Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Театр яктылыкка, нурга илтә! 02.10.2013

2 октябрь көнне 7-11 сыйныф укучыларыбыз Саба мәдәният йортына Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры спектаклен тамаша кылырга бардылар. Р.Валиев пьесасы буенча куелган "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" спектаклен карадылар.
-
Картаямыни соң йөрәк 01.10.2013

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәбебездә бик күңелле, җанлы очрашу-кичә үтте. Әлеге чара уңаеннан мәктәп, балалар бакчасы системаларында эшләп киткән өлкәннәребез чакырылды. Бәйрәмебез котлаулар һәм күңелле программа белән башланып китте. 4 сыйныф укучылары өлкәннәребез игътибарына Исфир Яһүдиннең "Былтыр кызы" әкиятен күрсәттеләр. "Чын балаларча куанып карадык, шулкадәр матур кичә күрсәттегез. Балачакка кайткан кебек булдык",- дип хисләре белән уртаклашты алар. Аннан соң очрашу-кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Алар үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, укытучыларыбызга зләренең киңәшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Өлкәннәргә бүләк 30.09.2013

3 класс укучылары "Оста куллар" дәрестән тыш эшчәнлегендә өлкәннәргә бүләк итеп бирергә савыт ясадылар.
-
Кабак бәйрәме 28.09.2013

Район күләмендә үткән Кабак бәйрәмендә мәктәбебез кабаклардан әзерләгән композиция белән катнашты. Аны әзерләгән химия -биология укытучысы Амирова Л.С га , инглиз теле укытучысы Амирова Ландышка һәм 3 класс укучыларына мәктәп админстрациясе рәхмәт белдерә.
-
"Ватан"конкурсындагы уңышларыбыз 27.09.2013

27 нче сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә «Ватан» конкурсының район этабы узды.“Нәфис сүз” номинациясендә – 26 чыгыш арасында мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алисә Илһамовна 1 урынга, Фаваризова Ралинә һәм Амиров Камил катнашындагы "Мизгел" коллективы исә 2 урынга лаек булдылар.
-
Спорт - начар гадәтләргә каршы иң яхшы көрәш 26.09.2013

Спорт - начар гадәтләргә каршы иң яхшы көрәш. "Наркотикларсыз тормыш" айлыгында мәктәбебездә һәр көн әлеге девиз белән башланды. Укучылар физкультура укытучылары белән берлектә һәр иртәне зарядка ясаудан башладылар. Әлеге матур гадәт ел буе да дәвам итәр дигән теләктә калабыз.
-
Башлангыч классларда ата-аналар җыелышы үтте. 24.09.2013

Мәктәбебездә 24 сентябрьдә башлангыч класс укучыларының әти-әниләре, класс җитәкчеләре, мәктәп җитәкчелеге катнашында ата-аналар җыелышы үтте.
-
Сугышта һәлак булганнар онытылмый 23.09.2013

Сугышта һәлак булганнарның якты истәлегенә куелган обелискны чистартып, карап тору мәктәбебездә даими рәвештә бара. Тирә-ягындагы печәннәр чабыла, чүп-чар җыела, коймалары төзекләндерелә.
23 сентябрь көнне дә 7-8 сыйныф укучылары тарафыннан җыештырулар үткәрелде. Обелиск тирәсе корган яфрак, ботаклардан чистартылды.
-
"Наркотикларсыз тормыш"айлыгы кысаларында җыен 23.09.2013

23 сентябрьдә Шекше авыл җирлегендә 7 -11класс укучылары, әти-әниләре,укытучылар катнашында "Наркотикларсыз тормыш" айлыгына багышланган җыен үтте. Әлеге җыенда шифаханә, прокуратура, РОНО, мәдәният бүлеге, редакция вәкилләре катнашты.
-
Милләтләр кроссы -2013 21.09.2013

Мәктәбебездә массакүләм спорт чарасы- "Милләтләр кроссы-2013" булып узды. Стартны башлангыч класс укучылары башлап җибәрде һәм беренчеләрдән булып 4 класс укучысы Галимов Айтуган килде. Уртанчы һәм югары класс укучылары арасыннан Мазитов Айнур, Мирзагаллямова Диләрә, Галимуллин Булатларга тиңнәр табылмады. Укытучылар арасыннын рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова Миләүшә яулады. Җиңүчеләргә һәм "Иң яшь" йөгерүче Зәйниева Рәзинәгә авыл җирлеге башлыгы Хаертдинов Р.Р тарафыннан бүләкләр тапшырылды.











