Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Файдалы очрашу 20.09.2014

Авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р. укучылар алдында "Наркотик матдәләр һәм аларның яшүсмер организмына зыяны" темасына чыгыш ясады. Әлеге чыгыштан соң укучылар үзләренә нәтиҗә ясап , сәламәт яшәү, тормыш девизы икәнлекне аңладылар.
-
"Мин- белергә хаклы" дәрес-презентация 19.09.2014

Бүген 8-11 нче сыйныфлар өчен "Мин-белергә хаклы " дип аталган дәрес-презентация үткәрелде.Әлеге дәрес укучылар өчен файдалы булды.Кеше тормышы өчен куркыныч янаучы наркотикларны укучыларыбыз юлдаш итмәсләр!
-
"Начар гадәтләрне юлдаш итмә!" 19.09.2014

Китапханәче Гильманова А.Н.бүген укучылар өчен "Начар гадәтләрне юлдаш итмә!" баш астында китаплар күргәзмәсе оештырды.Укучылар өчен оештырылган әлеге чараның максаты- наркомания афәтеннән ераграк тору.
-
Флешмобчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы 19.09.2014

Бүген хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. "Россия балалары " операциясе кысаларында 1-4 сыйныф укучылары белән берлектә " Флешмобчылар сәламәт яшәү рәвеше яклы" баш астында флешмоб үткәрделәр. Алар укучыларны сәламәт яшәүгә өндәделәр.
-
Коррупциягә урын юк! 18.09.2014

Бүген мәктәптә еллык план нигезендә китапханәче Гильманова А.Н. укучыларга "Коррупциягә урын юк!" дип аталган видеофильм күрсәтте. Соңыннан укучылар белән әңгәмә оештырылды. Әлеге чара укучыларны намуслы яшәргә чакырды.
-
"Россия балалары акциясе" 18.09.2014

Мәктәбебездә 17-21нче сентябрь көннәрендә "Россия балалары" акциясе башланып китте. Әлеге акциянең максаты: укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру. Бүген шушы акция кысаларында "Наркотик һәм аның зыяны"дип аталган видеофильм күрсәтелде.
-
ТВБның туган көне. 17.09.2014

15 нче сентябрь- Татарстан Варисларының туган көне.Шушы уңайдан 5 нче сыйныф укучыларын варислар берлегенә кабул итү тантанасы булып үтте.Яшь варислар тантаналы төстә варис кагыйдәләрен,законнарын үтәргә вәгьдә бирделәр,лаеклы алмаш булырга ант иттеләр.Котлыйбыз сезне,укучылар!
-
"Экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный" 13.09.2014

Бүген 5-11 сыйныф җитәкчеләре укучыларны "Экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный" темасы белән таныштырып үттеләр., презентация күрсәтеп киттеләр. Укучыларга әлеге чыгыш файдалы булды, төрле милләт халыкларының дус- тату яшәргә тиешлеген тагы бер кат исбатлады.
-
Икенче икмәк уңышы җыйнылды! 12.09.2014

Дәресләрдән соң 8нче, 10нчы сыйныф укучылары 12 сентябрь көнне мәктәп бакчасыннан бәрәңге уңышы җыйнауда актив катнаштылар. Уңыш куанычлы, ел әйләнәсенә җитәрлек бәрәңге җыйналды.
-
Тәрбия сәгате – саф һавада. 10.09.2014

10 сентябрь көнне 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Тимергалиева Г.Ф. белән берлектә, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән темага тәрбия сәгате вакытында спорт мәйданчыгында шау-гөр килеп футбол уйнадылар. Җиңүне егетләр командасы яулады. Әлеге төр тәрбия сәгате укучылар өчен бик кызыклы булды!









