Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Һәйкәл булып кайтты исемнәр 17.12.2011

17 нче декабрь көнне 3 нче сыйныфта “Һәйкәл булып кайтты исемнәр ” темасына тәрбия сәгате үтте. Укытучы Дәүләтова Гөлнара укучыларга якташ геройларыбыз , авылыбыз ветераннары турында сөйләде.
-
Каләмне корал итеп... 17.12.2011

17.12.2011 көнне 4 нче сыйныфта “Каләмне корал итеп...” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатендә татар халкының бөек улы герой шагыйрь Муса Җәлилнең Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы турында әңгәмә алып барылды. Тәкъдим ителгән презентация укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Уфада – Акмулла көннәре. 16.12.2011

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мухаметханова Г.М. Уфада VI Халыкара фәнни – практик конференциядә катнашты һәм чыгыш ясады. 640 катнашучыны үз эченә алган әлеге конференция Мифтахетдин Акмулланың тууына 180 ел тулуга багышланды.
М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында ясалган чыгыш җыентыкка кертелде. “Башкортстан укытучысы” журналы аша башкорт укытучылары өчен дә эш тәҗрибәсе таратылачак.
Уңышлар Сезгә!
-
Батырлар даны мәңгелек 16.12.2011

16 декабрь көнне 1 һәм 2 нче сыйныф укучылары катнашында
“Батырлар даны мәңгелек” темасы астында тәрбия сәгате үтте. Укучылар герой пионерлар һәм алар эшләгән батырлыклар белән таныштылар. Тәрбия сәгате “Җирдә беркайчан да сугыш булмасын!”-дигән нәтиҗә ясап тәмамланды. -
Батырларга мәңгелек дан! 14.12.2011

14.12.2011. Мөхәмәтханова Г.М. 8 нче сыйныф укучылары белән “Батырларга мәңгелек дан!” темасына класс сәгате уздырды. Анда “Хәтер” китабы белән таныштылар. Районнан чыккан сугыш геройлары турында чыгыш ясадылар.
-
“Якташ батырларның даны мәңгелек” дигән темага тәрбия сәгате үтте. 14.12.2011

14 декабрь көнне тугызынчы сыйныфта “Якташ батырларның даны мәңгелек” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Хәбибуллин З.Х., Баширов И.С., Закиров Г.З., Хаҗиев В.Х. батырлыгы турында сөйләнелде, алар белән бәйле истәлекләр яңартылды , фотографияләр каралды. Районыбызның Советлар Союзы Геройларын 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
-
Некрасовның тууына - 190 ел 13.12.2011

13 декабрь көнне 8 нче сыйныфта рус теле һәм әдәбияты укытучысы белән берлектә бөек рус шагыйре Н.А. Некрасовның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Я лиру посвятил народу своему...” дигән кичә үткәрелде. Укучылар тарафыннан Н.А.Некрасовның шигырьләре сөйләнелде.
-
9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы 10.12.2011

10 декабрь көнне алда торган сынау имтиханнары үткәрелү уңаеннан 9 нчы сыйныфта ата – аналар җыелышы үткәрелде. Анда сыйныф җитәкчесе Гыйльметдинова Д.Г. һәм мәктәпнең укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова М.Р. чыгышлары тыңланды.
-
ГИА га әзерлек 05.12.2011

05.12.2011. 9 нчы сыйныф укучылары белән татар теле укытучысы Мөхәмәтханова Г.М. "Компрессия алымы кулланып, изложение язу" дигән темага индивидуаль консультация үткәрелде. Укучылар презентация карадылар һәм үзара фикер алыштылар. Үрнәк изложениеләр тәкъдим ителде.
-
Олимпиада дәвам итә... 02.12.2011

02.12.2011. География фәне буенча уздырылган олимпиада уңышлары: Киямов Б. (9 нчы класс укучысы) - 2 урын, Гильманов И. (7 нче класс укучысы) - 3 урын. Уңышлар сезгә!









