Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәдәни көндәлек белән танышу 12.11.2014

12 нче ноябрь көнне авыл китапханәчесе Сафина Н. 1 нче сыйныф укучыларын мәдәни көндәлек белән сөендерде.Укучылар бу көндәлекне бик сөенеп кабул иттеләр, әти-әниләре белән кино- театр, музейларга баруларын сөйләделәр.
-
Икшермә кадет мәктәбендә авиатренажерда экскурсиядә 07.11.2014

7 ноябрь көнне мәктәбебез укучылары Амиров Ф.М. һәм Зиннатова Э.Ш. җитәкчелегендә Икшермә кадет мәктәбендә авиатренажерда экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар чын очучы белән очраштылар, тирда, автокласста булдылар. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Быстрее, выше, сильнее! 07.11.2014

Каникул вакытында район балалар иҗат үзәгендә "Быстрее, выше, сильнее!" дип исемләнгән уеннар үтте.Анда Шекше мәктәбе укучылары да катнашты. Уеннар күңелле һәм кызык итеп оештырылган. Күбрәк үткәрелсен иде мондый чаралар дигән теләктә калабыз.
-
Укучылар арасында сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды 05.11.2014

5 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә район укучылары арасында “Сәләхият” дип исемләнгән сәнгатьле сөйләм бәйгесе узды. Конкурсның төп маскаты булып укучылар арасында проза яки поэзия жанрында язылган әсәрләрне сөйләү осталыгын арттыру, талантлы укучыларны сәхнәгә күтәрү, әдәби иҗат юнәлешенең киңкырлы үсешенә игътибарны арттыру иде. Бәйгедә 9 класс укучысы Зиннатова Әдилә А.С. Пушкинның "Любовь одна..." (җитәкчесе Габдулхакова М.Р) һәм Фәнис Яруллиннын "Әкият кызы" (җитәкчесе Зәйнәгыева З.Ф) шигырьләрен сөйләп зурлар төркемендә "Поэзия" номинациясендә "Әкият кызы" 2 урын лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Кызыклы эстафета
05.11.2014
5 ноябрь көнне 1-4 класс укучылары арасында "Кызыклы эстафета" уеннары үтте. "Торнадо" һәм "Ураган" командалары үзара көч сынашты. Уен 7:7 исәбе белән тәмамланды. Барлык укучылар да уеннан кәнагать калды. Уенның җитәкчеләре башлангыч класс укытучылары ХаертдиноваС.Н, Гибадуллина Р.Х. һәм Физик тәрбия укытучысы Гатиятов Р.Р. чараны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Конкурска әзерләнәбез. 31.10.2014

Район күләмендә үткәреләчәк театр конкурсына безнең мәктәп укучылары да тырышып әзерләнә. Даими рәвештә кабатлаулар, декорация әзерләү эшләре алып барыла. Аларга бары тик уңышлар гына телибез.
-
Урок мужества 31.10.2014

Классный руководитель рассказала учащимся о подвиге нашего народа во время Великой Отечественной войны, также о боевых наградах наших ветеранов, о том, сколько человек из наших сел участвовало в войне, о подвигах наших дедов- героев.
-
"Джунглида көзге бал" 30.10.2014

30 октябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары "Джунглида көзге бал" дип исемләнгән тамашага җыелдылар. Педагог оештыручы Корбанова Л.Т. һәм 8, 9 сыйныф укучылары пароходка утырып Робинзон Крузны коткарырга джунглига юл тоттылар. Биредә аларны ерткыч һәм үлән ашаучы хайваннардан торган ике команда каршы алды. Укучылар ярышып төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан Робинзонны да алып узебезнең туган якка кайттылар. Укучыларга бары тик, Әфәрин -, дип кенә әйтергә кала.
-
Ата-аналар җыелышы. 30.10.2014

Бүген 30.10.14 көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр 1 чирек йомгаклары, ЕГЭ һәм ГИА да булган яңалыклар белән кызыксындылар. Җыелыш " Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында укытучы Гатиятов Р.Р. доклады белән дәвам итте.
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 30.10.2014












