Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Ялкын"га - 90 ел 02.05.2014

30 нчы апрель көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасының Кече залында "Ялкын" журналының 90 еллыгы билгеләп үтелде. "Минем кабатланмас укытучым" номинациясендә мәктәбебезнең 11нче сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира 2 нче урын яулады. Бүләкләү тантанасында аңа Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. Ә укытучысы Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехановна Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Парламент дәресе
02.05.2014
29 нчы апрель көнне мәктәбендә Крым һәм Севастополь шәһәренең Россия составына кушылу уңаена "Без бергә!" дигән парламент дәресе 5-11 сыйныфларда Марданова С.Х. тарафыннан үткәрелде. Ә калган классларда бу чара сыйныф сәгатьләрендә узды.
-
1 май бәйрәме белән!
01.05.2014
Барыгызны да яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 май белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.
Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп. -
Район балалар думасының чираттагы утырышы
28.04.2014
28 нче апрель көнне Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Сессиянең көн тәртибе буенча көннең беренче өлешендә Район балалар думасы спикеры Гөлнәзирә Газизованың икенче ярты еллыкка отчёты тыңланылды. Икенче өлешендә Шекше урта мәктәбе активисты Айгөл Габдулхакова “Лидер года-2014” тә катнашу тәэсирләре белән уртаклашты. Утырыш дәвамында комитет җитәкчеләре һәм ярдәмчеләре сайланылды. Көннең дүртенче өлешендә 9 майга багышланган рәсемнәр ясалды һәм Дума утырышы флеш-моб биюе белән тәмамланды.
-
Өмә гөрләп үтте.
26.04.2014
Бүген дәресләрдән соң укучылар мәктәп янында оештырылган өмәдә актив катнаштылар.Әлеге өмәдән соң мәктәп яны тагы да ямьләнеп калды.Тиздән табигать яшеллеккә күмелер.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе.
26.04.2014
Бүген сөекле шагыйребез- Габдулла Тукайның туган көне. Шушы уңайдан рәсем укытучысы Солтанова Р.Ф. "Яшисең син, Тукай, безнең йөрәкләрдә!" темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.
-
"Тамчы- шоу" уены
26.04.2014
Татар теле һәм әдәбияте укытучысы 1-11 сыйныф укучылары катнашында Г.Тукай иҗатына багышланган "Тамчы-шоу" уены үткәрде.Уен барышында укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән кабат таныштылар.Тамаша матур җырлар, Г.Тукай иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды.
-
"Елмаю" берлегендә җыен
25.04.2014
"Язгы шәфкатьлелек " атналыгы планы нигезендә педагог - оештыручы Зәйнетдинова Г.Р. "Елмаю" берлегендә " Шәфкатьлелек булсын йөрәктә" дигән темага җыен үткәрде. Җыен барышында укучылар кешене бизәүче иң төп сыйфат - шәфкатьлелек булуын расладылар.Укучылар күңелле уеннар аша үзләрендә булган уңай һәм тискәре сыйфатларны барладылар, татар халык авыз иҗатына мөрәҗәгать иттеләр.
-
"Кулибины XXI века"
25.04.2014
24 апреля, в IT-лицее КФУ состоялось открытие финального тура республиканской олимпиады юных изобретателей "Кулибины XXI века".
Республиканская олимпиада юных изобретателей "Кулибины ХХI века" - это состязание в сфере интеллектуального творчества, направленное на совершенствование техники и технологий, включающее публичную защиту и демонстрацию исследовательских проектов и изобретений.
Учредителями Олимпиады являются ФГАОУ ВПО Казанский федеральный университет, Министерство образования и науки Республики Татарстан, Республиканский совет общества изобретателей и рационализаторов Республики Татарстан. Непосредственное участие в организации и проведении олимпиады принимают сотрудники Инженерного института.
В этом году в течение трех дней - с 24 по 26 апреля - перед жюри выступят школьники из 19 районов Республики Татарстан. Сегодня уже были определены победители и призеры среди старшей возрастной группы. Важно отметить, что по достоинству была оценена работа не только самих ребят, но и их наставников.Победители Республиканской олимпиады старшей возрастной группы получат право льготного поступления по целевому приему на естественно-научные и инженерные специальности КФУ. В случае зачисления в соответствующие институты, эти ребята становятся претендентами на получение именной стипендии Республиканского совета общества изобретателей и рационализаторов PT, а также материальной поддержки КФУ в течение первого года обучения.
После церемонии награждения участники олимпиады отправились на ознакомительную экскурсию в Инженерный институт, Институт физики и Музей истории Казанского университета.
Помимо этого, в рамках культурной программы олимпиады запланировано посещение Казанского вертолетного завода и экскурсия в планетарий на базе астрономической обсерватории им. В.П.Энгельгардта КФУ.
Сабинский район представляли Сабиров Рамиль (Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова, руководитель Марданов А.М.), Ибраев Ранис – III место (Кильдебякская СОШ, руководитель Мухарлямов Р.Г.), Фархутдинов Айзат – II место (Гимназия пгт Б.Сабы, руководитель Котдусов Г.Х). Поздравляем их с победой и желаем успехов в дальнейшем.
-
Фәнни-гамәли конференция
24.04.2014
24 апрель көнне Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә үткән "Филология,сәнәгать,тарих: яңа караш" дип исемләнгән 1 зона фәнни-гамәли конференциясендә катнашып 9 нчы сыйныф укучысы Гильманов Илнур 3 урынга, 3нче сыйныф укучысы Хабибрахманов С.3 урыга, Фархуллин Д. 1нче урынга лаек булдылар. Молодцы,укучылар!









