МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Бозда шуу күңелле 22.01.2019

Кыш көннәрендә балаларның иң яраткан урыннары шугалак була. Шул уңайдан бүген укучылар "Кайбыч" боз шугалагында рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар,берсен-берсе уздырып,боз өстендә җилдәй узыштылар.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 21.01.2019

-
"Олимпка юл" 19.01.2019

6 класс укучысы Гөбәева Миләүшә үзенең остазы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы белән берлектә 16-19 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең "Дуслык" белем бирү комплексында инглиз теленнән Республикакүләм "Олимпка юл" ("Путь к успеху") олимпиадасында катнаша.Аларга уңышлар телибез!
-
Кар десанты 17.01.2019

Берничә көнгә сузылган бураннардан соң йор тирәсен кардан чистарту мәшәкате һәркемгә дә таныш.Мәктәбебезнең тимурчылары,яшь юнармиячеләре дә дәресләрдән соң ялгыз яшәүче әби-бабайларга кар чистартырга ярдәм иттеләр.
-
Физика һәм информатика атналыгы 16.01.2019

14 нче гыйнвардан мәкәтбебездә физика һәм информатика атналыгы башланып китте. Атналык кысаларында төрле кызыклы чаралар үтә.
-
Җимлекләр конкурсы 12.01.2019
Урамда салкын кыш. Һәр кешенең дә башында төрле уйлар. Шуларның берсе - кышларга туган ягыбызда калган кошлар турында борчылу. Кечкенә, матур кошчыкларга кышкы суыкларда бик авыр.Хәзер тамакларын ялгап алырга да аларга бик ансат түгел.Безнең мәктәбебездә hәр елны ”Ашатыгыз кошларны” акциясе кысаларында, җимлекләр конкурсы уза. Бу елны да конкурс оештырылды. Мәктәбебезнең икенче каты кошчык ашханәсе галереяларына әверелә. Бу җимлекләр берсеннән берсе матур, күркәм ясалганнар, кошларга әлеге җимлекләр бик ошар.Конкурс тәмамлангач, барлык җимлекләр дә, якын тирәдәге агачларга эленәчәк hәм ашханә вазифасын үтәячәк. -
К сведению родителей будущих первоклассников! 12.01.2019
В связи с обращениями родителей будущих первоклассников напоминаем о правилах и порядке записи в школу. Для того, чтобы записать ребёнка в 1 класс, родители могут прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан. -
Тимераякчылар уңышы 09.01.2019

Мәктәбебезнең яшь тимераякчылары уңышларга ирешүне дәвам итәләр.Каникулларны файдалы һәм уңышлы уздыралар.Тренерлары Фрат Гаделша улы белән Чабаксар шәһәрендә уздырылган ярышларда катнашып призлы урыннар алып кайттылар.Үз яшьтәшләре арасында Мадаминова Асия һәм Билалиев Айнур 2, Билалиев Айназ 3 нче урынга лаек булганнар.Алга таба тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Файдалы каникуллар 06.01.2019

9 сыйныф укучылары каникулларны файдалы итеп уздыралар.Алар ОГЭ га әзерлек эшен туктатмады,консультацияләргә график буенча йөриләр.Ныклы әзерлек эшләре алып барганда гына нәтиҗәләр куандырырлык булуын аңлыйлар.
-
Педагогик киңәшмә 03.01.2019

"ФДБС шартларында метапредмет нәтиҗәлрә ирешү юллары" темасына чираттагы педагогик киңәшмә булыап узды. Хәмидуллина А.И. шушы темага үз предметы мисалында (тарих һәм җәмгыять белеме) чыгыш ясады.1 яртыеллыккка һәм 2 чиреккә нәтиҗәләр ясалды.Контроль эш йомгаклары белән таныштырылды.












