Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Имин тәгәрмәч 06.05.2014

6 май көнне Саба гимназиясендә үткәрелгән "Имин тәгәрмәч" конкурсында Шекше мәктәбенең 4 класс укучылары-Фаваризова Р., Гараева И, Зәйниев Ә., Яруллин Ә. ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә катнашып, 2 урынны яуладылар. Грамота һәм фотоаппарат белән бүләкләнделәр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Парламент дәресләре 30.04.2014

Мәктәптә "Без бергә" исеме астында класс сәгатьләре үтте. Аның максаты-балаларга Кырымның Русия белән берләшүен аңлату. Класс сәгатьләренә авыл җирлеге рәисе булып эшләп, лаеклы ялга чыкккан, хәзерге вакытта ветераннар советы рәисе вазифасын башкаручы Гыйбадуллин Фоат Кәбир улы чакырылды. Ул үзенең Кырымда булган вакыттагы хәтирәләре белән уртаклашты, истәлек фотоларын күрсәтте, укучыларга изге теләкләрен җиткерде.
-
Өмәдә 30.04.2014

Әйләнә-тирәбезне чиста тоту-һәркемнең изге бурычы. Шуны истә тотып, бүген мәктәп территриясендә дәресләрән соң җыештыру эшләре башкарылды.
-
Район балалар думасының чираттагы утырышы 28.04.2014

28 нче апрель көнне Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Сессиянең көн тәртибе буенча көннең беренче өлешендә Район балалар думасы спикеры Гөлнәзирә Газизованың икенче ярты еллыкка отчёты тыңланылды. Икенче өлешендә Шекше урта мәктәбе активисты Айгөл Габдулхакова “Лидер года-2014” тә катнашу тәэсирләре белән уртаклашты. Утырыш дәвамында комитет җитәкчеләре һәм ярдәмчеләре сайланылды. Көннең дүртенче өлешендә 9 майга багышланган рәсемнәр ясалды һәм Дума утырышы флеш-моб биюе белән тәмамланды.
-
Йөзү дәресләре 28.04.2014

24 апрель көнне укучылар "Саба" бассейнына физкультурадан йөзү дәресләренә бардылар. Укучылар йөзү алымнарын өйрәнделәр һәм нормативлар тапшырдылар.
-
Бадминтон чемпионаты 28.04.2014

25 апрель көнне мәктәбебезнең 3 укучысы Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатын тамаша кылып кайтты.
-
Г.Тукайга 128 ел 26.04.2014

1. 26 апрель-татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелде. Мәктәп сәхнәсендә “ Тукай – безнең күңелләрдә” дигән күргәзмә эшләде. Анда шагыйрь турында күп мәгълүматлар алырга, Тукай музейларына сәяхәт итәргә, укучыларның иллюстрацияләрен күрергә була. Ә атналыкның иң күңелле мизгеле, әлбәттә, Шигырь бәйрәме. Ул көнне бездә “ачык микрофон” эшли. Күңелендә шигырь уты уянган һәркем чыгыш ясый ала. Әлеге чараны Диләрә һәм Айнур (Былтыр) башлап җибәрде. Кичәдә 20 дән артык укучы чыгыш ясады. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Чарада катнашкан һәр укучы истәлек бүләк алды.
-
Фаҗигаләр кабатланмасын!!! 26.04.2014

25 апрель көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. Чернобыль фаҗигасен искә алып, презентация ярдәме белән укучыларга чыгыш ясады. Шулай ук "Маяк" һаләкәтен торгызу эшләрендә катнашкан Сәрдә авылында яшәүче Шигабиев Әхтәмҗан абый турында "Игътибарлы бул!" тимурчылар отряды укучылары төшергән видеоязма белән таныштылар.
-
Конференциядә 25.04.2014

-
"Сәләтле балачак -өметле киләчәк" 25.04.2014

23 апрель көнне Шекше гомумбелем бирү мәктәбендә эшләп килүче “Кәләпүш” бию төркеме халык биюләре наминациясендә “Татарстан гөле” биюе белән катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар . Алдагы конкурсларда да актив катнашуларын һәм уңышларга ирешүләрен теләп калабыз .











