Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Беренче Бөтендөнья сугышына 100 ел 01.09.2014

Тарих фәне укытучысы Марданова С.Х. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен дәрес-презентация үткәрде. Дәрес барышында укытучы укучыларны Беренче Бөтендөнья сугышы тарихы, килеп чыгу сәбәпләре, кулланылган корал, гаскәрләр турында таныштырды. Дәрес укучыларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы үтте.
-
ГТО нормалары һәм аның әһәмияте 01.09.2014

Физик тәрбия укытучылары укучыларның сәламәтлеген ныгыту йөзеннән "ГТО нормалары һәм аның әһәмияте" темасына дәрес -практикум булып узды. Дәрес барышында укучылар ГТО нормаларының таләпләре, нигезләре турында белешмә алдылар. Дәреснең икенче өлешендә турникта тартылу буенча 1-11 класс укучылары норматив тапшырдылар.
-
Бәйрәм белән! 01.09.2014

Мәктәп юлы- хезмәт юлы,
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елын
Башлаган бу иртә!
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне 1 сентябрь - Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Бу уку елы Сезгә иҗади уңышлар алып килсен. Бәйрәм белән!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2014

1 сентябрь - Белем бәйрәме тантаналы төстә "Хуш килдегез, рәхим итегез!" дип аталган тамаша түбәндәге программа нигезендә үтте:
1. Бәйрәм тантанасы
2. Котлаулар
3.Көндезге аш
4. "Минем кече туган илем" - сыйныф сәгатьләре
5. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен "Беренче Бөтендөнья сугышына 100 ел" дип исемләнгән кичә-презентация
6. "Гто нормалары һәм аларның зарурлыгы" темасына семинар практикум
-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 17.08.2014

Спешите делать добро! Мы ждем Вас!
-
"Кояшкай" ял лагереның егерме беренче көне. 25.06.2014

Бүген лагерьны ябу тантанасы булып узды, бу тантанага бик күп кунак чакырылган иде. Аларның арасында – Шүрәле карт, Убырлы карчык, Патша, Патша кызы, Казан каласыннан чакырылган артистлар да бар иде. Алар барысы бергә лагерьга йөрүче балалар белән күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, төрле-төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Лагерьның ябылуын салют аттырып барлык Сатыш авылына белдерделәр.
Икенче ашны ашап алганнан соң, “Лагерьда үткән көннәр, күңелдә мәңге калачак ” дип исемләнгән презентация яклау булды. Аны лагерьга йөрүче барлык балалар күмәк җыелып эшләгән иде. Монда балалар һәрбер үтелгән көнгә йомгак ясадылар, нәтиҗәдә икенче елга буласы лагерьда кабат очрашырга сүз бирелде.
Көндезге аштан соң балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр. Көндәлек эшкә йомгак ясалып ”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" ял лагереның егерменче көне. 24.06.2014

Бүген балалар “Сәламәтлекне юлдаш итик!” дигән темага бик тә эчтәлекле булган кичәдә катнаштылар. Алар анда “Иммунитет-минем дус”, “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл”, “Минем көчле буласым килә” дип исемләнгән презентацияләр карап киттеләр һәм сәламәтлек турында бәхәс кордылар.
Икенче ашны ашап алганнан соң, Сатыш мәдәният йортына һәм авыл китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Балалар анда эшли торган хезмәткәрләр белән якыннанрак таныштылар, үзләрен артист роленә куеп карадылар. Аннары авыл китапханәсенә юл тоттылар. Китапханәдә сакланган күп төрле китаплар белән кызыксындылар, каникул вакытында укырга дип бик күп әдәби китап алдылар.
Көндезге аштан соң, балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр. Көндәлек эшкә йомгак ясалып, ”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
“Кояшкай” ял лагереның унтугызынчы көне 23.06.2014

Бүген балалар “Кояшкай” балалар бакчасына сәяхәт ясадылар, алар аны “Балачакта кунакта” дигән девиз астында эшләделәр. Алар анда төрле-төрле биюләр , җырлар җырлап, матур итеп шигырьләр сөйләп балалар бакчасындагы балалар белән бергә күңел ачтылар.
Икенче ашны ашап алганнан соң, балалар “Теремкәй” әкиятендә кунакта булдылар, аларны анда төрле әкият геройлары көтеп торды.”Шалкан”, “Алтын балык”әкиятләре сәхнәләштерелде.Укучылар үзләрен чын артистларча тоттылар.
Көндезге аштан соң балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр.Көндәлек эшкә йомгак ясалып,”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" ял лагереның унсигезенче көне. 21.06.2014

“Кояшкай” ял лагеренда 9.00-11.00 сәгатъ аралыгында тәрбиячеләр “Сугыш уты кабат кабатланмасын” дип аталган кичә-презентация үткәрделәр. Кичә барышында авылыбыздан сугышка киткән ир-атлар турында, исән-сау әйләнеп кайтучылар , хәбәрсез югалучылар, үлеп калучылар турында белешмә бирделәр. Сугышта катнашкан ветераннар үзләренең истәлек – хәтирәләрен сөйләгән видеоязма күрсәтелде.
Һәйкәл –обелискка венок салдылар. Сугыш ветераннары яшәгән урамнарда булдылар, бүгенгесе көндә исән- сау яшәүче Галинур абыйда кунакта булдылар.
-
"Техник иҗат" атналыгы дәвам итә 20.06.2014

"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Чөнки барлык шартлар да тудырылган: тәмле ашау, күңелле, файдалы уеннар, яхшы тәрбиячеләр... Бүгенге көндә дә төрледән-төрле чаралар узды. Иртәнге аштан соң "Оста куллар" түгәрәгендә балалар төрле җепләрдән күз явын алырдай картиналар ясадылар. "Син табигатьне беләсеңме?" интеллектуаль бәйге барышында укучылар дәресләрдә алган белем-күнекмәләрен кабат искә төшерделәр. Көндезге аштан соң балалар дәррәү килеп , "Лагерьда үткән көннәр, күңелдә мәңге калачак" дип исемләнгән презентация эшен яклауга әзерләнделәр. Көн ахырында бер генә бала да бүләксез калмады.









