Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
18 көн-математиклар көне 21.06.2014

Лагерьның 18 нче көне "Математиклар" көне дип аталды. Шушы көнгә багышланган "Крестики-нолики" иҗади- интеллектуаль уены, "Математика илендә" һәм "Кем тизрәк: синме, минме?" чаралары үтте.
-
Легерьда-17 нче көн 20.06.2014

Лагерь гадәттәгечә күңелле музыкага зарядка ясаудан башланды. Көндәлек план нигезендә чаралар үтте. Табигатьтә спорт уеннары гөрләде. Төшке аштан соң узган "Көйне таны" уенында балалар актив катнаштылар.
-
"Кыңгырау" лагереның 16 нчы көне 19.06.2014

"Кыңгырау" лагере эшен дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Чөнки барлык шартлар да тудырылган: тәмле ашау, күңелле, файдалы уеннар, яхшы тәрбиячеләр... Бүгенге көндә дә төрледән-төрле чаралар узды. Мәсәлән, сәламәтлек көне уңаеннан җанлы әңгәмә һәм рәсем конкурсында, "Форд Боярд" һәм "Джунгли чакыра" уеннарында балалар чын күңелдән катнаштылар. Көн ахырында бер генә бала да бүләксез калмады.
-
Лагерь гөрли 18.06.2014

Көн "Без булдырабыз!" девизы белән башланып китте. Иртәнге зарядкалар ясалып, ашлар ашагач, "Торнадо" төркеме гитара кылларына кушылып җыр сузды. Шул ук вакытта баш миенә физкультминутка максатыннан "Чупа-чупс"лыларга төрле ребуслар, башваткычлар да чишү оештырылды. "Тапкыр абый бездә кунакта" чарасы вакытында балаларның тапкырлыклары сыналды.
-
Лагерьның 14 нче көне 17.06.2014

14 нче көн - "Мин мөселман баласы" темасына багышланды. Иртәнге аштан соң "Иманлы бала нинди була?" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән көн дәвам итте. Авылыбыз мәчетендә булып, вәгазь тыңлау да балаларга файдалы булды. Алар анда шулай ук тәһарәт алу, намаз уку тәртибе белән таныштылар. Тәрбияче Ханнанова А.С. кызларга яулык ябарга өйрәтте.
-
"Кыңгырау" лагереның 13 нче көне 16.06.2014

Лагерьның бүгенге көне балалар күңеленә "Нарат" боз сараена бару хатирәләре белән кереп калды. Чөнки җәй уртасында боз өстендә тимераякта шуу әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә.
-
"Кыңгырау" лагереның 12 нче көне 14.06.2014

Лагерьның 12 нче көне зарядка белән башланды. Иртәнге аштан соң "Туган ягым-яшел бишек" рәсем конкурсы һәм КВН башланып китте. Балаларның иҗади рәсемнәре бик матур килеп чыкты. "Тапкырларга-табышмак" кичәсендә һәрберсе зиһеннәрен эшләтеп җавап бирделәр. "Гиннес рекордлар" конкурсында "иң матур көлү", "Иң зур табан", "Иң зур борын", "Иң зур барак"лар ачыкланды. Күңелле эстафета уеннары белән көн тәмамланды.
-
Лагерь дәвам итә 13.06.2014

Лагерьның бу көнен балалар зур түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки бүген "Саба" бассейнына бару көне иде. Икенче иртәнге аштан соң алар шунда юнәлде. Г.Тукайның "Су анасы" шигырендәгечә "чәчрәтәм, уныйм, чумам, башым белән суны сөзәм" дип алар рәхәтләнеп су коендылар. Көн дәвамында үткән "Инглиз һәм татар йолалары" турында виртуаль сәяхәттә, "Без - бергә!" плакат конкурсында актив катнаштылар.
-
10 нчы көн 12.06.2014

12 июнь егерменче тапкыр меңъеллык тарихлы, бай мираслы Россия көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан "Кыңгырау" сәламәтләдерү лагеренда көн Россия гимнын тыңлау, башкару белән башланды. Дәүләс символларын искә төшереп, презедент белән якыннанрак танышу максатыннан презентация карадылар.Шулай ук "Гүзәл башкалам буйлап.." он-лайн сәяхәт тә балаларга кызыклы булды. Милли биюләр, уеннар белән көннең үткәне сизелмәде дә. Математика елы уңаеннан математик КВНда көч сынаштылар.
-
"Кыңгырау" лагереның 9 нчы көне 11.06.2014

Легерьның 9 нчы көне "Мин әкият яратам" дип аталды. Иртәнге линейка, зарядкадан соң балалар "Су анасы" һәм "Шүрәле" әкиятләрен заманча сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аларның әкиятләре бик оста килеп чыкты. Табигатьтә уйналган "Шәвәли хикмәтләре" күңелле эстафета уеннары да аларга бик кызык булды. Көн файдалы үтте.











