Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Республика олимпиадасында 21.01.2012

21.01.2012. 11 нче сыйныф укучысы Рәхимова Ләйсән информатика фәне буенча республика күләмендә олимпиадада катнаша. Уңышлар сиңа, Ләйсән!
-
Укучыларның "Раштуа укулары" 20.01.2012

20.01.2012. Укучыларның "Раштуа укулары" 10 нчы Республика фәнни - тикшеренү конференциясенә мәктәбебездән 2 эш җибәрелгән иде. Гыйльманов Илнурның (7 нче сыйныф укучысы) "Математика һәм экология", Хәсәнова Руфиянең (10 нчы сыйныф укучысы) "Татарстан һәм Бөекбританиянең географияләрен чагыштыру" темаларына Гыйльманова Р.Г., Мирасова А.И. җитәкчелегендә язылган фәнни эшләре I турны уңышлы үтеп, II турга чакырылдылар. Аларга иҗади уңышлар телибез.
-
Безнең уңышлар ! 20.01.2012

Казан федераль университеты үткәргән регионара фән олимпиадаларының интернет - турында уңышлы катнашкан һәм югары балларга ия булган укучыларыбыз II турга чакыру алдылар
-
Кеше китә – җыры кала … 19.01.2012

19.01.2012. Ш.З.Зиннуровны искә алу кичәсе узды. Анда укучылар аның тормыш юлы белән таныштылар.
-
Музей – бүлмәдә. 19.01.2012

19.01.2012. Башлангыч сыйныф укучылары музей – бүлмәдә булдылар. Музей җитәкчесе Г.М.Мухаметханова экспонатлар белән таныштырды, Ш.З.Зиннуровның тормыш юлын күз алдыннан кичерделәр
-
"Алтын балык" конкурсына әзерлек. 17.01.2012

17.01.2012. Республика күләмендә үтүче "Алтын балык" конкурсына башлангыч сыйныф укучылары ныклап әзерләнәләр. Булган осталыкларын эшкә җигеп, укучылар күләмле эшләр башкаралар.
-
Ура ! Укулар башланды ! 16.01.2012

16.01.2012. Кышкы каникулларда көч туплап укучылар мәктәпкә килделәр. Мәктәп сагындырган. Укучылар зур дәрт белән 3 чирекне башлап җибәрделәр. Уңышлар, сезгә!
-
"2012 нче елның иң яхшы китапханәчесе" конкурсы 16.01.2012

16.01.2012. "2012 нче елның иң яхшы китапханәчесе" конкурсы игълан ителгән иде. Мәктәбебез әлеге конкурска күләмле материал җибәрде. Исәбебез - призлы урынга чыгу !
-
Бадминтон ярышы. 14.01.2012

14.01.2012 көнне мәктәп балалары арасында бадминтон буенча район ярышы булып узды. Әлеге ярышта 7 нче сыйныф укучысы Гильманов И. 1 нче урынны яулады. Афәрин !
-
Чаңгы ярышы ! 12.01.2012

12.01.2012. Чаңгы шуарга яратучы укучылар өчен бүген зур бәйрәм. Бүген район беренчелегенә чаңгы ярышы уза. Мәктәбебез укучылары әлеге ярышка киттеләр. Уңышлар сезгә !









