Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
25.07.2014

Җыелган карлыганннан кыш көне мәктәп ашханәсендә укучыларга ашату өчен кайнатма әзерләнә.
-
Карлыганнар өлгерде! 24.07.2014

Мәктәп бакчасында карлыганнар өлгерде. Карлыган җыюда Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучысы Галимов Динар, Габидуллин Ришат, 7нчы сыйныф укучысы Ахметшина Зәлия, Ибрагимов Фаиль бик тырышып эшлиләр.
-
Гөлчәчәкләргә күмелсен мәктәп- белем йортыбыз. 23.07.2014

-
"Сәләт-Саба" лагерында шахмат ярышы 17.07.2014

Шекше урта мәктәбе укучысы Ахметшина Зәлия Биләрдә оештырылган "Сәләт - Саба" лагерында үткәрелгән шахмат команда ярышында катнашты. Саба командасы I урынга лаек булды. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Бүген "Сәләт-Саба" аланының ачылыш тантанасы үтте 04.07.2014

"Сәләт-Саба" аланында ял итүче Ахметшина Зәлиянең яллары күңелле үтүен телибез!
-
Җәйге чорда эшкә урнашу. 02.07.2014

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү,буш вакытларын файдалы итеп уздыру максатларыннан җәйге каникул чорында 14 яше тулган 21 укучы эшкә урнаштырылды. 2 укучы Сәрдә һәм Шекше авылы клубларында, 2 укучы Шекше "Акчарлак", 1 укучы Сәрдә ясле-бакчасында, 4 укучы Шекше урта мәктәбендә, 12 укучы август аенда ООО "Алтын-Саба" җәмгыятендә хезмәт куячак.
-
Чыгарылыш-2014 26.06.2014

25 июнь көнне мәктәбебездә 9 һәм 11 класс укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Чыгарылыш класс укучыларына укытучылар, әти-әниләр изге теләкләрен ирештерделәр. Ә укучылар үз чиратларында аларга булган рәхмәт һәм ихтирам хисләрен шигъри юллар, матур җырлар аша җиткерделәр.
-
Лагерьның соңгы көне 24.06.2014

Бүген лагерьның соңгы көнендә "Сабантуй" уеныннары оештырылды. Иң беренче милли уен көрәштә малайлар көч сынашты. Батыр Зәйниев Әмир булды. Баудан әйбер кисү, чүлмәк вату, балык тоту, кашык белән су ташу, кашык белән йомырка кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү уеннарында һәрбер бала катнашып, бүләкләр алдылар. Лагерьны ябу тантанасында гитарага кушылып күмәк җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Лагерьда 20 нче көн 23.06.2014

Вакыт сизелми дә үтә, лагерьның соңгы көннәре якынлаша. Сау-сәламәт, шат күңелле балалар авазыннан лагерь шаулап тора. Бүгенге "Экология" көнендә алар авылыбызның "Саимә", "Дөләш" чишмәләрендә булып, "Чишмәләрне саклыйк!" акциясе кысаларында чишмәләрне чистарттылар. "Веселый поезд" уенында 4 командага бүленеп, станцияләр буенча хәрәкәт итеп, төрле юнәлештәге мәсьәләләр чиштеләр. "Тәмле сүзләр урамы" презентациясе аша җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Көн имин, файдалы һәм күңелле узды.
-
Хәтер һәм искә алу көне 22.06.2014

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шул уңайдан "Кыңгырау" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар авылыбыз уртасындагы "Билгесез солдат" һәйкәленә бардылар. Анда Шекше авыл җирлеге башлыгы Хайртдинов Р.Р. чыгышын тыңладылар, сугыш каһаманнарына багышлап шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр һәм венок салынды.
Көн дәвамында ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, "Имин тәгәрмәч" чарасы, Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Мин Татарстанлы" викторинасы үткәрделәр.











