МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Педагогик киңәшмә 28.03.2017

Чираттагы педагогик киңәшмә "Мәктәптә информацион белем алу тирәлегенең роле" темасына үткәрелде. Мәктәп җитәкчесе Зиганшин А.Р. "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында информацион белем алу тирәлеге зоналарын киңәйтү", Сайфутдинова А.М. "Дәрес һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану" темаларына чыгыш ясадылар. Киңәшмә фикер алышу, тәҗрибә уртаклашулар белән дәвам итте.
-
Живая классика 27.03.2017

Ученица 7 класса Шарафиева Адиля приняла участие в районном этапе Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Молодец, Адиля!
-
Яшь мастерлар 24.03.2017

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырган декоратив -гамәли сәнгать юнәлешендәге "Яшь мастерлар йолдызлыгы" Бөтенроссия олимпиадасында мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Зайнуллина Алия, 7 нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Адилә катнашты. Бу олимпиадада Зайнуллина Алия 3 нче урынны яулады. Укучылар дипломнар белән бүләкләнде.
-
Без бергә! 23.03.2017

"Без бергә!" республика акциясенең район этабында, мәктәпләрдә уңышлы чыгыш ясаучы укучылар коллективы катнашты. Безнең мәктәптән дә укучылар 3 юнәлештә көч сынашты. Нәфис сүз остасы Гөбәева Миләүшә үз группасында чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. 9 нчы сыйныфтан Сибгатов Булат, Тимуршин Алмаз, Тимуршин Рушан, Зиннатуллин Илнарлар үз группаларында бию буенча 3 нче урынга лаек дип табылды. Җитәкчеләре Сафина Л.Р., Сәйфетдинова А.М. уңышлары белән котлыйбыз.
-
КВН 21.03.2017

Ульянково мәктәбендә "Табигать фәннәре дөньясында" темасы астында КВН үткәрелде. Әлеге КВНда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Укучылар зирәклектә, җитезлектә, фикерли белүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Өстәмә белем туплау беркемгә дә комачау итмәс.
-
ОГЭга әзерлек 20.03.2017

Тиздән, бик тиздән 9 нчы сыйныф укучылары өчен сынаулар башланачак. Бүген математика фәненннән укучылар өчен консультация үткәрелде.
-
Якты йолдызыбыз 18.03.2017

Мәктәбебезнең нәфис сүз остасы Гобәева Миләүшә "Созвездие - Йолдызлык- 2017" фестиваленең район этабында "Конферансье" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Аның чыгышы этабында да дәвам итәчәк.
-
Г.Кариев исемендәге театр бездә кунакта 18.03.2017

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры кече яшьтәге балалар өчен "Светофорда кунакта" исемле тамаша тәкъдим итте. Юлда йөрү кагыйдәләре юлларда хәвеф-хәтәр булудан саклый. Шуңа да юл кагыйдәләрен өйрәнергә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр.
-
Бөреләрне күзәтү 17.03.2017

Урамда яз исе. Кояш елмая. Көннәр дә җылынганнан җылына бара. Күңел табигатькә ашкына. Бүген башлангыч сыйныф укучылары агач бөреләренә күзәтү ясады.
-
Авиамодельный спорт 16.03.2017

Учащиеся нашей школы Мифтахов Айрат, Тимургалиев Наиль, Валеев Роберт участвовали в районном лично - командном соревновании по авиамодельному спорту в классе FM - 1 моделей. В номинации "Продолжительность полёта авиамодели" заняли 1 место. Руководителем является Гарифуллин С.Ш. Молодцы!












