Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Соңгы кыңгырау-2014 24.05.2014

Хуш, мәктәбем, синдә үткәрелгән
Гамьсез, ләкин рәхәт балачак.
Гомеремнең иң-иң күңелле
Мизгелләре булып калачак.
Мәктәбебездә бүген соңгы кыңгырау яңгырады. Быел 11 классны 3, 9 классны 10 укучы тәмамлаячак. Аларны котларга районнан кунаклар, әти-әниләр, беренче укытучылары килгән иде. Чыгышлар җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды һәм кичә бик күңелле үтте. Хәерле юллар сезгә, укучылар!
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 21.05.2014

Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында укучыларыбыз катнашып торалар. Менә бүген дә, ягъни 21 май көнне 2003-2004 нче елгы укучылар арасында узучы футбол ярышында укучыларыбыз матур уен күрсәттеләр.
-
Ярышта 20.05.2014

Мәктәбебезнең 5-11 класс укучыларыннан төзелгән команда физкультура укытучылары Ханнанов Р.Ф һәм Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә җәйге спартакиадада катнашып, көч сынашып кайттылар.
-
Гаилә көне
16.05.2014
15 май-гаилә көне уңаеннан мәктәбебездә күптөрле чаралар үкәрелде. "Гаилә гомер бишеге" класс сәгате(4кл), "Минем гаиләм" түгәрәк өстәл (3кл), "Гаилә-бәхет ачкычы" әңгәмә(2 кл), "Гаилә-минем тормышымда" эшлекле уен(8 кл). Бу чаралар аша укытучылар бала тәрбияләүдә төп нигез-гаилә тәрбиясе икәнен җиткерделәр. Шулай ук укучылар гаилә альбомнарын тәкъдим иттеләр, "Гаилә герб"ларын төзеделәр.
-
Кыяр өлгергән чак 15.05.2014

Мәктәп теплицасында шаулап-гөрләп кыяр өлгергән вакыт. Витаминга бай кыяр белән мәктәп ашханәсендә укучыларыбыз да сыйлана.
-
Мәктәп бакчасында 13.05.2014

"Язның бер көне-ел туйдыра" дигән мәкальгә тугры калып, мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән күп эшләр башкарылды: кишер, чөгендер, суган утыртылды, теплицада кәлшәләр күчерелде.
-
Район слетында
12.05.2014
12 май көнне Шекше урта мәктәбенең "Кыңгырау" варислар берлеге членнары Габделхакова Г.Р. җитәкчелегендә район слетында катнашып, иптәшләре белән аралашып, күңелле ял итеп кайттылар. Ел буе башкарылган эш нәтиҗәләре буенча укучыларыбыз түбәндәгечә бүләкләнделәр:
- Район чараларында актив катнашканы өчен педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р. грамота;
- "Барабаны играют сбор" район конкурс-фестиваленең компьютер презентациясе номинациясендә педагог-оештыручы Габделхакова Г.Р 2 урын, грамота;
- "Туган як серләре" конкурсында актив катнашкан 2 класс укучысы Зәйниева Рәзинә(җит. Гибадуллина Р.Х.), грамота;
- "Туган як серләре" конкурсында3 урын алган 8 класс укучсысы Габделхакова Айгөл (җит. Габделхакова Г.Р.), грамота;
- 2013-14 уку елында республикакүләм чараларда актив катнашканы өчен 8 класс укучсысы Габделхакова Айгөл, Рәхмәт хаты.
-
Җиңү даны-мәңгелек. 08.05.2014

Менә тагын җиргә Җиңү язы килде. Инде 69 тапкыр илебез 9 май - халыкның тиңдәшсез батырлыгы белән яулап алынган Җиңү көнен бәйрәм итә. 8 май көнне авылыбыз халкы, Шекше авыл җирлеге, авыл мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм мәктәп коллетивы сугыш ветераннарын искә алырга, тыл ветераннарын котларга авылыбыз уртасындагы билгесез солдат һәйкәле янына җыелды.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" 07.05.2014

Үсеп килүче яшь буынның иҗади эшчәнлеген формалаштыру һәм активлаштыру, сәнгать чаралары ярдәмендә әхлакый һәм сәнгати-эстетик тәрбия бирү, традицияләрне үстерү, сәнгать өлкәсендә талантлы балаларны ачыклау һәм күтәрү максаты белән үткәрелгән XIV Районкүләм "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" балалар иҗаты фестивалендә Шекше урта мәктәбе дә ел саен актив катнаша. Быелгы "Вокал" номинациясендә 4 класс укучысы Фаваризова Р. 1 урын, "Тылсымлы энә" номинациясендә 10 класс укучысы Халиуллина Н. 2 урын, "Рәсем" номинациясендә 7 класс укучысы Ахметшина З. 2 урын яуладылар. Укучыларга яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 07.05.2014

"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсының "Остаз" номинациясендә "Яшь дизайнер" түгәрәге җитәкчесе Гарипова А.Р. 1 урын, хореография номинациясендә Фаваризова Р.Т. призер булдылар. Укытучыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар телибез.











