МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында 18.03.2019
Бүген сыйныф сәгатьләрендә укучылар Россиядә беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында фикер алыштылар. Ул 1992 елдан билгеләп үтелә, ул вакытта гражданнарның хокукларын, шулай ук сәүдә итүче яки кулланучыларның хокукларын яклау системасы хезмәтләрен күрсәтүче оешмаларның хокукларын һәм бурычларын закон нигезендә беркеткән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кабул ителде.1994 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен барлык төбәкләрдә киңрәк билгеләп үтә башладылар, әмма рәсми төстә аңа 1996 елда, Россия Федерациясе Бөтендөнья куланучылар берлеге оешмасына кергәннән соң гына нигез салынды һәм ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә башлады. Әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге ел саен аның билгеле бер шигарь астында уздырылуыннан гыйбарәт.2019 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Trusted Smart Products" - "Санлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узачак. Бу санлы технологияләр алгарышының, барыннан да элек, кулланучыларның һәр төрле мәнфәгатьләрен, әйтик, "акыллы электроника"ның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокук, шәхси мәгълүматның ничек җыелуы, эшкәртелүе һәм кулланылуы хакында белүгә хокукның исәпкә алынырга тиешлегенә тагын бер кат игътибар юнәлтер өчен яхшы сәбәп -
Шашка-шахмат турниры 16.03.2019

Шашка-шахмат ярышлары уйлау-фикерләне туплауга юнәлдерелгән бердәнбер спорт уеныдыр, мөгаен. Шуңа да ул күп вакыт сарыфлауны таләп итә. Мәктәптә әле уен төрләре буенча турнир оештырылды. Турнирда әлеге кызыклы уеннар уйнарга өйрәнгән барлык теләүчеләр дә катнашты.
-
Батырлык дәресе 13.03.2019

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В. А. Сухомлинский "Батырлык һәм тәвәккәллек - ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк", - дип язган.
Беренче космонавт Юрий Гагарин тууына 85 ел тулу уңаеннан мәктәптә "Батырлык дәресе"булып узды.
-
Бадминтон ярышы 11.03.2019

9 март көнне районның "Салават күпере" спорт комплексында бадминтон ярышы буенча укучылар Спартакиадасы булып узды .Бу ярышларда безнең мәктәп командасы да катнашты.
-
"Ягез әле,кызлар!" 07.03.2019

8 март Халыкара хатын - кызлар көненә багышлап авыл мәдәният йортында мәктәп укучылар арасында "Ягез әле,кызлар" бәйгесе узды.Анда кызлар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Кызлар үзлэренең җырга, биюгә осталыкларын гына түгел, модалы причёска ясау, аш-суга осталыкларын да күрсәттеләр.Бәйге бик кызык , җанлы узды.
-
"Аҗаган"- көчлеләр уены 04.03.2019

Кайбыч укучылары арасында "Аҗаган"хәрби-патриотик уенның район этабы булып узды.Уен ике этапта үтте.Беренче этабы паркта узса,икенче этабы "Салават күпере" спорт комплексында дәвам итте.Уенда катнашучыларга берничә сынау үтәргә кирәк иде: стройда йөрү, каршылыклар аша үтү, санитар постлары, атыш, физик әзерлек һ.б. Мондый ярышлар балаларны хәрби хезмәт нигезләре белән таныштыра, ватанга тугрылык, хәрби хезмәттәшлек-дуслык һәм җаваплылык тойгысы тәрбияләргә, сәламәт тормыш рәвешенә күнегергә ярдәм итә.
-
Сак булыгыз,грипп! 28.02.2019
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.ОРВИ – киң таралган чир. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч тудыра.Гриппның беренчел билгеләре: тән температурасы күтәрелү, баш авырту, йокы килү, хәлсезлек, баш чүмече авырту, күкрәктә авырту тою, юеш, канлы ютәл, косу, яктылыкка түзә алмау. Үзегездә шундый үзгәрешләр туганда кичекмәстән табибка күренү кирәк. Әлбәттә, грипп эләктергәндә өйдән чыкмавың хәерлерәк. Суны күп эчү тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Ә инде температураны төшерү препаратларын ул 38,5 градустан артканда гына куллану кирәк.Билгеле, авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калуың хәерлерәк. Моның иң яхшы ысулы – вакцинация. Саклану срогы – 1 ел, шуңа да ел саен ясату кирәк. Әлбәттә, тәнне чыныктыру шулай ук зур әһәмияткә ия. -
Ягез әле,егетләр! 23.02.2019

Мәдәният йортында укучылар арасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле,егетләр!" бәйгесе булып узды.Бәйге төрле уеннар, җыр биюләр белән аралаштырып, кызыклы итеп оештырылды. Егетләр ике як командага бүленеп көч сынаштылар. Пычкы белән такта кисү, кадак кагу, аркан тартышу, җырлау осталыгын күрсәтү, төрле халык биюләрен башкару, төймә тагу,физик күнегүләр ясау һәм башка төр кызыклы, ярышлы-уеннар оештырылды. Бәйге азагында жүри составы, ике як командадагы егетләрнең дә тырышлыгын өйтеп узды, шулай да Батырлар командасы күбрәк бал җыеп җиҗүләрен әйтте. Бәйрәм күңелле һәм файдалы узды.
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2019
hәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.Шул уңайдан мәктәп укучылары арасында “Туган телем-иркә гөлем” темасына багышланган әдәби чара үткәрелде.Кичә барышында туган телебезнең үсеше турында тулы мәгълүмат бирелде.Бәйрәм Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. -
Йолдызлык - 2019 19.02.2019

Созвездие - Йолдыздык конкурсының зона этаплары башланды.Безнең мәктәбебездән дә нәни йолдызчыклар Гобәева Миләүшә, Сабирова Ильввина ,Мифтахова Ильвина, Миннуллин Альмир "Конферанс" номинациясендә үзләренең көчләрен сынйлар.Аларга уңышлар телибез.












