Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк." 20.10.2014

"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" девизы белән 20 октябрь көнне 8 класс укучылары (класс җитәкчесе Фаваризова Р.Т) тәрбия сәгатендә авыл музеенда булдылар. Музей турында авыл китапханәчесе Сафина Н.Р укучыларга бик күп мәгълүмат җиткерде.
-
"КЭС Баскет" ярышларының зона этабы 16.10.2014

16 октябрь көнне Шәмәрдән лицеенда "КЭС Баскет" ярышларының зона этабы үтте. Безнең мәктәпнең кызлар командасы 2 нче урынны яулады.
-
Ата-аналар җыелышы 15.10.2014

-
Хәтер көне 15.10.2014

Мәктәпләрдә "Хәтер көне" уздыру күркәм традициягә әйләнде. 15 октябрьдә мәктәбебездә бу көн билгеләп үтелде. Укучылар Казанда 1552 елда Казан ханлыгының Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан басып алынуын искә алдылар, халкыбызның фаҗигале үткәнен онытмаска сүз бирделәр.
-
Китапханәдә 13.10.2014

3 класс укучыларының бүгенге класс сәгатьләре мәктәп китапханәсендә үтте. Укучылар класс җитәкчеләре Гибадуллина Р.Х. һәм китапханәче Махмутова Г.М. ның "Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең" темасына чыгышларын тыңладылар, "Китапханә һәм син" анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Без -Республика ярминкәсендә! 11.10.2014

11 октябрь көнне Казан шәһәрендә мәгариф оешмаларының республикакүләм ярминкәсе булып үтте. Мәктәп коллективы ярминкәдә актив катнашты.
-
Казанда - Спартакиадада 11.10.2014

10 нчы октябрь көнне физик тәрбия укытучыбыз Ханнанов Рамиль Фәнис улы район командасы составында Татарстан укытучыларының Казан шәһәрендә узган җәйге спартакиадасында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Рамил Фәнисовичны чын күңелдән котлыйбыз!
-
ГТО нормалары 07.10.2014

ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р 2,3 классларда " ГТО нормаларының әһәмияте" темасына класс сәгате үткәрде.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез! 06.10.2014

Бүген мәктәбебездә укучылар укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр.
-
Районда Укытучылар көне тантанасы 03.10.2014

3нче октябрь көнне районыбыз мәдәният йортында Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Район Башкарма комитеты башлыгы Р.М.Гасимов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап, Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Ә безнең мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабирзянова Рузилә Илгиз кызы мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле, намуслы эшчәнлеге өчен район мәгариф идарәсенең Мактау кәгазенә лаек булды.











