Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
1 нче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет. 03.11.2011

3 ноябрь көнне мәктәбебездә педагогик совет утырышы булды. 1 нче чирек нәтиҗәләре белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Хасанова М.Р.таныштырды: 9 отличник, 45 ударник бар, өлгермәүче укучылар юк. Чирек дәвамында үткәрелгән чаралар белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахметшина Р.И. таныштырды.
-
"Ел класс җитәкчесе - 2011" 02.11.2011

02.11.2011 көнне "Ел класс җитәкчесе - 2011" бәйгесенең район туры булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәп туры җиңүчесе Дәүләтова Г.Г. катанашты. Бәйге күтәренке шартларда үтте.
-
Кызыклы викторина ! 31.10.2011

31.10.2011 көнне 5 класста Харисова Г.М. тарафыннан С.Т.Аксаковның тууына 220 ел тулу уңаеннан "Ал чәчәк" викторинасы булып узды. Викторинада укучылар дәрестә алган белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
Өмә узды ! 29.10.2011

29.10.2011 көнне дәресләрдән соң 2-11 нче сыйныфлар катнашында мәктәп янында җыештыру эшләре башкарылды. Укучылар тырышып эшләү нәтиҗәсендә, мәктәп яны ялт итеп калды ! Укучыларга рәхмәт !
-
“ Без яшәгән Җир” 28.10.2011

28 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында “ Без яшәгән Җир” темасына интеллектуаь уен үткәрелде. Габдрахманова Ә.Н. әзерләгән әлеге уенда укучыларыбыз табигать турында булган белемнәрен сынадылар: кошлар, гөмбәләр, җәнлекләр турында кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һәм халык сынамышларына нигезләнеп, табигатьне күзәтергә өйрәнделәр. Уен “Дуслык” командасының җиңүе белән тәмамланды.
-
“Тәгәри китте йомгагым” - брейн-ринг. 27.10.2011

-
Башлангыч сыйныф укучылары атналыгы 26.10.2011

24-29 октябрь кадәр мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы уза.
Максат: укучыларның әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, математика фәннәре буенча белемнәрен камилләштерү,
танып –белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерү; туган телебезгә һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү; эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү.
-
Математик КВН. 26.10.2011

-
Пожар куркынычсызлыгы буенча өйрәнү максатыннан эвакуация узды. 26.10.2011

-
"Тапкырларга – табышмак” кичәсе үтте. 25.10.2011










