Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2014

1 октябрь - өлкәннәр көне. Бу көнне безнең мәктәбебездә дә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, пешекчеләрне без мәктәпкә кунакка чакырдык. 4 нче, 5 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Ханнанова А.С., Корбанова Л.Т., Фаваризова Р.Т.) бик матур концерт куйдылар. Килгән кунакларыбыз бик шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
-
"Кабак бәйрәме" нә 10 ел 27.09.2014

Район күләмендә үткәрелүче "Кабак бәйрәме"нә быел 10 ел. Әлеге бәйрәмгә укучылар, укытучылар ныклы әзерлек белән катнашты. Кабак турында иң матур рәсем конкурсында укытучыбыз Гарипова Алсу Рәшитовнаның эше 1 урынга лаек булды.
-
Надо жить честно!
24.09.2014
"Надо жить честно!" конкурсының район турына 4 класс укучысы Мубараков Илнур һәм 8 класс укучысы Ахметшина Зәлиянең эшләре тәкъдим ителде.
-
"Минем яраткан укытучым" конкурсы 23.09.2014

Мәктәбебездә "Минем яраткан укытучым" рәсем конкурсы булып узды. 8 класс укучысы (уртанчылар төркемендә) Ахметшина Зәлиянең эше район турына җибәрелде.
-
"Минем яраткан укытучым" конкурсы 23.09.2014

"Минем яраткан укытучым" рәсем конкурсында 3 класс укучысы Сафина Алинәнең эше район турына җибәрелде.
-
Милләтләр кроссы 20.09.2014

Ел саен үткәрелеп килә торган "Милләтләр кроссы"нда мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бердәм катнашты. Укучылар арасында 1-3 нче урыннар билгеләнде. Башлангыч сыйныфларда :I- Хаертдинов Р., Исхакова Д.,II- Мубараков И., Хусаенова Э.,III- Мингазова А. 5-6 нчы сыйныфларда: I- Галимов А., Фаваризова Р.,II- Зайниев А,, Гилязетдинова Э., III- Галимуллин Б., Хафизова З., 7-11 нче сыйныфларда:I- Ибрагимов Ф., Гумерова Х.,II- Габидуллин Р., Сайфетдинова Г.,III- Галимов И., Маметова Р. Котлыйбыз ,Сезне!
-
" Нәни эзтабар" 15.09.2014

15 нче сентябрь- Татарстан Варислары Берлеге туган көне уңаеннан Шекше гомумбелем бирү мәктәбендә 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына алу тантанасы үтте. Укучылар "Күңелле паровоз" га утырып төрле тукталышларда белемнәрен сынап, Эзтабарлар иленә барып җиттеләр. Аларга тантаналы рәвештә галстуклар тагылды. Укучылар эзтабар кагыйдәләрен тырышып үтәргә, һәрвакыт намуслы, акыллы булырга ант иттеләр.
-
Без Варисың синең, Татарстан! 15.09.2014

Бүген 15 нче сентябрь- ТВБ туган көне. Шекше урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф укучыларын Варислар сафына алу уңаеннан җыен үтте. Укучылар варисларның символлары, флаг төсләре белән ташыштылар. Варис кагыйдәләрен төгәл үтәргә ант иттеләр. Бәйрәм җырлар, төрле уеннар белән үрелеп барды. Укучыларга тантаналы төстә галстуклар тагылды.
-
Финанс грамоталылыгы көне 05.09.2014

"Финанс грамоталылыгы көне" уңаеннан Россия Федерациясе Саба һәм Теләче районнары буенча пенсия фонды идарәсенең пенсия билгеләү һәм түләү бүлеге начальнигы Нуриллина Наҗия Рашидовна һәм әйдәп баручы специалист - эксперт Билалова Халидә Сальмановналар мәктәбебездә булып, укучыларга "День финансовой грамотности в учебных заведениях" темасына чыгыш ясадылар. Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
"Без террорчылыкка каршы" 03.09.2014

Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр. Шушы трагедияне искә алу максатыннан тарих укытучысы Хабирзянова Р.И.на Беслан вакыйгаларының килеп чыгуын, фаҗигале хәлләрне сөйләде.











