Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Агыйдел" чыгышыннан тәэсирләр
24.10.2013
Без Шекше урта мәктәбе укучылары, хореография җитәкчесе Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә 23 октябрь көнне Саба мәдәният йортында Актаныш районы "Агыйдел" бию ансамбленең үзенчәлекле чыгышын, ике сәгать буе тын да алмый карадык. Бу тамаша безгә бик ошады. Биюләр, җырлар, костюмнар күз явын алырлык иде. Шушы концертны укучыларга һәм мәктәпләрдәге хореография укытучыларына күрсәтү мөмкинлеге тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"3 кыз" әкияте 24.10.2013

23 октябрь көнне 4 сыйныфларда этика фәненнән яхшылык һәм явызлык темасы буенча "3 кыз" әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде (укытучы Хабирзянова Р.И.). Шушы әкият аша балалар тискәре һәм уңай геройларны аера белергә өйрәнделәр, балаларда шәфкатьлелек, өлкәннәрне хөрмәтләү, кешеләр белән әдәпле аралаша белү кебек матур сыйфатлар тәрбияләнде.
-
Олимпиадаларның мәктәп турлары бара 22.10.2013

Бүген әлеге олимпиада татар теле буенча үткәрелде. Дәресләрдән соң булган әлеге белемнәрне сынау чарасында 8-11 сыйныфтан тел сөючеләр катнашты.
-
Зур җиңүе белән котлыйбыз! 22.10.2013

16 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында I Республикакүләм балалар хор коллективлары конкурсы буенча мастер класслар күрсәтү, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булып узды. Безнең Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Хыял” балалар хор коллективына исә III дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды һәм аларның чыгышы янәдән мактауларга күмелде. Хор җитәкчесе Марина Равилевнаны һәм укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Китапларны саклыйк!" 19.10.2013

Бүген мәктәптә, китапханәче җитәкчелегендә, уку секторы Мирзагалямова Диләрә һәм Габдулхакова Айгөл дәреслекләрнең тотылышын тикшерү буенча "Китапларны саклыйк!"рейды үткәрделәр.
-
Семинар в КФУ
18.10.2013
17 октября 2013 года в Казанском (Приволжском) федеральном университете состоялся семинар, в ходе которого были проведены итоги реализации программ повышения квалификации в сфере русского языка как неродного. В работе семинара принимали участие и преподаватели-практики из Казани, Москвы, Башкирии и других регионов. На этом семинаре принимала участие наша учительница русского языка и литературы Габдулхакова М.Р. Семинар закончился вручением свидетельства о прохождении квалификации.
-
Көзге муллык 18.10.2013

Бәйрәм итеп көтеп алдык без,
Җимеш ае, муллык ае бу,
Келәтләргә тула саргылт төс-
Безнең шатлык, безнең баю бу.
1 сыйныфлар күргәзмәсеннән.
-
Корбан ашы 18.10.2013

Авылыбызның имам хатибы Сәүбән абый катнашында Корбан ашы үткәрелде. Балалар Сәүбән абыйның вәгазьләрен, аятьләрен тыңладылар. Аннан соң корбан итеннән авыз иттеләр.
-
"Китап киңәшчең синең..." 17.10.2013

2 класс укучылары (кл. җит. Гыйбадуллина Р.Х.) "Мәктәп китапханәсе" айлыгы кысаларында китапханәдә булдылар. Китапханәче аларны "Китап киңәшчең синең..." күргәзмәсе белән таныштырды һәм картотека белән эш итү алымнарын өйрәтте.
-
Без тәҗрибәләр үткәрәбез 17.10.2013

3 класс укучылары "Әйләнә -тирә дөнья" дәресендә ( укытучы Ханнанова А.С) лаборатор җиһазлардан бик кызыксынып файдаланалар, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр.











