МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Бәйрәм белән,укытучым! 05.10.2018

Укытучылар көне - гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы - бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче кеше. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның гашыйк булуын тоя. Укытучының зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә бәйле, яшь гражданинның киләчәктә язмышы хәл ителә.
Кадерле укытучылар, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар, иминлек, хезмәт җиңүләре, игелекле укучылар тәрбияләвегезне телибез.Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Бәхет, җан тынычлыгы телим. Бәйрәм белән сезне!
-
"Укытучыңны котла" акциясе 04.10.2018

Мәгариф идарәсе 1-5 октябрьга кадәр «Укытучыңны котла!» дигән акция игълан итте.Әлеге акция кысаларында мәктәпнең Яшь юнармиячеләре,волонтерлар төрле ошмалардан котлаулар кабул иттеләр һәм аларны ветеран укытучыларга,мәктәбебез укытучыларына тапшырдылар.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан,мәктәбебезнең яшь армиячеләре ветеран укытучыларны бәйрәм белән һәм якынлашып килүче Укытучылар көне белән котладылар.
-
Җылы очрашу 03.10.2018

Бүген без - Кошман һәм Мөрәле төп мәктәбенең яшь армиячеләре- Федоровск авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында җылы очрашуда булып кайттык.Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында аларга үзебезнең концерт программабызны тәгъдим иттек,кулдан ясалган бүләкләребезне тапшырдык. Бу очрашу бездә матур һәм җылы тәэсирләр калдырды,ә өлкәннәргә озын гомер,тыныч картлык телибез!
-
Ярминкә - муллык билгесе 30.09.2018

Бүген Балалар сәнгать мәктәбе мәйданында район мәктәпләре ярминкәсе гөрләде.Ярминкәгә килүчеләр кышка яшелчә, башка төр товарлар сатып алу белән беррәттән, укучыларның “Уңыш” бәйрәмен карап та хозурланды. Мәктәп яны бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бик матур композицияләр дә әзерләгән алар. Укучылар җырлы-биюле тамаша аша үз композицияләрен яклады, аларга укытучылары да ярдәм итте. Ярминкә укучылар катнашындагы концерт белән үрелеп барды.
-
Мәдәни ял 28.09.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары район мәдәният йортында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан Ш.Фәхретдинов әсәре буенча куелган “ Али баба һәм өч карак” исемле спектакль карадылар. Укучылар бик уңай хисләр белән кайтканнар.
-
Олимпиадалар башланды 25.09.2018

Бүген Бөтенрәсәй олимпиадаларының мәктәп туры башланды.Мәктәбебезнең 5-9 сыйныф укучылары тарихтан олимпиада биремнәре эшләделәр.
-
Диагностик тестлаштыру 25.09.2018

Бүген 7-8 сыйныф укычылары дүрт фәннән тестлаштыру үттеләр.Алар рус теле,математика,тагын җиденчеләр тарих,биология,ә сигезенчеләр физика һәм җәмгыять белеменнән биремнәр эшләделәр.
-
"Яшь юнармиячеләр" олимпиадасы 22.09.2018

20 нче сентябрь көнне мәктәбебезнең "Яшь юнармиячеләр"е "Салават күпере"спорт комплексында уздырылган Россия хәрби тарихына багышланган олимпиаданың муниципаль турында катнашып үзләренең көчәрен сынадылар.Алга таба да аларга уңышлар телибез.Илебезнең лаеклы гражданнары булсыннар.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 20.09.2018

Мәктәбебездә яңа уку елының беренче мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта уку-укыту һәм тәрбия процессындагы яңалыклар белән тыныштырылды.Авыл фельдшеры Сибгатова Ф. грипка каршы прафилактиканың иң әһәмиятле чарасы прививка булуы турында ата-аналар алдында чыгыш ясады.












