Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
Бадминтон ярышы.
16.04.2014
Айлык план нигезендә мәктәбебезнең "Яшь Гвардия" членнары физкультура укытучысы Ахметов А.Х. белән бергә бадминтон ярышы үткәрделәр. Уен кызганнан - кыза барды. Җиңүне бадминтон түгәрәгенә йөрүче укучылар яулады. Молодцы, түгәрәккә йөрүче укучылар.
-
"Бәхетле очрак" уен-викторинасы. 15.04.2014

Атналык план нигезендә математика укытучысы Гөлүсә Фанисовна 7-8нче класслар арасында "Бәхетле очрак" уены үткәрде. Уен барышында укучылар кызыклы сораулырга җаваплар эзләделәр, логик фикерләүне үстерүгә мәсьәләләр чиштеләр. Җиңүне 8нче сыйныф укучылары яулады. Уен файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Волонтерларыбыз 100 яшьлек Әминә әбидә кунакта. 15.04.2014

15нче апрель көнне Чәбки-Саба авылында яшәүче Әминә әбигә 100 яшь тулды. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан, волонтерларыбыз Әлфия Наилевна белән Әминә әбидә кунакта булып кайттылар. Укучылар бүләк иткән ефәк шәлне Әминә әби бик ошатты. Олы юбилеегыз белән,Әминә әби!
-
Төгәл фәннәр атналыгы башланды 14.04.2014

Мәктәбебездә бу атна төгәл фәннәр атналыгы дип игълан ителде. Беренче көнендә математика фәненнән "Могҗизалар кыры " уены үткәрелде. Уенда укучылар бик актив катнашты. Суперуенда 8енче сыйныф укучысы Хәсәнова Руфинә җиңүче булды. Руфинәне җиңүе белән котлыйбыз.
-
12 апрель-Космонавтика көне 12.04.2014

Сыйныфтан тыш чара файдалы һәм нәтиҗәле үтте. Тематик чыгыш шулай ук тәнәфес вакытында мәктәп радиосыннан да ясалды.
-
Өмә гөрләп үтте. 12.04.2014

Апрель ае өмәләргә бай ай. Бүген барлык мәктәп укучылары өмәгә чыкты. Укучылар шау-гөр килеп кар тараттылар. .Тиздән кар эреп бетәр, табигать яшеллеккә күмелер.
-
"Тотальный диктант" 12.04.2014

В школе прошел всероссийский флэшмоб "Тотальный диктант". В нем приняли участие 70 человек: учителя-11, ученики-52, родители-7.
-
"Озын толым"бәйгесе.
12.04.2014
12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе булып үтте.Әлеге бәйгедә безнең мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучылары Газизова Әлфинә һәм Хасанова Руфинәләр катнашты. Кызларыбыз аш- су әзерләүгә уңганлыкларын, җыр -биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Кызларыбызны жюри членнары уңай яктан бәяләделәр. Газизова Әлфинә 3 нче урынга лаек булды. Молодцы,кызлар!
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 11.04.2014

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен “ 12 апрель-Космонавтика көне” темасына кичә үткәрелде. Габдрахманова Ә.Н. оештырган әлеге чарада укучылар Галәм, беренче космонавтлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, космоска очу турында видео ролик карадылар. Кичәнең икенче өлешендә укучылар, ике командага бүленеп, көч сынаштылар. “Марс” һәм “ Венера” командалары укучыларының белемнәре тигез булды. Дуслык җиңде.
-
“ Кошлар- безнең дуслар” темасына викторина 10.04.2014

10 нчы апрель көнне 1-4 сыйныф укучылары арасында “ Кошлар- безнең дуслар” темасына викторина үткәрелде. Дәүләтова Г.Г.әзерләгән әлеге чарада укучылар кошлар турындагы белемнәрен төрле төрдәге биремнәрне үтәү аша сынадылар. Укучылар үзләренең кошлар турында күп мәгълүмат белүләрен күрсәттеләр. Кичә бик җанлы үтте.









