Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Лагерьда-математика атналыгы 09.06.2014

9 нчы июньнән 14 нче июньгә кадәр лагерьда математика атналыгы барачак. Атналык дәвамында балаларны "Биш йолдыз","Төсле математика","Математик уен-кичә","Сихерләнгән урманда байлык эзләү" викторина,математик кроссворд чишү уеннары узачак.Бүген алар "Морской бой" уен-кичә барышында математика фәне буенча алган белемнәрен ныгыттылар."Интеллектуаль уеннар тукталышында" 1 нче урынны Гиниятова Динә, 2 урынны Сибгатуллин Булат һәм Фархуллина Зәлия, 3 урынны Хазиев Айнур, 4 урынны Хузина Алия, Мирзагитова Айгуль һәм Шайхуллина Ильвина лар яулап алдылар.
Авылыбыз абыстае Әминә апа янында булып иман дәресләре алдылар.
-
"Кояшкай" ял лагереның алтынчы көне. 06.06.2014

Бүген дә лагерь тормышы күтәренке рухта башланып китте. Иртәнге аштан соң Татарстанның данлыклы спорт мастерлары белән таныштылар,презентация карап фикер алышу оештырдылар.Саф һавада "Тизрәк! Биегрәк! Җитезрәк!" девизы астында ике команда көч сынашты.Тыл ветераннары Фәүзия апага һәм Мөхәммәт абыйларга ярдәм оештырдылар. Көндезге ашны ашаганнан соң "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп тимераякларда шуып,күңелле ял иттеләр.
-
Сабантуй бәйрәмнәре котлы булсын! 06.06.2014

Хөрмәтле коллегалар! Сезне милли бәйрәмебез-Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә күңелле яллар телибез!
Сабан туе-хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап,биеп, җырлап,көлеп,
Бәйрәм итик көн буе!
-
"Кояшкай" ял лагереның бишенче көне. 05.06.2014

Бүген “Кояшкай” ял лагереның бишенче көне.
Иртән балалар лагерьга кабул итеп алынды .Иртәнге линейка үткәрелде, Татарстан гимны астында лагерь флагы күтәрелде, көндәлек эш планы белән таныштырылды. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Аннары “Шатлык” һәм “Елмаю” отрядлары бер-берсен җыр белән сәламләделәр.
“Бер, ике, өч – бездә бөтен көч!” дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде. Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар. Әйбәтләп кулларын юганнан соң, балалар иртәнге ашны ашап алдылар.
“Ягез әле, кызлар!”, “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе дә бик кызыклы булып узды. Балалар уенда бик актив катнаштылар, һәм барысыда беренчелеккә омтылды. Шулай итеп "Ягез әле, кызлар" бәйгесендә 1 урынны Фархуллина Зәлия, "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә Гарипов Язнур яулап алдылар. -
"Кояшкай" ял лагереның дүртенче көне. 04.06.2014

Бүген лагерьның дүртенче көне. Иртән балалар лагерьга кабул итеп алынды, линейка үткәрелде. Линейка барышында Татарстан гимны астында лагерь флагы күтәрелде, көндәлек эш планы белән таныштырылды. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инстуктаж үткәрелде. Аннары "Шатлык"һәм "Елмаю" отрядлары бер-берсен җыр белән сәламләделәр. Сәламәтлек минуты да музыка астында булып узды, балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар.
Иртәнге ашны ашап алганнан соң, "Елмаю" һәм "Шатлык" отрядлары белән "Сочи -2014" дигән темага презентация каралды. Балаларга Сочида булып узган кышкы олимпия уеннары турында мәгълүмат бирелде. Бу презентация балалар өчен бик тә кирәкле булып чыкты, чөнки балалар монда үзләренең сокланып күзәтеп торган спортсменнарын күрделәр, балаларның спортка тагын да күбрәк итеп кызыксынулары артты.
"Елмаю" һәм "Шатлык" командалары арасында "Күңелле стартлар" спорт бәйгесе дә булып узды. Бу бәйгедә дә укучылар үзләрен сынатмадылар, бик актив катнаштылар, үзләренең сәламәтлекләрен ныгытып, киләчәкне спорт белән бәйләргә дип уйладылар. Балалар
-
"Кояшкай" ял лагереның дүртенче көне. 04.06.2014

Балалар икенче ашны ашап алганнан соң "Айболитта кунакта" дигән кичәдә булдылар. Бу кичәгә авылыбызның фельдшеры Зарипова Э.Р. килгән иде, ул балаларга "Начар гадәтләр һәм алардан котылу" дигән темага бик тә файдалы булган мәгълүмат әзерләп алып килгән иде, балаларга бик тә ошады, алар үзләрен кызыктырган сорауларга җавап таптылар, мондый кичәләр күбрәк булсын иде дигән фикерләр дә әйтелде.
-
"Кояшкай" ял лагереның өченче көне. 03.06.2014

Көндезге аштан соң Саба сәләтле балалар мәктәбендәге Диңгез флоты музеенда,"Саба таңнары" газетасы редакциясендә,"Саба" бассейнында булып,ял итеп кайттылар.Бүгенге көн кызыклы һәм файдалы үтте.
-
"Кояшкай" ял лагереның өченче көне. 03.06.2014

Бүген лагерьга балалар аеруча дулкынланып килделәр.Чөнки бүген аларны сәяхәтләр көтеп тора. Иртәнге аштан соң ике отрядта да "Без наркотикларга каршы!" дигән газета чыгарылды,рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
-
V хезмәт чиреге башланды.
02.06.2014
Мәктәбебез укучылары V хезмәт чиреген зур күтәренкелек белән каршы алдылар.Алар ООО "Саба"ның №1нче номерлы Сатыш филиалында,"Кояшкай" балалар бакчасында,мәктәп яны тәҗрибә участогында эш башлап җибәрделәр.Хезмәт күтәренкелеге,уңышлар телибез!
-
"Кояшкай" ял лагереның икенче көне. 02.06.2014

Бүген "Кояшкай" ял лагереның икенче көне. Иртән балалар лагерьга кабул итеп алынды, иртәнге линейка булып узды. Татарстан гимны астында лагерь флагы күтәрелде. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инстуктаж үткәрелде. Аннары "Шатлык" һәм "Елмаю" отрядлары бер-берсен җыр белән сәламләделәр. "Бер,ике, өч - бездә бөтен көч!" дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде.Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар. Иртәнге ашны ашап алдылар.
Барлык балалар бергә җыелып "Иммунитетны ничек ныгытырга?" дигән темага бик кызыклы презентация карап үттеләр, һәм "Сәламәтлек рекламасы" дип исемләнгән плакатлар, реклама кәгазьләре ясау булып узды.
"Без талантлар эзлибез - 2014" бәйгесе дә бик кызыклы булып узды. Һәрбер бала ниндидер талант иясе икәне ачыкланды, чөнки балалар барысы да бик актив, уңган. сүз осталары, җырда һәм биюдә дә үзләрен сынатмыйлар, аларга барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.









