Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
5-8 нче сыйныфлар өчен Яңа ел тамашасы ! 04.01.2012

04.01.2012 көнне 12.00 сәгатьтә 5 - 8 нче сыйныфлар өчен Яңа ел тамашасы булып узды. Әлеге бәйрәм тамашасы түбәндәге программа нигезендә узды:
1. Сәхнәләштерелгән тамаша;
2. Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары;
3. Маскалар парады;
4. Концерт номерларына конкурслар;
5. Җырлы - биюле уеннар.
Бәйрәм тамашасы күтәренке рухта үтте ! Тамашаны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә мәктәп дирекциясе зур рәхмәт белдерә.
-
"Кояшкай" ял лагере ачылды ! 04.01.2012

04.01-10.01.2012 кадәр мәктәп яны "Кояшкай" ял лагеренда 20 укучы ял итә. Бүген - лагерьның беренче көне. Лагерьда укучылар күңелле ял иттеләр. Яңа ел тамашасын карадылар, Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алдылар. Лагерь эшчәнлеге шушындый рухта дәвам итәчәк !
-
"Нарат" Боз Сараенда ! 03.01.2012

03.01.2012 көнне 9 нчы сыйныф укучылары "Нарат" Боз Сараенда экскурсиядә булдылар. Укучылар ике сәгать дәвамында тимеракларда шудылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Әлеге экскурсиядән каникул буена җитәрлек көч һәм күңел күтәренкеле алып кайттылар.
-
Профсоюз елкасы ! 31.12.2011

31.12.2011 көнне мәктәптә Профсоюз елкасы гөрләп үтте. Елкага ветеран укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, ясле - бакча хезмәткәрләре һәм аларның балалары чакырылды. Бәйрәм тамашасы Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары, күңелле уеннар, җыр - биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнән барлык кунаклар канәгать калдылар.
-
Ура, каникуллар ! 31.12.2011

31.12.2011 - 14.01.2011 кадәр укучылар өчен кышкы каникуллар башланды. Укучылар каникул вакытында вакытларын файдалы үткәрергә җыена. 20 укучы мәктәп яны "Кояшкай" лагеренда ял итәчәк, 9, 11 нче сыйныф укучылары консультацияләргә йөриячәк, Яңа ел тамашаларында катнашачаклар. Каникулларыгыз күңелле үтсен !
-
“Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы” 31.12.2011

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Рахимов Р.М. һәм Мухаметханова Г.М. “Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы” конкурсында җиңү яуладылар. Алар грантка лаек булдылар.
-
Яңа ел белән ! 29.12.2011

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне якынлашып килүче Яңа 2012 нче ел белән тәбрик итә. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалар тәрбияләүдә зурдан – зур уңышлар тели.
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелегездә һәрчак шатлык булсын,
Яшәмәгез һич тә моңаеп.
-
Ләйсән – Дәүләт Советында. 20.12.2011

20.12.2011.
“Мин – бала ! Мин – гражданин !” темасына 11 нче сыйныф укучысы Рәхимова Ләйсән язган эссе район күләмендә 1 нче урын алды. Аның эше республикага узды. Ләйсән тагын биредә, җиңү яулады – республика күләмендә 3 нче урын алып, Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде (укытучысы Харисова Г.М.) ТР Югары Советына тантанага чакырылды.
Республика җитәкчеләре чыгышы, экскурсия, концерт һ.б. тантаналар күңелләрдә матур мизгелләр булып калыр.
Уңышлар телибез !
-
Укучылар белемнәрен сынадылар 17.12.2011

16, 17 декабрь көннәрендә 9нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математика фәннәреннән үзләренең белемнәрен сынадылар. Әле сынаулар алда да булачак, уңышлар сезгә, укучылар!
-
Хокук фәне атналыгы 17.12.2011

12-17 декабрьга кадәр мәктәп күләмендә хокук фәне атналыгы игълан ителде. Атналык уңаеннан укучылар “Кеше хокуклары” буенча рәсемнәр, иншалар, викториналар конкурсында катнаштылар. 16 декабрь көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марданова С.Х. “Син һәм синең хокукларың” дигән темага 5-7 классларда тәрбия чарасы үткәрде.









