптәшләре өчен "Я достигну успеха” дип исемләнгән тренинг үткәрүләре булды. Активистлар барысыда теләктәшлек күрсәтеп, төркемнәргә бүленеп, актив катнаштылар, фикер уртаклаштылар. Думабызның утырышы алдагылардан шуның белән аерылып торды, әлеге утырышыбызга тәҗрибә уртаклашырга Теләче районы педагог- оештыручылары да килгән иде. Утырыш дәвамында Теләче районы балалар хәрәкәте бүлеге мөдире Римма Рашитовна фикерләрен, рәхмәт сүзләрен белдерде.
Алдагы планнар белән фикер уртаклашып, алга максатлар куеп,карар кабул итеп рәсми утырышыбыз гадәттәгечә флеш- моб биюе белән тәмамланды. -
Безнең авыл геройлары 30.10.2013

9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар ткәрү планлаштырыла. 2 сыйныф укучыларыбыз инде авыл музеенда "Безнең авыл геройлары" дигән темага дәрес-әңгәмә үткәрделәр. Чараны авыл китапханәчесе Сафина Наилә апа алып барды.
-
"Чын МИРАС" белән очрашу 29.10.2013

Бүген мәктәбебезнең китапханәчесе Г.М.Махмутова һәм татар теле әдәбияты укытучысы, ТЭБДУ А.И. Гимадиевалар "Чын МИРАС" журналын тәкъдир итү кичә-очрашуында катнаштылар. Чарада журналның баш мөхәррире, танылган татар шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Илфак Мирза улы Ибраһимов, баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип Рамил Ханнанов, тарих бүлеге мөхәррире Ленар Гобәйдуллиннар катнашты. Алар "Чын МИРАС" журналының эчтәлеге, темалары, максаты белән таныштырдылар. Татар телчеләрен, тарих укытучыларын журналга язылырга өндәделәр. Очрашу бик җанлы, күңелле үтте.











