Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Лесхоз бистәсендәге картлар йортында.
27.01.2012
27.01.2012. Хәйрия ярминкәсеннән кергән акчага укучылар күчтәнәчләр алып, концерт номерлары әзерләп Лесхоз бистәсендәге картлар йортында булып кайттылар. Анда тәрбияләнүче әби - бабайлар укучыларның чыгышларын яратып карадылар, күчтәнәчләр өчен зур рәхмәт җиткерделәр. Әлеге чара укучыларда өлкәннәргә карата игътирамлы булу хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итте.
-
"Раштуа укулары" нда җиңүләр.
27.01.2012
27.01.2012. Укучыларның "Раштуа укулары" 10 нчы Республика фәнни - тикшеренү конференциясенә мәктәбебездән 2 эш җибәрелгән иде. Гыйльманов Илнурның (7 нче сыйныф укучысы) "Математика һәм экология", Хәсәнова Руфиянең (10 нчы сыйныф укучысы) "Татарстан һәм Бөекбританиянең географияләрен чагыштыру" темаларына Гыйльманова Р.Г., Мирасова А.И. җитәкчелегендә язылган фәнни эшләре I турны уңышлы үтеп, II турга чакырылдылар.Гыйльманов Илнур уңышлы чыгыш ясап республика күләмендә 2 нче урынга лаек булды, ә Хәсәнова Руфия таныклыкка ия булды. Рәхмәт укучылар !
-
Хәйрия ярминкәсен йомгаклап. 26.01.2012

26.01.2012 көнне хәйрия ярминкәсен йомгаклап 11 нче сыйныф укучылары сату итте. Ярминкә гөрләп торды. Рәхмәт сезгә, укучылар !
-
КНИТУ укытучылары белән очрашу 26.01.2012

-
Химия елын йомгаклап 25.01.2012

25.01.2012 . 2011нче ел-химия елы буларак тарихта калды.Шул уңайдан Мөхәмәтгалиева С.Л. мәктәбебездә кешелекне борчыган экологик проблемаларны күтәргән кичә үткәрде.
Күңел тула, күздән яшьләр килә,
Пычратсалар елга, ярларны.
Чишмәләрне, инешләрне саклыйк,
Яратабыз без, дуслар, аларны.
-
Ярминкәләр дәвам итә. 24.01.2012

24.01.2012 көнне хәйрия ярминкәсен 6 нчы һәм 9 нчы сыйныфлар дәвам итте. Укучылар хезмәт дәресләрендә алган белемнәрен практикада сынадылар. Алар әзерләгән ризыкларны сатып алучылар бик ошаттылар. Рәхмәт сезгә !
-
"Кем булырга, нинди булырга ?" темасына класс сәгате. 24.01.2012

24.01.2012. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы һәр укучыны берничә сорау борчый: имтиханнарны уңышлы гына тапшыра алырмынмы? Унынчы сыйныфта укуны дәвам итәргәме? Әллә инде һөнәр сайларгамы? Шул уңайдан 9 нчы сыйныфта "Кем булырга, нинди булырга ?" темасына класс сәгате үтте.
-
Тукай елын йомгаклау кичәсе. 24.01.2012

24.01.2012. 2011 нче ел - Тукай елы буларак истә калды. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан, Тукай елын йомгаклап, Хәсәнова М.Р. "Тукай - безнең йөрәкләрдә" дигән кичә уздырды. Укучылар игътибарына презентация дә тәкъдим ителде.
-
Хәйрия ярминкәләре башланды. 23.01.2012

23.01.2012 көнне мәктәп күләмендә хәйрия ярминкәләре башланып китте. Бүген 5 һәм 7 нче сыйныф укучылары хезмәт дәресләрендә үзләре пешергән ризыклар белән сату иттеләр. Ярминкәләрдән кергән акча Лесхоз бистәсендәге картлар йортына, Утар балалар йортына, Икшермә балалар приютына ярдәм итү өчен тотылачак. Изге гамәлләрегез өчен рәхмәт, укучылар !
-
"Ел укытучысы - 2012" конкурсы 23.01.2012

23.01.2012. "Ел укытучысы - 2012" конкурсының мәктәп туры җиңүчесе итеп Мәрданов А.М. танылды. Альберт Мидхатович мәктәп данын яклап район турында катнашачак. Уңышлар сезгә !









