Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Чаңгы ярышы 14.02.2012

-
Пневматик винтовкадан ату ярышы 13.02.2012

11 нче февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысаларында I нче һәм II нче рота егетләре һәм кызлары арасында пневматик винтовкадан ату ярышы узды. һәр ротадан 2 егет һәм кыз катнашты.
-
Волейбол ярышы 13.02.2012

9 нчы февраль көнне хәрби-патриотик һәм спорт айлыгы кысаларында роталар арасында волейбол ярышлары башланып китте.
-
Иҗат концерты 12.02.2012

12.02. 2012 көнне Сатыш авыл мәдәният йортында
“Хезмәтемдә юлдаш - җыр һәм бию,
-
"Лыжня России- 2012" 11.02.2012

11.02.2012. Сәламәтлекне ныгытуның бер төре - чаңгыда йөрү. Шуны истә тотып һәм иң оста чаңгычыларны ачыклау өчен ел саен "Лыжня России" үткәрелә.11 февраль көнне "Лыжня России- 2012" дип аталган чаңгы ярышы безнең мәктәптә дә булып үтте. Әлеге чарада укытучылар, укучылар һәм Сатыш авыл җирлеге хезмәткәрләре актив катнашты.
-
Эвакуация үтте. 10.02.2012

10.02.2012. Укучыларга хәрби - патриотик тәрбия бирү айлыгы буенча, мәктәп күләмендә укучыларның гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзләрен тотуларын тикшерү максатыннан, эвакуация булып узды. Укучылар тиешле вакытта эвакуацияләнеп беттеләр.
-
Рәсемнәр конкурсы 10.02.2012

10.02.2012.Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә шул теманы яктырта торган рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Конкурста 7-9 сыйныф укучылары актив катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
Ветеран белән очрашу. 09.02.2012

09.02.2012.
8 нче сыйныф укучылары(кл.җит. Мөхәмәтханова Г.М.) Аккүл-Бигәнәй авылында яшәүче ветеран Зәйнетдинов Габдулла абый белән очраштылар. 86 яшьлек Габдулла абый сугыш вакытындагы яшьлеге, 84 яшьлек Тәскирә апа үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.
-
Ресурс центрның чираттагы утырышы 09.02.2012

09.02.2012 нчы көнне физикадан бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү буенча ресурс центрның чираттагы утырышы булды. Укытучы Р.М.Рахимов "Бердәм дәүләт имтиханы мәсъләләрен чишү" темасына мастер- класс үткәрде. ИМЦ методисты Ә.М. Ибраһимова физика укытучыларын алда торган максат-бурычлар белән таныштырды. Семинар эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Семинарга килгән укытучылар Ш.З.Зиннуровның музей-бүлмәсендә булдылар, яраткан мөгаллимебезне кабат искә алдылар.
-
Альмира- җиңүче! 09.02.2012

09.02.2012. "Без бергә - бер ил ! " республика фестиваленең Балалар публикациясе конкурсында 9 нчы сыйныф укучысы Давлетова Альмира (җитәкчесе Мухаметханова Г.М.) 3 нче урынга лаек булды. Молодец, Альмира!









