Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Хореография түгәрәге эшчәнлеге 13.05.2014

11 нче сыйныф укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерлекләрен дәвам итәләр. Хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. белән берлектә егетләр һәм кызлар вальс биергә әзерләнәләр. Читтән карап торганда алар очып китәргә әзерләнгән пар аккошларны хәтерләтәләр. Тиздән алар да, шул аккошлардай, мәктәбебезне тәмамлап очып китәрләр.Уңышлар сезгә!
-
Варислар слеты 12.05.2014

Арташ урманында 12 нче май көнне балалар оешмаларының район слеты булып узды. Биредә ел дәвамында үткәрелгән район, республика конкурсларына нәтиҗә ясалды. Конкурсларда катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды. Милли бәйрәмебебез -Сабантуй мизгелләре дә мәйданда яңгыраш тапты. Мәктәбебезнең "Бәхетле балачак" бию коллективы чыгышы һәркемнең игътибарын яулады. Бәйрәм ахырында Дуслык учагы кабыздылар. Бәйрәм мизгелләре һәркемнең күңелендә матур истәлек булып калыр.
-
Янгыннан сак булыйк! 11.05.2014

Тиздән мәктәп яны "Кояшкай " ял лагеры эшли башлаячак. ОБЖ фәне укытучысы Ахметов А.Х. лагерьдә эшләүче уытучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча укулар үткәрде.
-
Тантаналы митинг 08.05.2014

-
Куркынычсыз тәгәрмәч - 2014
06.05.2014
-
Техник иҗат фестивале 06.05.2014

Бүген Саба балалар иҗат үзәге каршында оештырылган техник иҗат фестивалендә безнең мәктәп укучыларының эшләре дә урнаштырылды. 6 класс укучылары үзләре күргәзмә белән танышып кайттылар.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк"
06.05.2014
Сәләтле балачак – өметле киләчәк” иҗат фестивале дәвам итә. Мәктәбебезнең хореография өстәмә белем дәресләренә йөрүче укучыларыбыз да гала - концертта катнашып уңышлы чыгыш ясады . “ Бәхетле балачак” бию төркеменә иҗади уңышлар телибез!
-
"Сәләтле балачак -өметле киләчәк"
06.05.2014
5, 6 май көннәрендә Республикакүләм техник иҗат юнәлешендәге фестивальгә әзерләнү максатыннан һәм Сәләтле балачак-өметле киләчәк фестиваль конкурсының декоратив-гамәли, рәсем номинациясе күргәзмәләреоештырылды. Әлеге күргәзмәдә агач эшләре, автомоделирование, авиамоделирование, судомоделирование, авыл хуҗалыгы техникасы, робототехника номинациясендә эшләр тәкъдим ителде. Безнең мәктәптән техник иҗат түгәрәге җитәкчесе Марданов А.М. түгәрәккә йөрүче укучылар белән үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Көн дәвамында мастер-класслар күрсәтелде, экскурсияләр оештырылды. "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Ногманова Р.Р. эше I нче урынга лаек булды.
-
"Челтерәсен чишмәләр!"
05.05.2014
7 нче сыйныф җитәкчесе Тимергалиева Г.Ф. Укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан, авылдагы чишмәләрне чистартып кайттылар . Рәхмәт, укучылар!
-
Кырымга ярдәм акциясе
05.05.2014
Мәктәптә "Татарстан - Кырым балаларына" акциясе дәвам итә. Укучылар да, укытучылар да, әти - әниләр дә бу акциядә бик теләп катнаша. Әйдәгез, әлеге изге эштә катнашуны бергәләп дәвам итик!









