МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Тинчуринны искә алдык 25.10.2018

Бүген районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Кәрим Тинчуринның 131 еллыгына һәм Тинчурин театрының 85 еллык юбилеена багышланган конкурс узды.Мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Гобәева Миләүшә К.Тинчуринның "Назлы кияү" комедиясендәге Гайни образы белән монолог номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.Алга таба да артистлык сәләтен югалтмыйча,тагын да зуррак уңышларга ирешергә дигән теләктә калабыз.
-
"Татарча диктант"акциясе 25.10.2018

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
Диктант язарга теләүчеләрне 27 октябрь көнне сәгать 13.00 дә Мөрәле төп мәктәбендә көтеп калабыз.
-
Парламент дәресе 19.10.2018

Бездә бүген авыл җирлеге башлыгы һәм авыл советы депутаты Зиннатуллин Ренат Рифат улы катнашында "Парламент,җәмгыять һәм мин"дигән темага парламент дәресе узды.Бу дәрестә укучылар Дәүләт советы,аның структурасы һәм башка файдалы мәгълүматлар белән таныштылар,соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәмидуллина Альбина Искәндәр кызы дәресне эчтәлекле һәм файдалы материаллар белән әзерләгән.
-
Организация питания в ОО РТ 17.10.2018

С целью выявления и анализа системных проблем по вопросам организации питания в детских образовательных организациях республики, оказания гражданам консультативной помощи 18 октября2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан»по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26,236-61-49.
-
"Шомбай маҗаралары" 17.10.2018

Бүген 1-8 сыйныф укучылары район мәдәният йортында Түбән Кама драма театры артистлары тарафыннан куелган Т.Миннуллинның "Шомбай маҗаралары" исемле әкиятен карадылар.Районыбызда мондый мәдәни чараларның һәрдаим булып торуы күңелле күренеш.Укучылар әлеге файдалы да,күңелле дә булган чаралардан бик канәгать.
-
Олимпиадалар дәвам итә 13.10.2018

Мәктәп укучылары өчен бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы дәвам итә.Бүген укучылар үзләренең белемнәрен биологиядән сынадылар.Алга таба да укучыларга уңышлар телибез.
-
Кызлар көне 11.10.2018

Бүген мәктәбебезнең яшь армиячеләре кызларны Халыкара кызлар көне белән котладылар.Әлеге бәйрәм бик яшь булса да (2012 елдан бәйрәм ителә),яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә матур күренеш булып тора
-
Психологик десант 09.10.2018

Бүген мәктәбебезгә районның ППҮзәгеннән психологлар килде. Алар 1,5 сыйныф укучылары өчен мониторинглар үткәрделәр.Балаларның адаптация чоры ничек уздырулары белән таныштылар. Шулай ук 9 сыйныф укучылары белән тренинглар үткәрделәр. Сөйләмендә кимчелекләр булган укучыларга логопед ярдәме күрсәтелде.
-
Мониторинг 08.10.2018

Бүген 9 сыйныф укучылары математикадан мониторинг үттеләр.10 октябрь көнне рус теленнән үтәчәкләр. Мониторинг укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү максатыннан уздырыла.
-
Ветераннарны котладык 07.10.2018

Шушы көннәрдә мәктәбебездән лаеклы ялга чыккан Мусаева Рузания апа үзенең 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Шул уңайдан без дә,мәктәп укучылары,һәм укытучылары хөрмәтле Рузания апаны матур бәйрәме белән тәбрик иттек.Киләчәккә озын һәм тыныч картлык,сәламәтлек телибез.












