Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Әкияттә кунакта" 19.11.2014

Бүген 3,4 нче сыйныф укучылары Т.Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" әкиятеннән бер өзекне сәхнәләштерделәр. Фәйзерахманов Инсаф,Ханов Айрат, Габделхакова Альбина,Зарипов Әдел,Шакирова Индиралар үзләрен чын артистларча тоттылар.Әлеге чара укучыларга да,укытучыларга да бик ошады.
-
"Юлда йөри беләсеңме?" 18.11.2014

Атналык план нигезендә бүген "Юлда йөри беләсеңме" дип аталган викторина барышында укучылар юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттырдылар."Светофор","Юл билгеләре" командалары үзара көч сынаштылар.Күпчелек сорауларга дөрес җаваплар биреп "Светофор" командасы җиңү яулады.
-
Башлагыч сыйныфлар атналыгы башланды
17.11.2014
Мәктәбебездә 17.11-22.11көннәрендә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. Атналык программада үткәреләсе чаралар укучыларның белем күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен,танып белү активлыкларын үстерүгә юнәлтелгән. Бүген әдәби викторинада укучылар активлык күрсәттеләр.
-
"Начар гадәтләр урынына, мин спортны сайлыйм!" 12.11.2014

1ноябрьдән мәктәбебездә "Начар гадәтләр урынына,мин спортны сайлыйм!" акциясе башланып китте.Бүген әлеге акциянең рәсем,плакат номинациясенә нәтиҗә ясалды.Җиңүче укучыларның эшләре районга җибәреләчәк.
-
Мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы
12.11.2014
1нче сыйныф укучылары бүген авылыбыз китапханәсендә булып кайттылар.Китапханә мөдире Валиева Р В.укучыларга мәдәни көндәлек тапшырды.Укучылар әлеге көндәлеккә үзләренең истәлекле урыннарда,музейларда булуларын теркәп барачаклар.
-
Мини-футбол буенча зона ярышы
11.11.2014
Бүген Кибәче урта мәктәбендә мини-футбол ярышларының зона этабы узды, 6 мәктәптән командалар катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын- Олы Кибәче урта мәктәбе командасы, 2 урын-Икшермә кадет мәктәп -интернаты, 3 урын-Сатыш урта мәктәбе. Молодцы, укучылар!
-
Каникуллар күңелле үтә!
08.11.2014
Каникуллар күңелле үтә! Бүген башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Күңелле стартлар" уены булып үтте."Сабантуй батырлары" һәм "АК Барс" командалары көч сынашты.Җиңү-"Сабантуй батырлары" ягында булды."Оста куллар", "Хореография " түгәрәкләре эшләде.7 сыйныф укучылары Икшермә кадет мәктәбендәге авиатренажорда булып кайттылар.Т.Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" әсәрен сәхнәләштерделәр. График нигезендә консультацияләр,олимпиадаларга әзерлек эше алып барылды.Укучылар бүгенге эшчәнлектән бик канәгать калдылар.
-
"Нарат" боз сараенда 06.11.2014

Каникуллар күңелле үтә. Бүген 8,10 сыйныф укучылары "Нарат " боз сараенда рәхәтләнеп тимераякта шуып ял иттеләр. Укучыларның күңелләре күтәренке,йөзләре шатлыктан балкый иде.
-
Футбол түгәрәге эшчәнлеге
05.11.2014
Укучылар каникул көннәрен файдалы үткәрергә тырышалар.Бүген башлангыч сыйныф укучылары тирләп-пешеп футбол уйнадылар.Компьютер каршында утырганчы рәхәтләнеп футбол уйнауга ни җитә!
-
Батырлык дәресләре 31.10.2014










