Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Баскетбол ярышлары 08.02.2012

-
Утар балалар йортында 08.02.2012

08.02.2012. Изге ният белән,табигать тарафыннан кимсетелгән балаларның күңелләрен күтәрү максатыннан,концерт номерлары әзерләп хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар Утар балалар йортында булып кайттылар. Биредә тәрбияләнүче балалар аларның һәр номерын көчле алкышларга күмделәр. Биредәге балаларның бер-берсенә игътирамлы, мәрхәмәтле булуларына сокланып кайттылар. Алар безнең кабат килүне сорадылар, ә без, үз чиратыбызда, язга чыккач килергә ниятләдек.
-
Баскетбол ярышлары 07.02.2012

7 нче февраль көнне хәрби- патриотик һәм спорт айлыгы кысаларында егетләр арасында баскетбол ярышы булып узды. Ярышта I рота егетләре җиңү яулады.
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Галинур абыйда кунакта 07.02.2012

07.02.2012. Авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның саны көннән - көн кими.Бүгенгесе көндә бер генә ветераныбыз Галинур абый гына исән- сау яшәп ята. Мөхәмәтгалиева С.Л. бер төркем укучылар белән Галинур абый янында булып кайттылар. Балалар килгәнгә ул бик сөенде,сугыш елларын кабат искә төшерде һәм яшьли яраткан җырларын җырлап күрсәтте. Балалар ветеран янында сыйланып, чын кунак булып кайттылар. Галинур абыйга саулык- сәламәтлек, озын гомер телибез.
-
Сөмбелгә беренче урын! 07.02.2012

09.02.2012.Озынайтылган көн группасына йөрүче укучылар арасында кроссвордлар төзү конкурсы булып узды.Мәктәбебездән 4 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Сөмбел әлеге конкурста катнашып, район буенча беренче урынга лаек булды. Рәхмәт сидңа, Сөмбел!
-
Альмира - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе. 06.02.2012

06.02.2012. 9 нчы сыйныф укучысы Давлетова Альмира (җитәкчесе Мухаметханова Г.М.) Иркутск өлкәсе Ангарск шәһәрендә уздырылган "Россия халыклары фольклоры"Бөтенроссия экологик конкурсында актив катнашкан өчен Сертификат һәм "Үз туган милли телендә язылган иң яхшы эш" номинациясендә җиңгән өчен Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.
Уңышлар сиңа, Альмира !
-
Регионара фән олимпиадасында. 05.02.2012

05.02.2012. Рус теле буенча Регионара фән олимпиадасының Интернет - турында уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән 10 нчы сыйныф укучысы Хасанова Руфия һәм 11 нче сыйныф укучысы Рәхимова Ләйсән (укытучылары Харисова Г.М.) Казан (Идел буе)Федераль Университетында 2нче турда катнаштылар. Уңышлар сезгә!
-
"Тургай" приютында концерт 02.02.2012

02.02.2012. Мәктәптә үткән хәйрия ярминкәсеннән кергән акчаның бер өлешенә, 30 балага уку кирәк-яраклары, күчтәнәчләр һәм концерт номерлары әзерләп "Хореография" түгәрәгенә йөрүчеләр белән "Тургай" балалар приютына бардык. Приютта тәрбияләнүчеләр балаларның концертын бик ошаттылар. Аеруча башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән "Шалкан" әкиятен яратып карадылар. Алар кабат безне чакырып калдылар.
-
Хәрби патриотик айлык
01.02.2012
Беренче февральдән мәктәптә хәрби патриотик тәрбия бирү айлыгы башланып китте. Айлык барышында укучылар арасында баскетбол,волейбол, чаңгы ярышы, бадминтон, пневматик мылтыктан ату, автомат сүтеп җыю,строй белән идарә итү, аҗаган кебек уеннар үткәреләчәк.
-
"Алтын балык" конкурсында җиңүләр. 28.01.2012

28.01.2012. "Алтын балык" ачык республика конкурс - күргәзмәсенең район сайлап алу туры узды. Әлеге конкурста 4 нче сыйныф укучысы Билалов Артурның эше "Рәсем һәм живопись" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Молодец, Артур !









