МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2018
Бүген мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашалары булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр, апалар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, төрле илләргә сәяхәт формасынды бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде. -
Республика Яңа ел чыршысы 25.12.2018

Бүген Казанның "Татнефть-арена” боз сараенда Президент чыршысы үтте. Бәйрәмдә безнең район укучылары да катнашты. Алар арасында фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдәге укучылар бар.
Елның көтеп алган чарасында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Тимергалиев Наиль катнашты
-
Чираттагы ата-аналар җыелышы 22.12.2018

Мәктәбебездә "Мәктәптәге кыенлыклар.Ничек уңышка ирешергә" дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Ата-аналар алдында шушы темага чыгыш ясалды, педагогик ситуацияләр чишелде.Директор Зиганшин Алмаз Равил улы мәктәптә балаларның туклануына караган сорауга һәм башка борчыган мәсьәләләргә тукталып китте. Тиздән башланачак кышкы каникуллар һәм укучылар иминлегенә дә басым ясалды.
-
Гражданнар оборонасы 19.12.2018

Бүген райныбызда,шул исәптән безнең мәктәптә дә гражданнар оборонасы буенча уку-өйрәнүләр булып узды.Укытучылар коллективы барлык таләпләргә туры китереп мисалларда эвакуацияләү планнарын, схемаларда биналарны, "ана һәм бала" бүлмәләрен һәм башка хәзерлекләрен күрсәттеләр. Көтелмәгән хәлләргә әзерлек, төгәллек, уяулык турында уку-өйрәнүләрнең мөһимлегенә кат-кат басым ясалды.
-
Рус теле укытучылары семинары 17.12.2018

Бүген мәктәптә районның рус теле һәм әдәбияты укытучыларының "Рус телен һәм әдәбиятын укыту практикасында заманча дидактик алымнар тормышка ашыру» темасына семинар булып узды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы 6 нчы сыйныфта дәрес күрсәтте.
-
Әзерлек имтиханнары 15.12.2018

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән әзерлек имтиханы тапшыралар,әзерлек дәрәҗәсен тикшерәләр.
-
ЮИД отрядлары конкурсы 13.12.2018

12 декабрь көнне мәктәбебезнең "Яшел ут"исемендәге яшь юл инспекторлары отряды ЮИД смотр-конкурсының муниципаль этабында катнашып 3 урын яуладылар.Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Россия Конституциясенә 25 ел 12.12.2018

Бүген мәктәптә Россия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан класс сәгатьләре, ачык чаралар булып узды.
-
Урок цифры 09.12.2018

Наша школа присоединилась к Всероссийской акции «Урок Цифры», направленной на повышение интереса молодежи к информационным технологиям — в продолжение ежегодной акции «Час Кода». Во время акции школьники с 1 по 9 класс познакомились с основами программирования и погрузились в увлекательный мир цифровых навыков.
-
Инвалидлар декадасы башланды 03.12.2018

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.Декаданы үткәрүнең максаты – инвалид-кешеләрнең проблемаларын аңларга юнәлдерү, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Шушы декада кысаларында мәктәптә төрле чаралар планлаштырылды.Иртәнге линейкада укучылар әлеге план белән таныштырылды, рәсемнәр конкурсына старт бирелде.












