МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Очрашу кичәсе 18.02.2019

16 февраль мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларының студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Студентлар кызыклы итеп укулары, сайлаган профессияләре, яна коллективта очраган авырлыклар, һәм аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Студентлар укытучылар коллективына төпле белем биргәннәре өчен зур рәхмәт җиткерделәр. Кичә укучылар һәм студентлар командалары арасында бәйге белән үрелеп барды.
-
Муса Җәлил туган көне 15.02.2019

15 февральдә татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Бөтен җирдә шагыйрьнең туган көненә багышланган төрле чаралар уза. Әлеге вакыйгадан мәктәбебез дә читтә калмады.Авыл китапханәсе белән берлектә әдәби кичә уздырдык.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты,балалар өчен,табигать,сугыш темасына язылган шигырьләрен сөйләделәр.
-
9 сыйныфта телдән әңгәмә узды 13.02.2019

Бүген 9 сыйныфта рус теленнән телдән әңгәмә узды.Әңгәмә төп дәүләт имтиханнарына допуск булып тора.Укучылар барлык биремнәрне дә уңышлы уздылар.алга таба да уңышлар телибез!
-
"Туган тел" атналыгы 11.02.2019
Туган телләр була бер генә -Туган телнең кадрен бел генә .11 нче февральдән мәктәбебездә "Халыкара туган телләр"атналы башланып китте.Атналык кысаларында бик күп чаралар уздырылуы көтелә.Рус,инглиз,татар теленнән викториналар,квн нар ,музыкаль чаралар планлы рәвештә чиратлашып үткәрелә.Туган телләр атналыгы кызыклы, эчтәлекле чараларга бай булып, 23 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. -
"Россия чаңгы юллары - 2019" 09.02.2019

Бүген мәктәбебез "Россия чаңгы юллары-2019" акциясенә кушылды.Барлык укучылар,укытучылар,әти-әниләр әлеге чарада теләп катнаштылар.Ярышны мәктәп директоры Зиганшин Алмаз Равиль улы ачып җибәрде.Ул үз чыгышында әлеге акциянең максатын җиткерде,барыбызны да сәламәт яшәү рәвешенә чакырды.Узышларны башлангыч сыйныф укучылары башлады,алардан соң 5-6,7-9 сыйныфлар старт алды.Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.Акция күңелле бәйрәм рухы һәм кайнар коймак белән дәвам итте.
-
Фән атналыклары дәвам итә 05.02.2019

Математика атналыгы тәмамлануга бүгеннән мәктәбебездә инглиз теле атналыгы старт алды. Инглиз теле укытучысы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы атналыкның планы белән таныштырды.Атна дәвамында төрле кызыклы чаралар:конкурс,викториналар,күңелле тәнәфесләр булачагы игълан ителде.Иң мөһиме, укычылар өчен инглиз телен тагын да камилрәк белү һәм өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр булачагына басым ясалды.Укучылардан активлык көтеп калабыз.
-
Әфганчы белән очрашу 02.02.2019

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның юбилей елы уңаеннан мәктәбебездә“Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел“ исемле очрашу булып узды.Очрашуга хәрби бурычын Әфган җирендә үтәгән авылдашыбыз Сәйфетдинов Ирек Вәдыйгулла улы килгән иде. Ул укучыларны әфган сугышы һәм үзенең армия хезмәте белән таныштырды, укучыларның сорауларына җавап бирде
-
Файдалы сәяхәт 29.01.2019

28 гыйнвар көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды Федоровск янгын сүндерү депосына сәяхәт ясадылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Янгын сүндерүчеләр киемнәрен киеп карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Өметбаев Альберт, Гилязов Илнур Кәбир улы аларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп янгын сүндерүчеләр турында сөйләде. Мәктәп укучылары янгын сүндерүче машиналарның җиһазлары һәм янгын сүндерүчеләрнең киемнәре белән таныштылар, кайбер киемнәрне киеп тә карадылар. Шулай ук балалар янгын частенең диспечер бүлмәсендә дә булдылар. Алар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
9 сыйныфта ата-аналар җыелышы 26.01.2019

Бүген мәктәптә 9 сыйныфта "Дәүләт йомгаклау аттестациясе" темасына ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе,уку-укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары имтиханнарга әзерлек, сайлап алу фәннәре,сынап карау имтиханнары алардагы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Ата-аналарның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел! 24.01.2019

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә укучылар өчен матур чара булып узды. Бу чарада укучылар үзләре ясаган рәсемнәр белән катнаштылар. Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашуы, күпләре яу кырында ятып калуы турында мәгълүматлар алдылар. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарның исемнәре мәңгелек булуын аңладылар.Әлеге чара укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.












