Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
"Бер җылы сүз кирәк йөрәккә" 01.10.2014

Бүген өлкәннәр көне уңаеннан 10 нчы сыйныф укучылары Сатыш мәдәният йортында узган бәйрәм кичәсендә катнашып, өлкәннәрне котлап кайттылар. Әлеге кичәнең төп максаты: укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү иде.
-
Мәктәп туры олимпиадалары дәвам итә 30.09.2014

Мәктәп туры олимпиадалары дәвам итә.Бүген укучыларыбыз инглиз теленнән белем күнекмәләрен сынадылар.Бүгенге олимпидада 21 укучы катнашты.
-
"Кабак бәйрәменә" 10 ел
27.09.2014
Район күләмендә үткәрелүче "Кабак бәйрәме"нә быел 10 ел. Әлеге бәйрәмгә мәктәп коллективы ныклы әзерлек белән катнаша һәм призлы урыннар яулый. Быел да А.Алишның "Сер тотмас үрдәк "әкияте буенча композиция ясадык.Эшләребез "Кабактак эшләнгән иң матур композиция "номинациясендә 3 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Молодцы !
-
Кабак бәйрәменә әзерлек. 26.09.2014

Район күләмендә үтүче Кабак бәйрәменә әзерлек бара. Укучылар һәм укытучылар булган фантазияләрен җигеп, А.Алишның "Сер тотмас үрдәк " әкияте буенча күргәзмә оештырылды. Бигрәк тә 8 нче сыйныф укучылары тырышып эшләделәр. Молодцы !
-
"Сөмбелә" бәйрәме 26.09.2014

Бүген 5-11 нче сыйныфлар өчен "Сөмбелә" бәйрәме үтте.Бәйрәмгә укучылар А.Алишның "Сер тотмас үрдәк"әкияте буенча композиция ясады,табигать могьҗизаларыннан күргәзмә әзерләделәр,"Кабак кына димәссең !" дип аталган тамаша күрсәттеләр.Иң кызыгы -мәктәпне тәмамлап, бүгенгесе көндә төрле өлкәләрдә эшләүче укучыларыбыз күчтәнәч концерт куйдылар.Кичәнең икенче өлешендә дискотека булды. Бәйрәм укучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
"Минем яраткан укытучым" 23.09.2014

Мәктәп күләмендә "Минем яраткан укытучым" конкурсына йомгак ясалды.Җиңүчеләр дип 1нче сыйныф укучысы Абубакиров Т.,6 нчы сыйныф укучысы Галлямова Д. табылды.Аларның эшләре районга тәкьдим ителде.
-
Тимурчылык эше дәвам итә 21.09.2014

Бүген 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Тимергалиева Г.Ф.белән үзләренә беркетелгән Сара апага шефлыкка бардылар. Кызлар Сара апаның өен җыештырдылар,ә егетләр бакча зшләре белән шөгыльләнделәр. Ялгыз яшәүче Сара апа балаларның хезмәтеннән бик риза калды,үзенең рәхмәтен җиткерде.
-
"Без-сәламәт яшәү рәвеше яклы" рәсемнәр конкурсы 20.09.2014

20 нче сентябрь көнне китапханәдә "Без-сәламәт яшәү рәвеше яклы" темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.Укучылар үзләренең иҗатларында сәламәт яшәү рәвешен сайлауларын күрсәттеләр.Сәламәт яшик,укучылар!
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 20.09.2014

Бүген 5-8 сыйныф укучылары арасында үткән "Без-халыклар дуслыгы яклы!" темасына рәсемнәр күргәзмзсенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә рәхмәт җиткерелде.Молодцы,укучылар!
-
Көзге Кросс 20.09.2014










