Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
цирк килде!
26.03.2014
Бүген укучыларыбыз авыл мәдәният йортында Казан шәһәреннән килгән цирк тамашасын карап күңел ачтылар.Укучыларыбызга клоуннар чыгышы аеруча ошады.
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 25.03.2014

Бүген укучыларыбыз "Нарат" боз сараенда тимераякларда шуып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.Биредә укучыларыбызга бик ошады.Каникуллар күңелле үтә.
-
Каникулда хореография түгәрәге эшчәнлеге 25.03.2014

Каникул вакытында түгәрәкләр план нигезендә эшли. Бүген, 25 нче март көнне, хореография түгәрәге булып узды. Каникул булуына карамастан укучылар барысы да килгәннәр иде. Чөнки өйрәнелә торган биюләре "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсында катнашу өчен бит.
-
"Нәүрүз" бәйрәме 24.03.2014

24 нче март көнне мәктәбебездә " Хуш киләсең,Нәүрүз!" бәйрәме булып узды. Кичә барышында укучылар бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, яз килүгә хайваннар, кошлар , чәчәкләр үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичә төрле уеннар, биюләр , яз бәйрәменә карата матур җырлар белән үрелеп барды.Кичәнең икенче өлешендә Нәүрүз коймагы һәм йомыркасы белән чәй эчү оештырылды.. Каникулның беренче көне күңелле узды
-
Каникулда түгәрәкләр эшчәнлеге 24.03.2014

Каникул планы нигезендә бүген "Оста куллар", "Туган ягымда умартачылык" түгәрәкләре эшләде. Укучылар каникул дип тормаганнар, түгәрәкләргә актив килгәннәр. "Туган ягымда умартачылык" түгәрәгендә укучылар умарта оясы ясау белән, ә "Оста куллар" түгәрәгендә квиллинг методы белән открытка өчен чәчәкләр ясарга өйрәнделәр.
-
"Бәләкәч китаплар" 20.03.2014

Бүген айлык план нигезендә 1-5 сыйныф укучылары белән "Бәләкәч китаплар" дип аталган практик күнекмәләр кичәсе булып узды. Укучылар Айгөл апалары белән матур китапчыклар ясадылар һәм әлеге китапчыкларга үзләренең иҗат җимешләрен урнаштырдылар.Иң матур китапларны районда узучы конкурска тәкъдим иттеләр.
-
Ветераннарга үз кулларым белән иҗат иткән бүләк 20.03.2014

"Ветераннарга үз кулларым белән иҗат иткән бүләк" акциясе барышында "Оста куллар", "Туган ягымда умартачылык" түгәрәгендә укучылар ветераннар өчен бүләкләр әзерләделәр һәм шушы кул эшләреннән күргәзмә оештырдылар.
"Чишмәкәй" балалар берлеге ветераннар янында булып, үзләре ясаган, бәйләгән әйберләрен бүләк итеп, кунак булып кайттылар.
-
"Китаплар турында сөйләшик" 19.03.2014

"Балалар китабы" айлыгы кысаларында китапханәче Гильманова А.Н. 5-8 сыйныф укучылары белән "Китаплар турында сөйләшик" дип исемләнгән чын күңелдән сөйләшү кичәсе үткәрде. Гильманова А.Н. укучыларны матур әдәби китапларның сихри көче турында сөйләде һәм аларны күбрәк китаплар укырга чакырды.
-
Иллюстрациялар конкурсы 19.03.2014

Бүген мәктәбебездә балалар китабы айлыгы нигезендә 2014 елда үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләренә ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдәге рәсемнәрне укучылар бик кызыксынып карадылар.
-
"Тургай"приютында кунакта 19.03.2014

Технология һәм сәнгать атналыгы планы нигезендә үткәрелгән ярминкәдән җыйналган акчага күчтәнәчләр һәм бүләкләр алып,концерт номерлары әзерләп укучыларыбыз "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар янында булып кайттылар.Бүгенге көндә монда безнең 3 укучыбыз тәрбияләнә.Безнең килүгә, алып килгән бүләк-күчтәнәчләргә, алар аеруча шатландылар.Безнең мәктәпне тәмамлаган,узе дә 7 нче сыйныфка кадәр Казан шәһәрендәге приютта тәрбияләнгән Ягудин Ринатның моңсу җырлары балаларны гына түгел,тәрбияче апаларны да елатты.Ринатның күчтәнәчләрен аеруча яратты балалар.Укучыларыбызның изге эшләрдән күңелләре бик шат иде.









