Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Лагерьның 10 көне - "12 июнь - Россия көне" 12.06.2013

12 июнь - Россия көне уңаеннан иртәнге линейка Россия гимнын тыңлау белән башланды. Укучылар Россия символлары турында презентация карадылар, фикер алыштылар, рәсемнәр ясадылар. конкурс сорауларына җавап бирделәр. Ә көннең икенче яртысы "Балыкчылар көне" дип игълан ителгән иде. Балалар инеш буенда балык чирттеләр. "Иң күп балык тотучы" Фаваризова Ралинә (26 балык), "Иң кечкенә балык тотучы" Зәйниев Әмир булды.
-
9 нчы көн-"Фаҗигадан саклана бел!" 11.06.2013

Лагерьда иртәнге линейканы Татарстан Республикасы гимны белән башлау күркәм гадәткә әйләнде. "Фаҗигадан саклана бел!" темасына багышланган көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. белән очрашу дәвам итте. Ул үз чиратында балаларны төрле мисаллар, презентация, видео һәм кинофильмнар ярдәмендә янгыннан саклык чаралары турында аңлатты. Җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү укучылар өчен бик файдалы булды. Соңыннан белемнәрне ныгытып тест эшләделәр. "Көйне таны" уены вакытында күңелле җыр, музыка тавышыннан зал гөр килеп торды.
-
8 көн- “Без табигать балалары” 10.06.2013
Сабантуй бәйрәмнәреннән соң булуга карамастан, лагерьның 8 нче көненә дә балалар 100 % җыелдылар. Күңелләре күтәренке иде. Иртәнге зарядка һәм аштан соң "Без табигать дуслары”эмблема конкурсы игълан ителде. Фантазияләрен туплап, эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Бу рәсемнәрдә аларның табигатькә сакчыл карашлары ачык чагылды. Бу теманы дәвам итеп лагерь тирәсенә экскурсия үтте. Туклыклы төшке аштан соң, күңелле эстафета уеннары гөрләде, "Яшь чагыңда биеп кал” бәйгесе узды. -
7 көн-“Безнең универсиада” 07.06.2013

Лагерьның 7 нче көне гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. "Без – булачак спортчылар" темасына лагерь универсиадасы (спорт ярышлары) оештырылды. "Яшим дисәң..” (наркоманиягә каршы профилактика) – фельдшер белән очрашу узды, соңыннан шул темага рәсем конкурсы булды. Балаларның эчтәлекле рәсемнәре стенага эленде. Татар халык уеннарын уйнадык, "Тапкырларга – табышмак” әйтелде. Шахмат, шашка ярышында да балалар сынатмады.
-
6 көн-“Универсиада колачы киң” 06.06.2013

Лагерьның 6 көне -"Универсиада колачы киң” дип аталды. Көн яңгырлы булганлыктан иртәнге зарядка спортзалда үтте. Скакалкада сикерү, кыршау әйләндерү, йөгерү буенча ярышлар үткәреп рекорд куючыларны барладык. Г.Тукай геройлары рәсемнәрдә темасына үткән рәсем конкурсында балалар актив катнашты, бик эчтәлекле рәсемнәр килеп чыкты. Универсиадада катнашучы илләр белән танышып,аппликация ысулы белән универсиада логотибын ясап, җиңүчеләрне билгеләдек.
-
Лагерьның 5 көне. 05.06.2013
5 көн "Волонтерлар хезмәте” дип аталды. Көн иртәнге зарядкадан башланды. Авылыбыз уртасындагы матур яшел болында урнашкан "Саимә чишмәсе"нә сәяхәт иттек. Анда шифалы чишмә суын эчтек, чишмә тирәсен чистарттык, фотога төштек. Табигатьтә ял итеп кайтканнан соң компьютерда шахмат уеннары буенча ярышта катнаштык, волонтерлар хезмәте белән таныштык. Пешекче апалар әзерләгән тәмле төшке аштан соң мәктәп музеена экскурсиягә кердек, табигатьтә спорт уеннары уйнадык. -
Лагерьның 4 көне 04.06.2013
4 көнне саф һавада, күңелле музыка астында иртәнге зарядка ясаудан башладык. Лагерь ачу тантанасында һәр бала актив катнашты: программа җыр-бию, шигырь сөйләү, конкурслар белән үрелеп барды. Универсиада уеннары булачак спорт корылмаларын искә төшереп, презентация конкурсы узды. Көннең икенче яртысында теннис ярышы һәм "Иң зирәк бала” – брейн-ринг уены үткәрелде. Линейкада укучыларга бүләкләр тапшырылды. -
3 көн - “Универсиада геройлары” 03.06.2013

3 көн "Универсиада геройлары" темасына багышланды. Көн иртәнге линейкадан, зарядкадан башланды. Балалар компьютер классында "Универсиада-2013" кә багышланган презентация ясадылар. Табигатьтә татар халык уеннарын: наза, биш парлы, йөзек салыш, Гөлбану уеннарын уйнау бигрәк күңелле булды. "Футбол йолдызлары” (пенальти шоу: 10-11 м арадан капкага туп кертү) ярышында "Иң яхшы капкачы” дип: Мазитов Айнур, Сафина Айсинә, Зиннатов Айзат, Гараева Илзира "Иң күп гол кертүче” дип: Рахматуллина Гөлия, Гомәрова Хания табылдылар. Скакалка сикерү буенча ярыш нәтиҗәләре: 1 урын – Исхакова Дания, 2 урын – Фаваризова Ралинә,3 урын – Яруллин Әлфис. "Иң озак кыршау әйләндерүче” Галиева Исламия, 1 урын. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.
-
2 көн - "Универсиада уен төрләре" 02.06.2013

Лагерьның икенче көне "Универсиада уен төрләре"темасына багышланды.Бу көнне балалар Универсиадада булачак уен төрләрен презентация һәм видеороликлар аша карап хәтерләрендә яңарттылар. Спорт төрләренә карата рәсем конкурсы узды. Спорт мәйданчыгында эстафета уеннары гөрләде. Укучыларның бер төркеме үзэшчән сәнгать белән шөгыльләнсә, икенчеләре табигатьтә туристлык серләренә төшенделәр.
-
1июнь-балаларны халыкара яклау көне. 01.06.2013
1 июнь көнне 6 (кл. җит.Галиева М.Р.) һәм 8( кл.җит. Хабирзянова Р.И.)класс укучылары катнашында Балаларны халыкара яклау көненә багышланган класс сәгате үтте. Укучылар бу көннең килеп чыгу тарихы һәм символлары белән таныштылар. Бала хокуклары конвенциясенең пунктларын искә төшереп үттеләр.











